Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума сайлауларының гадел үтәчәгенә өмет зур түгел


Rusiädä tawışnı niçek birü tügel, ä niçek sanaw möhim
Rusiädä tawışnı niçek birü tügel, ä niçek sanaw möhim

Сайлауларның дөрес үтүен тикшереп баруда зур тәҗрибә туплаган күзәтүчеләр - Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре Дума сайлауларына бармавын әйтте. Алар моны, Русия хакимияте безгә төрле киртәләр куйды, илгә килү мөмкинлеген бирмәде, дип аңлатты. Русиядәге тавыш бирүләрнең еш кына зур хәрәмләшүләр белән үтүе гадәти нәрсә. Бу юлы эшләр ничек булыр?

Русиянең үзәк сайлау комиссиясе, ә аны, мәгълүм ки, президент Путинның якыны Чуров җитәкли, якшәмбе көнге тавыш бирүне менә итеп, канун таләпләренә туры китереп уздырачагын әйтә. Әмма гади халык арасында барыбер, сайлау нәтиҗәләрен хакимият файдасына, бу очракта Бердәм Русия файдасына үзгәртәчәкләренә ышану киң җәелгән.

Азатлык радиосының ике атна элек үткәргән фикер белешүе шуны күрсәтте - сорашкан кешеләрнең 65 проценты бу сайлауларның гадел булачагына өметләнми дә. Мәскәүдәге Carnegie үзәгендә эшләүче Николай Петров моның белән килешә, һәм нәтиҗәләрне бозып күрсәтү өчен бу юлы тагын да шәбрәк сәбәп бар, ди. Ул да булса, хакимият Дума депутатлары өчен тавыш бирүне Путинга ышану референдумына әйләндерде, димәк ,аны яклауны мөмкин кадәр киңрәк итеп күрсәтү тырышлыгы булачак:

"Менә шул сәбәпле дә Путин мөмкин кадәр күбрәк тавыш казанырга тели. Шул сәбәпле, алар Бердәм Русияне яклау санының гына түгел, ә сайлауларда катнашу дәрәҗәсенең дә югары булуына ирешергә тиеш", дип аңлата тавыш бирүдә хәрәмләшүләр була алуын Петров.

Сайлауларда катнашуны ничек арттырып була соң? Тавыш бирү хокукы булганнар санын күбәйтеп, Гогольнең "Үле җаннар" әсәрендәге төсле үлгәннәрне дә сайлау исемлекләренә кертеп, ди Сәяси мәгълүмат үзәге мөдире Алексей Мухин.

"Төньяк Кавказдагы кайбер республикаларда тавышны сайлаучыларның 102 проценты бирә. Әмма бу бит һич мөмкин эш түгел. Шулай итеп, менә шундый сәер хәлләр дә булгалый", ди Мухин.

Төбәк җитәкчеләре, шул исәптән республика президентлары да хәзер Мәскәүдән, Путин тарафыннан билгеләнә, һәм алар үзәк таләп иткән саннарны бирергә мәҗбүр булып кала. Heritage Foundation үзәгенең Мәскәү идарәсе башлыгы Евгений Волк:

"Мәскәү Кремленең җирле губернаторларга Бердәм Русия өчен кайда һәм күпме тавыш биреләчәге турында тиешле таләпләр куюы сер түгел. Һәм киләчәге шул таләпне үтәүгә бәйле булачак губернаторлар хакимият партиясе өчен мөмкин кадәр күбрәк тавыш җыярга тырышуы көн кебек ачык", ди Волк.

Азатлык радиосы инде, сайлауларда торган урынында түгел, ә читтә катнашу мөмкинлеген биргән таныклыклар санының быел кинәт артуы турында сөйләгән иде. Бу, нәтиҗәләрне хакимият партиясе файдасына үзгәртә алу өчен иң кулай юлларның берсе - ул тавышлар соңрак нәкъ менә хакимият теләгән урында килеп чыга ала, әмма моны контроль итәсе бик кыен булачак.

Күзәтү эшләре белән бу юлы гомумән хәлләр катлаулы - илдә 100 меңнән артык сайлау урыны, ә илгә барлыгы 280 халыкара күзәтүче чакырылган.

Күзәтүчеләр булган очракта да әле тавышлар санын үзгәртү бик мөмкин - бу "икенче беркетмә" төзү белән эшләнә. Ягъни бәйсез күзәтүчеләр булганда тавышлар саналып бер беркетмә төзелә дә, алар китүгә ул чүплеккә ташлана һәм саннарны ничек кирәк шулай күрсәткән икенче бер беркетмә төзелә.
XS
SM
MD
LG