Accessibility links

Европа күзәтүчеләре сайлауларның гадел узуын танымый


Goran Lennmarker, Мәскәүгә килгән олы күзәтүчеләрнең берсе
Goran Lennmarker, Мәскәүгә килгән олы күзәтүчеләрнең берсе

Русия Думасына сайлаулар демократик һәм гадел булмады, дип белдерә Европа күзәтүчеләре

Мәскәүдә сайлауларда күзәтчелек иткән Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Парламент мәҗлесе җитәкчесе Йоран Леннмаркер, фиркәләр арасында тигез көрәш булмады, мәгълүмат чаралары да өстенлекне “Бердәм Русия”гә генә бирде, дип басым ясады. Һәм Думага сайлаулар Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы таләпләренә туры килми, диелде.

“Безнеңчә, әлеге сайлаулар Европада уза торган сайлауларның күп кенә таләпләре белән тәңгәл килми, шуңа без аны гадел дип әйтә алмыйбыз. Дәүләтнең аерым бер сәяси партия белән берләшеп эш алып баруы, ул хакимиятне явыз максатларда куллану булып тора һәм шул сәбәпле халыкара йөкләмәләр һәм стандартларны бозу санала", - диде Йоран Леннмаркер.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Парламент мәҗлесе җитәкчесе урынбасары Киммо Кильюнен, сайлаулар хакимиятнең көчле басымы астында узды һәм бу нормаль түгел, диде:

“Биредә бер фундаменталь проблем бар. Русиядәге башкарма хакимият партияләр сәясәтендә шул хәтле зур роль уйный ки, бу нормаль хәл түгел һәм ул сайлау нәтиҗәләренә зур тәэсир ясый. Без моны аеруча искә алып үтәргә тиеш”, - диде Киммо Кильюнен.

Моннан тыш, тагын бер чит ил күзәтү вәкиле - Европа Шурасының Парламент мәҗлесе күзәтүчеләр төркеме башлыгы Люк Ван дер да, сайлауларның гадел узмавын белдерде. Бу сайлаулар түгел, ә президент файдасына референдум булды. Әлеге илдә демократия үсеше зур борчу тудыра, диде Люк Ван дер Бранде. Русиянең Үзәк сайлау комиссияе әлеге беледерүләрне зур ризасызлык белән кабул итте. Европа күзәтүчеләрнең тискәре бәя бирүләрен ул "сәяси заказ" дип атады.

Ә менә БДБ илләре күзәтүчеләре Думага узган сайлауларны "демократик һәм ирекле" булды дип белдерде һәм халыкара күзәтүчеләрне дә аларның шушы бәясенә кушылырга чакырды. Русиядәге сайлауларда барлык хокукый һәм оештыру шартлары да булдырылган иде, диде журналистларга БДБ илләре күзәтүчеләре башлыгы Наурыз Айдаров.

Шулай ук Шанхай оешмасы күзәтүчеләре дә ниндидер хәрәмләшүләр булмады һәм сайлаулардан канәгать калдык, дип белдерде матбугат очрашуында. Шанхай оешмасы генераль сәркатибе урынбасары Гао Юйшэнем кайбер техник төгәлсезлекләр булды, әмма алар сайлау нәтиҗәләренә бернинди дә йогынты ясамады дип белдерде. Әйтергә кирәк, Шанхай төркеме Русия сайлауларында әле беренче тапкыр гына катнаша. "Русия ягы безгә зур игътибар күрсәтте, эшебездә ярдәм итте" дип белдерде Юйшэнем. Элегрәк БДБ һәм Шанхай күзәтүчеләре Казахстан һәм Таҗиктсанда узган сайлауларда булып, аларны уңай бәяләгәннәр иде.

Инде билгеле булганча, Мәскәү Русия сайлауларында баштан ук БДБ илләре күзәтүчеләре катнашуын гына теләгән иде. Профессиональ экспертлар булган Европа вәкилләренең килүенә Русия ягы аяк чалып килде - визалар белән ыгы-зыгылар чыкканы мәгълүм. Путин исә ул чакта гаепне үзеннән төшерү өчен Вашингтонны гаепләде. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләрен килмәскә Америка котыртты, диде.

Путин дигәннән, “Панорама” мәгълүмат-тикшеренү үзәге җитәкчесе, сәясәт белгече Владимир Прибыловский, “Бердәм Русия” фиркәсе асылда Путин планнаштырганга караганда азрак тавыш җыйды, дип белдерде:

"Барлык саннар хәрәмләшү нәтиҗәсе. Һәм бу ачыктан-ачык билгеле. Әмма шул хәрәмләшүгә дә карамастан, Путин куйган максатка барыбер ирешмәде. Ә максат - узган президент сайлауларына караганда күбрәк тавыш җыю иде. Ул сайлауларда Путин 71 проценттан артык тавыш казанды. Бу сайлауларда иң аз дигәндә 72 процент тавыш җыю бурычы тора иде. Димәк Путин дәрәҗәсе бераз төшкән булып чыга", диде сәясәт белгече Владимир Прибыловский.

Билгеле булганча, бүгенгә "Бердәм Русия" 64 процент тавыш җыйды.

Русия фиркәләре вәкилләре Думага сайлаулар вакытында төрле хәрәмләшүләр булды дип белдерә. Мисал өчен, “Гадел Русия” фиркәсе вәкилләре Мәскәүнең бер сайлау урынында күзәтүчеләрне кертмиләр, дип белдерде. “Яблоко” фиркәсе җитәкчесе Григорий Явлинский да хәрәмләшүләр барлыгына басым ясады. “Сайлаулар тавышы” мәгълүмат үзәге белдерүенчә, иң күп хәрәмләшүләр икенче урында сайларга мөмкинлек бирә торган таныклыклар белән бәйле.
XS
SM
MD
LG