Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәпләрендә компьютерлашу замана таләбенә туры килми


Компьютер белән кызыксыну хәзер яшьли башлана
Компьютер белән кызыксыну хәзер яшьли башлана

Күп мәктәпләрдә компьютерлар искергән, интернетка бәйләнеш начар, укытучыларның моңа исе китми.

Казан дәүләт һуманитар педагогика университетында инглиз телен укытучы Кушма Штатлардан килгән Абраам Лион:

“Инглиз телен укытканда компьютер куллануны тактага язып аңлаттым. Булачак укытучылар нәрсә икәнен беләләр, әмма бу техникада эшләп караганнары юк икән”,- дип зарланган иде.

“Заманча технологияләрне кертү, мәгълүмати технология дип әйтәбез без аны, һәр мәктәп өчен бүгенге көндә көнүзәк мәсьәлә ул. Ләкин бик зур проблема бар. Заманча технологияләрне кертү бер хәл, әмма алар белән эшли алырлык кадрлар булдыру икенче бик зур мәсьәлә. Бу яктан кызганычка каршы мәктәпләрдәге бүгенге вәзгыять бик үк яхшы түгел. Замана белән бер дәрәҗәдә атлап барырга тиеш укытучыларның дәрәҗәсе бик түбән”,- ди Казандагы 7нче лицей мөдире Илдар Мөхәммәтов.

Аның әйтүенә караганда, андый укытучыларны әзерләү сәясәте, ягъни хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән программа булдырылмый торып, хәлне уңай якка үзгәртеп булмаячак. Бәлки мәктәпләргә турыдан-туры мәгълүмати технологияләр белән шөгыльләнүче мөдир урынбасарын булдыру мәсьәләсен дә күтәрергә кирәктер. Чит телләрне дә яхшы белгән, IT технологияләр белгече замана мәктәбенең уң кулы булырга тиеш. Чөнки, көндә план язып, кочагы белән дәфтәр тикшергән, аның өстенә тагын дөнья кадәр мәшәкате булган укытучыга замана артыннан куып тоту бүгенге көндә бик авыр. Аннан да кала урта буын вәкилләренең эчке халәте дә башка. Күңелләре күнеккәнгә-кара такта белән акбурга береккән. Араларында компьютерның бөтен мөмкинлекләрен кулланып дәрес бирү дигәнне күрә алмаучылар да бар.

“Аларга юнәлеш биреп торучы кирәк”,- ди 7нче лицей мөдире. Беренче иң әһәмиятле адымны ясарга да өлгергәннәр. “Мәктәп мөдире урынбасары бар мәгълүмати технологияләр буенча. Без бу мәсьәләдә хыялдагы максатыбызга ирештек. Бу эш белән аерым бер кеше шөгыльләнергә тиеш дип теләгән идек, ул тормышка ашты. Безнең информатика укытучысы да яшь кеше. Ул заманадан бер дә артка калмый. Шуңа күрә бездә, Аллага шөкер, андый проблема юк“,- ди Илдар Мөхәммәтов.

Казанның икенче бер белем учагы - 5нче татар гимназиясе башка мәктәпләр белән чагыштырганда компьютерлар белән начар җиһазландырылмаган. Узган ел алар Рүсия күләмендә грант белән бер миллион акча отып 16 санакларын алыштырганнар. 2007 елда исә Татарстан хөкүмәте биргән акчага тагын 8не алырга планлаштыралар.

“Ә менә информатика кабинетына килгәндә, ул кабинетта 10 компьютер тора. Алар 2000нче елгы. Әлбәттә алар, техник яктан караганда үзләренең мөмкинчелекләре белән хәзерге көн таләпләренә туры килми. Бер яктан караганда, 100 процентка тәэмин ителгән кебек килеп чыга, ә икенче яктан караганда компьютер технологиясе искергән булып чыга”,- ди шәһәр мәктәпләренең хәле турында 5нче гимназия мөдире Альфрит Рәхимшин. Аның әйтүенә караганда, шәһәр мәгариф бүлеге мәктәпләрнең интернет белән бәйләнеш тикшергән булган. Ул вакытта тизлек искиткеч яхшы булган. Хәзер барлык мәктәп мөдирләре дә тикшерү өчен махсус тизләтелмәде микән, дип баш вата.

Күп мәктәпләр өчен әлегә тулысынча компьютерлашу, информатика дәресләрен генә түгел, ә башкаларын да компьютерлар кулланып үткәрү, аннан мәгълүмат табу теш үтмәслек бер әйбер булып калуын дәвам итсә, замана балалары - югары сыйныф укучылары - бу очракта укытучыларының борыннарына чирткән булып чыга. Мисал өчен 5нче гимназиядә укучы югары сыйныфтагыларның 35-40 процентында өйләрендә компьютер бар. Шуның эченнән яртысы һәрдаим интернет белән бәйләнештә.

“Югары сыйныф укучылары кайбер укытучылар белән чагыштырганда яхшырак кулланалар, яхшырак эшли беләләр компьютерда”,- ди Альфрит Рәхимшин. Ә укытучыларга килгәндә исә, гимназия җитәкчелеге компьютерлар алгач, башта бу яңалыктан баш тартучылар, кулланырга теләмәүчеләр күп булган. “Кирәклеген аңлата-аңлата шушы нәтиҗәгә килеп тукталдылар, компьютер бик кулай техника икәнен аңладылар”,- ди Рәхимшин.

Инде билгеле булганча, бу хакта Азатлык хәбәр иткән иде, Казан укытучыларны компьютер серләренә өйрәтү өчен яңа елда 3,7 миллион сум акча тотарга тели. Бәлки махсус программа да булдырылыр. Әмма бу мәктәп мөдирләре әйтүенчә беренче адым гына булачак. Югары уку йортларын бетереп килгән укытучы яшь белгечләрнең күбесенең әлегә IT технологияләр һәм компьютерларга бөтенләй теше үтми. Бу проблема әкеренләп матбугатта да күренә башлар кебек. “Шәһри Казан” газетасы үзенең 28 ноябрь көнне чыккан санында “Татар мәктәбен саклап калу өчен заманча фикерләүче укытучылар кирәк” дип яза.
XS
SM
MD
LG