Accessibility links

Дума сайлаулары. Фиркаләр


2 декабрьдә V Дума сайлаулары бары тик партия исемлекләре нигезендә үтәчәк. Бер мандатлы бүлгеләрдән вәкилләр сайлау булмаячак. "Азатлык" сайлауларда катнашачак фиркаләрнең кыскача тарихы һәм програмнары белән таныштыра. Партияләр сайлау бүллетеннәрендәге тәртип белән тезелгән.

1. "Аграр Партия"

1993 елның 26 февралендә оешкан "Аграр Партия" башта популяр иде. Шул ук елның 12 декабрендә үткән Дәүләт Думасының I чакырылыш сайлауларында "игенчеләр" 7,99 процент тавыш җыеп Думада барлыгы 21 урын алды. Әмма шуның белән аларның уңышы тәмамланды да. 1995 елгы сайлауларда "Игенчеләр" фиркасе нибары 3,78 процент тавыш җыя алды. Аннан соңгы сайлауларда исә "игенчеләр" Примаков-Лужковның "Отечество-Вся Россия" блогына керде. 2003 елда узган соңгы сайлауларда бу фирка 3,64 процент тавыш җыйды. 2004 елның 8 апрелендә фирка рәисе итеп Дума депутаты Владимир Плотников сайланды. "Игенчеләр" фиркасе социаль юнәлештәге базар икътисады корырга чакыра. Бу фирканең идеологлары фикеренчә, икътисадта дәүләтнең өлешен арттыру, икътисадның төп тармакларында (шул исәптән авыл хуҗалыгында) тавар һәм хезмәтләрнең бәяләрен дәүләт карамагында тоту җитештерү ресурсларының хосусый милектә булуы белән бер-берен тотып торачак. Бүген бу фирка күбрәк хөкүмәтнең авыл-хуҗалыгы сәясәтен тәнкыйтләү белән шөгылләнеп, башка өлкәләрдә исә аңа шактый тугрылыклы юлдан бара.

2. "Гражданская Сила"


Михаил Барщевский белән Александр Рявкин фиркасе сайлауларда беренче мәртәбә генә катнаша. Фирка Думага керү теләген бу елның мартында Рявкинның "Свободная Россия" фиркасе үз исемен үзгәртү турында карар иткән чираттагы корылтайда белдерде. Ул корылтайда яңа әгъзалар хисабына фиркане саллырак итү турында да килешенде. "Гражданская Сила" ("Уң Көчләр Берлеге"нә һәм "Яблоко"га ачу итеп) үзен" бердән-бер чын уң-либераль көч" дип атый. Үзләрен "чын оппозиция" дип атасалар да "яңа либераллар" хакимиятне бик тыйнак кына итеп тәнкыйтли.

3. "Русия Демократик Партиясе" (ДПР)


ДПР 1990 елның маенда ук оешкан иде. Беренче сайлауларда ярыйсы гына уңышка иреште. I чакырылыш Думага "демократлар"дан 14 кеше керде (тавышларның 5,52 процентын җыйды). 2005 елның 17 декабрендә партия җитәкчелегенә Андрей Богданов килде (бу урын өчен аның көндәше Михаил Касьянов булды). ДПР үзенең програм шигарләрен урта сыйныфка юнәлтә. Русияне Европа Берлегенә кушарга чакырулар башка популистик сайлау алды чыгышлары белән буталып "хезмәт хакларын Европадагы дәрәҗәгә күтәрергә" чакыруларга охшап кала.

4. "Русия Федерациясе Коммунистлар Партиясе" (КПРФ)

КПРФ рәсми рәвештә 1993 елның 13 февралендә туган санала. Бу партия үзен "Советлар Берлеге Коммунислар Партиясе"нең (КПСС) варисы һәм аның эшен дәвам итүче дип атады. Сайлаучыларга якты киләчәк вәгъдә итүче КПРФның Дума сайлаулары тарихы да шундый ук уңышлы һәм якты булды. 1993 елда КПРФ 12,4 процент, 1995 елда 22,3 процент, 1999 елда 24,29 процент һәм 2003 елда 12,61 процент тавыш җыйды. КПРФ чын сулчы фирка. Бу фирка чыгышларының һәм гамәлләренең эзлеклелеге белән башкалардан аерылып тора. Фирканең идеологиясен белгечләр заманча коммунизм, реаль коммунизм дип бәяли. Геннадий Зюганов партиясе үз программасында социализмнан да, җитештерү чыганакларына ихтимагый хокуктан да баш тартмый. Шул ук вакытта милләтчел һәм хәтта православ чыгышлар да бар. Тәэсирле эшләүче сәяси көчләрдән КПРФ бүген рәсми юлны иң кискен тәнкыйтләүче, хәтта кайчак Путинга да каршы чыгучы фирка.

