Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия тәкъдименә каршы чыкты


Николас Бернс Мадридта чыгыш ясый, 28.11.2007
Николас Бернс Мадридта чыгыш ясый, 28.11.2007

Русия ЕИХОның сайлауларны күзәтү вәкаләтен чикләргә чакыра. Бүген Мадридта АКШ вәкиле Николас Бернс андый ниятләргә юл куелмаячак, дип белдерде.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) тышкы эшләр министрлары Мадридта барган 2 көнлек очрашуда оешманың киләчәгенә караган мөһим мәсьәләләр тикшерә. Русия бу оешманың төрле илләрдәге сайлауларны күзәтү мөмкинлеген чикләгән тәкъдимнәр ясаган иде.

29-30 ноябрь көннәрендә Мадридта барган очрашуда Кушма Штатларны вәкиллек иткән дәүләт секретаре урынбасары Николас Бернс Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының сайлауларны күзәтү вәкаләтен саклап калырга чакырды. Аның сүзләренчә, Русиянең бу вәкаләтне киметү тәкъдиме оешмага зур зыян китерәчәк:

"Русиянең бу тәкъдиме оешманы бик нык зәгыйфьләтәчәк. Кызганычка каршы, аңа Үзбәкстан, Беларус һәм Казахстан да кушылган. Без моңа катгый каршы", диде американ рәсмие.

Бернс сүзләренчә, мондый тәкъдим Мадридта гына түгел, киләсе очрашуларда да кире кагылырга тиеш. Оешманы зәгыйфьләткән адымга барырга ярамый, диде ул.

Билгеле булганча, Русия Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының сайлауларны күзәтү эшчәнлеген шактый чикләргә тәкъдим иткән иде. Мәскәү әзерләгән тәкъдимнәрдә күзәтүчеләр санын 50 белән чикләү каралган. Моннан тыш, рәсми нәтиҗәләр игълан ителми торып, күзәтүчеләр үз фикерен әйтмәскә тиеш, диелгән.

Бу якшәмбедә үтәчәк Дума сайлауларында бу оешмадан күзәтүчеләр булмаячак. Оешма, Русияне күзәтүчеләргә тиешле шартлар тудырмауда, виза бирмәүдә, гомумән, аяк чалуда гаепләде һәм Русиягә барудан баш тартты. Кремль әлеге гаепләүне кире какты. Бу атнада Русия президенты Владимир Путин, оешманың Русиягә бармавы артында Вашингтон тора, дигән белдерү ясады.

Николас Бернс бу гаепләүне сафсата дип атады:

"Моның өчен Кушма Штатларны я дәүләт департаментын гаепләү – сафсата. Русиянең кагыйдәләрне бозганы Венада һәркемгә көн кебек ачык. Күзәтүчеләргә эшләп булмаслык шартлар тудырылды. Соңгы 15 елда мондый хәлнең булганы юк иде", диде американ рәсмие.

Мадрид очрашуында тикшерелгән тагын бер мәсьәлә – 2009 елда рәислекне Казастанга бирү мәсьәләсе.

Кушма Штатлар, Британия, Чехия һәм тагын берничә әгъза ил, Казахстандагы кеше хокуклары торышын искә алып моңа каршы чыга.

Шулай итеп, Астанә рәислеккә ирешә алмас кебек. Чөнки рәислек мәсьәләсе оешмадагы 56 илнең дә ризалыгы белән хәл ителергә тиеш.

XS
SM
MD
LG