Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта шартлаулар 12 кешене үтерде


Гыйрак иминлек хезмәткәрләре бүген башкалада гыйсъянчылар берничә бомба шартлатып кимендә 12 кешене үтерде, 22-не яралады дип белдерә.
Сәламәтлек министрлыгы янында бомбалы машина шартлаудан 9 кеше һәлак булды, 8 кеше яраланды.
Аңа кадәр юлга куелган бомба шартлаудан 2 кеше һәлак булган, алтау яраланган иде.
Әл-Вәзирия бистәсендә юлга куелган бомбадан берәү үлде, берничә минуттан шул урынга Гыйрак солдатлары килеп җиткәч икенче бомба шартлап 6 хәрбине, 2 цивильне яралады.
XS
SM
MD
LG