5. "Уң Көчләр Берлеге" (СПС)

СПС 1999 елгы Дума сайлауларына төзелгән сайлау исемлегеннән килеп чыкты. Ул исемлеккә Анатолий Чубайс белән Егор Гайдарның "Демократик Сайлау" Ирина Хакамаданың "Уртак эш" Сергей Кириенконың "Яңа Көч" Константин Титовның "Русия Авазы" һәм Борис Немцовның "Яшь Русия"се кергән иде. Ул коалициянең сайлауларда 8,3 процент тавыш җыеп уңышка ирешүе оештыручыларны 2000 елның маенда СПС фиркасен төзүгә һәм тагын да зуррак уңышка ирешүгә рухландырды. Алар 2003 елгы сайлауларда хәтта 20 процент тавыш җыярга өметләнгән иде. Әмма СПС нибары 3,98 процент кына җыйды һәм Думага керә дә алмады. 2005 елның маенда СПС җитәкчесе итеп Никита Белых сайланды. Яңа сайлау технологияләре һәм өлешчә сайлау алды шигарләренең шактый гына сулгарак авышуы нәтиҗәсендә 2007 елның мартында Русиянең 14 өлкәсендәге җирле шура сайлауларында "Уң Көчләр Берлеге" ярыйсы гына нәтиҗәләргә иреште. Мәсәлән, Коми Республикасында һәм Самар өлкәсендә ул 9 процент чамасы тавыш җыйды. Соңгы елларда бу фирка уен кагыйдәләрен үзләштереп өлгерде. Оппозицион абруен саклап калу белән бергә ул Мәскәү Кремлен тәнкыйтләгәндә исемнәргә күчми.

6. "Социаль Гаделлек Партиясе" (ПСС)


Социаль Гаделлек Фиркасе 2002 елның сентябрендә барлыкка килде. 2005 елның декабреннән бирле аны Алексей Подберезкин җитәкли. Бу фирка моңарчы уңышка бик ирешә алмады. Шулай да 2003 ел сайлауларында "пенсионерлар" фиркасе белән бергәләп алар "Яблоко", "Уң Көчләр Берлеге" һәм "игенчеләр"дән аз гына калышып 3,09 процент җыйды һәм VIII урын алды. ПСС үзенең бик үк ачык булмаган программасында игелеклелекне "рус халкының беренчел төп сыйфаты" дип атаудан тыш ике нәрсәгә басым ясый. Ул да булса интернационализмга һәм Русиянең һәрбер ватандашының мөмкинлекләрен үстерүгә. ПСС үзен оппозицион партия дип атаса да чыгышларында әллә ни күрсәтмәде.

"Русия Либераль Демократик Партиясе" (ЛДПР)


Бу партияне 1989 елның 13 декабрендә Владимир Богачев белән Владимир Жириновский оештырды. Ул чакта бу партия "Советлар Берлеге Либераль Демократик Партиясе" дип атала иде. 1990 елның көзеннән бирле фирканең бердән-бер җитәкчесе һәм сайлаулардагы көче Владимир Жириновский. Популяр шигарләр чыгару, я милләтче, я ипмериячел кәефләр белән уйнаулар нәтиҗәсендә "либераль демократлар" 1993 елда беренче дума сайлауларында ук 22,79 процент тавыш җыйды. 1995 елда исә алар 11,18 процент җыйды. 1999 елда теркәлү кыенлыклары сәбәпле сайлауларда ЛДПР урынына Жириновский блогы катнашты. Ул чакта парламентка керү өчен 5 процент киртәсен узу зарур иде. Жириновский блоге 5,98 процент тавыш җыйды. Соңгы Дума сайлауларында бу фирка "Единая Россия"дән һәм КПРФтан соң өченче булып килде, 11,45 процент җыеп 450 урынлы Думада 29 урын алды. Идеологик яктан караганда Жириновский фиркасенең исеме белән принциплары һәм гамәлләре бер-береннән бик нык аерыла. Белгечләр бу фирканең идеологиясен соңгы вакытта уртачыллыкка авышучы милләтчел-популист дип бәяли. ЛДПРның "оппозиционлыгы" гомүмән алганда Кремль алып барган юлны хуплау кысаларыннан чыкмый.

8."Справедливая Россия"

"Справедливая Россия" барлыкка килер алдыннан 2006 елның 24 мартында президент ярдәмчесе Владимир Сурков Тормыш фиркасе вәкилләре алдында чыгыш ясап хакимиятнең "икенче аягын" – социаль демократия һәм "сәламәт ватанпәрварлык" приципларына нигезләнүче фирка булдыру кирәк дигән иде. 2006 елның 28 октябрендә Александр Бабковның "Родина", Сергей Мироновның "Партия Жизни" һәм Игорь Зотовның "Пенсионерлар" фиркасен берләштерергә карар ителде. 3 фиркане берләштереп төзелгән "Справедливая Россия"ны Сергей Миронов җитәкли. "Справедливая Россия" беренче сайлау тәҗрибәсен 2007 елның 11 мартында, Русиянең 14 өлкәсендә узган җирле шура сайлауларында үтте һәм уртача 15 процент тавыш җыйды. Ставрополь өлкәсендә алар хәтта "Единая Россия"ны узып беренче булды. "Справедливая Россия" Кремльдәге партия системасын төзүчеләрнең ниятләреннән чыгып үзен социаль-демократик көч дип атый. Оппозицион программасына карамастан, "Справедливая Россия" Русия президентын һәр яктан яклап килә.

