Accessibility links

Кайнар хәбәр

”Манхеттенда Азатлык радиосын тыңлыйбыз да, укыйбыз да”


Сурия Гайнуллина белән интервью
Сурия Гайнуллина белән интервью

13-16 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае үтәчәк. Бер яктан карасаң татар конгрессының һәр адымын күрсәтеп, һәр гамәле турында язып торалар. “Яңа гасыр” телеканалында атна саен “Татарлар” һәм “Халкым минем” тапшыруы чыга.

Яңалыклар шәлкемендә кайсы төбәктә татар җыелышлар үткән, ничек делегатлар сайланган, нинди күңелле мәҗлесләр үткән - барсы турында да сөйләп торалар. “Сөембикә” журналының соңгы санында журналист Гөлназ Шәйхинең Ринат Закиров белән әңгәмәсе басылган. “Идел” журналында шулай ук татар конгрессы җитәкчесенең һәм милли чараларының сүрәтләре һәм мәкалә урын алган. Бәйсез гәзета “Ирек мәйданы” басмасының соңгы санында Римма Бикмөхәммәтова Киров өлкәсе милли хәрәкәте вәкиле Камил Әхәтов белән сөйләшә һәм актуаль мәсьәләләрне дә искә ала.

Бу юлы конгресс июнь аендагы Сабантуйлары һәм август ахырындагы республика көне белән тәңгәл килми. Урам тутырып биюләр һәм җырлап йөрү өчен уңайлы вакыт түгел. Аның каравы кыш көне салкын һавада аек акыл белән, тыныч кына милли эшләр турында сөйләшү җайлырак. Ә нәрсә турында сөйләшергә? Бүген фәлән җирдә нинди хәлләр булып ята? Ә иртәгә шундый-шундый якларда ниләр көтелә? Эшлекле сүзләр гадәттә конкрет эшләр турында бара.

Хәзерге заманда вәзгыять көн саен, хәтта сәгать саен үзгәреп тора. 15 ел элек беренче корылтай үткән заманнар белән һич чагыштырып булмый. Өстәвенә хәзер инде милли җәмәгатьчелек бик шомарды. Гомүми милләтпәрвәрлек фәлсәфәсе белән генә канәгатьләнмиләр. Һәркемнең үз мәнфәгате, конкрет тәкъдиме яки өмете бар.

Хәтта делегат булып сайланмаганнар да Казанда килергә тели. Азатлык радиосының Казан бүлегенә Иркутски өлкәсеннән шалтыраттылар. Өлкәгә 4 делегат урыны бирелгән, 5нче булып барырга теләгән апа Казанда үз кардәшләренә тукталу шарты белән булса да җыенга килмәкче. Аңа бигрәк тә мәдәни чараларны күрү кызык икән.

Әйтергә кирәк, мондый чараларның иң затлылары татар конгрессының программасына кертелгән. 12 декабрь кичендә Камал театрында Тәүфик Әйди истәлегенә багышланган “Йөртә безне язмышлар” кичәсе булачак. 13 декабрьдә, пленар утырыш ачылган көнне, Муса Җәлил исемендәге театрда Резеда Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсы куела. 15 декабрьдә Камал театрында Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” спектакле күрсәтелә. Тамашалар Казанда көн саен булып тора, әмма бу әсәрләр турыдан-туры милләт язмышына багышлана.

Шулай итеп, җыр-биюләр бу юлы да мулдан булачак. Ә конкрет мәгълүматларга килгәндә, хәл катлаулырак. Татарлар яшәгән 20ләп ил һәм Русиянең 40-50 төбәгенең һәркайсында нәкъ бу көннәрдә милли тормыш ничек бара? Туган телне 5-15 ел элек белмәгәннәрнең күпме өлеше татарча сөйләшә башлаган? Татар гәзит-журналларын алдыручылар артамы, кимиме? Әйтергә кирәк, чит төбәкләрдә яшәүче татарларны бик кызганып, 60 ел эчендә күңел түрләренә үтеп кергән православ чыганаклы кирилица имласы татар теленең рәсми әлифбасы булып калды. Ярдәм иттеме соң бу әлифба Мәскәү, Питербур, Себер татарларының укый-яза белүенә? Анда “Казан утлары,” “Сөембикә”, “Идел” журналларын алдыралармы, үзләре гәзит-журнал, китап чыгарып ятамы? Һәм дә Интернет челтәрендә ачылган дистәләрчә, йөзләрчә татар сәхифәләрен ничә кеше укый? Электрон хатларны татарча язучыларның санын якынча гына булса да әйтүче бармы? Хәзергә шуны белүче дә, әйтүче дә юк бит.

Шул нисбәттә Азатлык радиосының Интернет сәхифәсе укучыларның өзелеп сорауларын искә алып, нигездә кирил хәрефләре белән чыгарыла. Латин имласы соңрак тулыландырылачак. Хәзер инде татар яшьләренең көн саен, сәгать саен үзгәреп торган хәлләрне туган телдә уку, тыңлау мөмкинлеге бар. Дөньяның теләсә нинди почмагында яшәсәң дә, www.azatliq.org ны ачасың да, бүген Казанда, Уфада, Русиядә, дөньяда булган татар һәм башкорт өчен әһәмиятле вакыйгаларны беләсең. Шул ук хәлләр турында фото сүрәтләр дә куела. Бу үзе бер могъҗиза.

Бүген без сезгә Нью-Йоркның нәкъ үзәгендәге Манхеттан бистәсендә торып та, Казан, Татарстан, татар дөньясы белән Азатлык радиосының интернет сәхифәсе аша танышучы Сурия ханымны ишеттерәбез. Ул үзенең ире, билгеле галим Равил Гәйнуллин белән 10 ел инде Америкада тора икән. Бу гаилә көн саен Интернетта Азатлык сәхифәсен ача һәм Казанда ниләр булганын төп-төгәл белеп тора.

Нью –Йоркның Манхеттен бистәсендә яшәүче Сурия Гәйнуллина һәм аның тормыш иптәше Равил әфәнде аерым гәзитләрнең татарга нинди мөнәсәбәт белдерүен сизеп торалар. Интернет аларга ярдәм итә. 20 гасыр башында театр, китап, гәзит-журнал ничек итеп татарны алга сафларга чыгарса, бүген мәгълүмат технологияләре шул ук вазыйфаны үти ала. Мөмкинлекләр бар. Хәтта дәүләт үз хисабына сәхифәләр, виртуаль гимназияләр ачыла. Инде милләттәшләрнең үзләренә бармак селкетергә кала. Кыен булса да, бармакларны клавиатурага баскалап, татар конгрессының кайда, ничек, ни турында барачагына тәэсир итеп була, әгәр теләсәң. Әгәр теләсәң, өеңдә булмаган компьютерны да, интернетка чыгу фоорсатын да таба аласыз.

Ә инде тикшереләсе фикер-тәкъдимнәр бүген үк Азатлыкның интернет сәхифәсенә язып җибәрелсә, интернет челтәрендәге татар конгрессын киләсе атнада ук башлап җибәрер идек. Бәхәсле һәм кызыклы темалар киләсе атна тапшыруларында эфирда һәм сәхифәдә урын алыр. Көтәбез. Куркып, оялып торыр заман түгел. Бармак селкетергә хәлдән киләдер бит?

XS
SM
MD
LG