Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Казан” һава аланының башкаларга мөнәсәбәте ничек?


Мәскәүдә Казанга баручы очкычка утыру
Мәскәүдә Казанга баручы очкычка утыру

Чәршәмбе кичендә “Сибирь” очкычы бер сәгать буе Казанга төшә алмыйча һавада очып йөрде, һава аланы җитәкчеләре "төшү юлы кар белән капланган иде", ди.


Сибирь ширкәтенең А-319 очкычы Казан өстеннән бер сәгать буе очып йөргәндә күпме ягулыгын яндырып үзенә зыян салгандыр, ул хакта белдерелмәде. Әмма кеше язмышы, аларның бер сәгатькә тоткарлануы, соңга калулар, көтеп торганнарның һәм һавадагыларның хафалануларын беркем дә үлчәү тәлинкәсенә сала алмас.

Кайберәүләр Казан һава аланы хезмәтендә башка ят ширкәтләргә мөнәсәбәт үзләренекенә караганда башкачарак, дип белдерергә тырыша. Инде билгеле булганча, Казанга әлегә “Татарстан”нан кала “UТair” һәм “Сибирь” ширкәтләренең очкычлары килә. Әгәр Казанга шул ук 28 ноябрь кичендә “Татарстан” ширкәте очкычы төшеп утырмаган булса, бу хәл турында халык белми дә калыр иде. Нигә соң бер сәгать эчендә төшеп утыру юлы шулкадәр яраксыз хәлгә килгән? Аны чистартучылар буран беткәнне көтеп утырган мени, дигән сорау да туа.

“Казан” халыкара аэропорты рәисе Петр Турбаев бу хәлгә үз аңлатмасын бирә. Ул “Татар- информ”га: “20 сәгать 50 минутта һава торышы начарланды, көчле кар ява башлады. Шуңа күрә рейслар кабул итү тукталды. 21 сәгать 10 минутта һава аланына килгән “Сибирь” аэробусы бер сәгать дәвамында һавада көтәргә мәҗбүр булды. 22 тулып 8 минутта һава аланы яңадан эшкә әзер иде. Очкыч 22 сәгать 17 минутта төшеп утырды”,- дип белдерә. Шушы хәл аркасында Казаннан Бангкокка китәсе очкыч та ике сәгатькә тоткарланды, ди аэропорт хезмәткәрләре. Бу хәлгә мөнәсәбәттә “Сибирь”нең Мәскәүдәге мәтбугат хезмәте вәкиле Артур: “Әлеге хәл һава торышы шартларына күрә булган. Әмма әлегә мин аңа бәя бирә алмыйм”, - диде.

“Сибирь” Казанга килгән көненнән бирле кыенлыклар кичерә башлый, дип яза “Время и деньги”. Мисал өчен, 2004 елда әлеге ширкәт, Казан һава аланы гаебенә күрә безнең рейслар тоткарлана, дип рәсми белдерү дә ясый. Һава транспортының федераль агентлыгы бу низагка катышкач кына, “Сибирь” рейслары үзәк расписаниегә кертелә. Әмма аннан соң да һава аланы җитәкчелеге күрсәтмәсе белән 4 көн дәвамында рейслар 2 сәгатькә һәм аннан да күбрәккә тоткарлана. Чөнки ул вакытта “Сибирь”, Казан белән Мәскәү арасы өчен, тимер юл бәясенә тиң билет тәкъдим иткән була. Шулай итеп читтән килгәннәрне “Казан” халыкара һава аланы кочак җәеп каршы алмый, аларның яңача эшләвеннән, конкуренциядән курка дияргә дә була.

Инде билгеле булганча, “SkyExpress” та 4 декабрьдән Казан белән Мәскәү арасын бәйләячәк. Беренче очышларына ул 500 сумлык билетлар тәкъдим итә. Әмма Казан тагын бер читтән килгәнне җылы каршы алырга җыенмый. “Бу шәп әйбер түгел. Бу юнәлеш керемсезгә әйләнде инде”,- дигән иде, Казан белән Мәскәү арасында очучылар турында, “Татарстан” һава ширкәте башлыгы Магомед Закоржаев.

“UТair” исә, 4 декабрьдән Казаннан атнасына ике тапкыр Питербурга оча башлаячак һәм ай башыннан Казаннан Мәскәүгә баручы ТУ-134не зуррак ТУ-154кә алыштыра. “Безнең һава аланы белән беркайчан да бернинди проблемалар булмады. Үзара аңлашып яшибез. Алар безгә ярдәм итә”, диде “UТair” ның Казандагы вәкиле Азамат Сабиров. Ә инде ширкәтләр арасындагы үзара көндәшлеккә килгәндә: “Базар шартларында җиңә алганнар гына көчле була”,- диде.
XS
SM
MD
LG