9. "Патриоты России"

Геннадий Семигинның "Патриоты России" фиркасе КПРФтагы эчке низаг нәтиҗәсендә барлыкка килде. 2004 елның июлендә Зюганов тарафдарлары һәм Семигин тарафдарлары КПРФ Үзәк Комитетының 2 аерым киңәйтелгән утырышын үткәреп бер-берен җитәкче вазыйфалардан төшерде. Әмма Юстиция министрлыгы зюгановчыларның хаклы булуын таныды. Нәтиҗәдә 2004-нең октябрендә комунистлардан аерылган семигинчылар "Патриоты России" хәрәкәтен оештырды һәм 2005 елда шул исемдәге фиркане теркәде. "Ватанпәрварлар"ның максаты комунистларныкыннан әллә ни аерылмый. Алар да, комунистлар кебек үк социаль юнәлештәге икътисад корырга чакыра. Сайлау алды программаларында бу фирка халыкның барлык проблемаларын чишәргә, русиялеләрнең керемнәрен 2 тапкыр арттырырга вәгъдә итә.

10. "Единая Россия"

"Единая Россия" 1999 елгы Дума сайлауларында бик актив катнашкан "Единство" һәм "Отечество" фиркаләренең кушылуы нәтиҗәсендә туды. 2001 елның декабрендә бу фиркане төзү узара дошман югары даирәләрнең Кремльдәге төркемне яклау мәсьәләсендә вакытлы консенсуска килүен аңлатты. 2003 елгы парламент сайлауларында "бердәм русиялеләр"нең партия исемлеге 37 процент тавыш җыйды. Әмма бер мандатлы округлар аша Думага үтүчеләрнең "Единая Россия" фракциясенә кушылуы нәтиҗәсендә алар парламентта конституцион күпчелеккә ия булды. Вәкаләтләре тәмамланып килүче Думада "Единая Россия" 300 урынга ягъни нәкъ өчтән ике күпчелеккә ия. 2004 елның 27 ноябрендә "Единая Россия"ның V корылтае фирканең җитәкчесе итеп бертавыштан Борис Грызловны сайлады. "Единая Россия"ның идеологиясе читтән күзәтүче белгечләрдә генә түгел,"бердәм русиялеләр"нең үзләрендә дә күп кенә соравлар тудыра. Бу турыдагы эчке бәхәсләрдә озак кына вакыт ике көндәш караш алга сөрелде. Берәүләр партиянең идеологиясен гомүмән алганда либераль итеп күрергә теләсә, икенчеләр социаль консерватизмга чакырды. Бу турыда хәтта президент Путин да берничә мәртәбә үз фикерен әйтте. 2006 елның февралендә Испания журналистлары белән очрашуда ул ""Единая Россия""ның әле тәгаен идеологиясе булдырылмаган" чөнки "бүгенге Русиядә уң-уртачыллыкның нәрсә икәнен ачык итеп билгеләргә кирәк" диде. Бер ел соңрак Русия һәм чит ил журналистлары белән матбугат очрашуында Путин "Единая Россия" уңрак һәм либеральрәк үзәк булып тора, һәрхәлдә аның икътисадый сәясәтен күз алдында тотканда, гәрчә анда да социаль-демократик омтылышлар бар" диде. Сәяси юнәлешкә килгәндә "Единая Россия" төп-төгәл Кремл юлыннан бара. Кайвакыт хөкүмәтне кискен тәнкыйтләсәләр дә бу фирка әгъзалары үзләренең төп тарафдары һәм хәзер инде "иптәше" булган президентка сүз тидермиләр.

11. "Яблоко"


"Яблоко" фиркасе 1993 елгы Дума сайлаулары алдыннан төзелде. Фирканең исеме аны оештыручы 3 кешенең – Григорий Явлинский, Юрий Болдырев һәм Владимир Лукинның фамилияләрендәге беренче хәрефләрне тезүдән килеп чыкты. Ул сайлауларда бу фирка ярыйсы гына уңышка иреште, 7,86 процент тавыш җыеп VI урын алды. 90 елларда "Яблоко" тотрыклы рәвештә популяр булып калса да, беренче уңышын кабатлый алмады. 1995 елда "алмачылар" 6,89 процент, ә 1999 елда 5,93 процент тавыш җыйды. 2003 елгы сайлауларда бу фирка Думага керә алмады. Уң либераль фиркаләрдән алар иң күп тавыш җыючы булса да, 4,3 процент белән инде парламентка эләгү мөмкин түгел иде. Яблоконың идеологиясе социаль либерализмга таба тарта. Партия даими һәм эзлекле рәвештә оппозицион булып кала бирә. Кайберәүләр моны аның җитешсезлеге дип бәяли.

XS
SM
MD
LG