Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңгол Галиев һәм шәкертләренең иҗат кичәсе булды


Миңгол Галиев һәм шәкертләре
Миңгол Галиев һәм шәкертләре

Дүшәмбе кичендә Камал театры сәхнәсенә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм аның шәкертләре күтәрелде.

“Ашкын кешем сине һаман еллар көтә, юллар көтә”,- дип җырлады Казан дәүләт һуманитар педагогия университетында укучы егетләр. Алар музыка факультетында белем ала. Татарстанның халык артисты Мингол Галиевның шәкертләре. “Бу җыр шулкадәр аңа туры килә”,- диделәр алар.

- Чын мәгънәсендә олы йөрәкле, һәрвакыт ачык күңелле, бик изге кеше ул безнең өчен.
- Ул безгә укытучы буларак кына түгел, монда Казанда әти буларак та һәрвакытта ярдәм итә, киңәшләр бирә.
- Нинди генә кәеф белән генә килсәң дә, кәефне күтәреп җибәрә. Үзенә магнит сыман тарта.
- Тиеш дип түгел, кирәк дип эшлисең, кызыксынып,- дип сөйли җыр сәнгатен өйрәнүче гетләр.

Галәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үткән Миңгол Галиевның иҗат кичәсе кичке җиденче яртыда башланып, төн уртасына кадәр барды диергә була.

“Бөтен шәкертләрен дә җыеп бетерсән бер атнага сузылыр иде ул. Әле дә инде бүген монда, сөбеханалла”,- ди Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов.

“Миңгол абый белән авылдан килгәннән бирле бүгенге көнгә кадәр аралашып яшим. Бүген дә дәресләр алам. Җыр шундый әйбер ки, спорт шикелле үк гел шөгыльләнеп торырга кирәк”,- дип тә өстәде ул. Һәм язмышының укытучысы белән очраштыруына үзен бик бәхетле диде.

“Бүген безнең Татарстан базар мөнәсәбәтенә җайлап кына кереп китте бит. Авыл тормышыннан шәһәр тормышына, артист тормышына алып кереп киткән минем укытучым ул. Бүгенге көндә дә без Мингол абый белән бик җылы мөнәсәбәттә. Безнең профессор исеме алган укытучыларыбыз бар. Мин алар белән чагыштырганда Миңгол абыйны күпкә профессоррак дип әйтер идем. Чөнки Миңгол абый үзенең эше, хезмәте белән алган дәрәҗә ул. Аның укучылары да күп һәм аңа килүче балалар да күп”,- ди җырчы Рөстәм Закиров.

Дүшәмбе кичендә Камал театры сәхнәсендә йолдызлар да хәйран иде. Айдар Галимов, Георгий Ибушев, Закир Шаһбан, Гөлнара Исмаева, Фирдинанд Сәләхов, Рөстәм Закиров һәм башкалар. Ә менә Тәтештән килгән мукшы җыр төркеменең исеме Миңгол Галиевның күңеленә туры килә диярсең. “Валдавай мешто”, ягъни “Якты күңел” дип атала бу төркем.

“Иң әһәмиятлесе, миңа әйткән сүзләрен беркайчан да онытмыйм. Миңа, үзегезнең туган телегездә җырласагыз, үзегезнекен дә яхшы белерсез, башкаларныкын да яратырсыз, дигән иде. Без аның бу сүзләренә тугрылыклы”,- ди Тәтеш педагогия мәктәбе укытучысы Александра Әбдрәшитова. Ул да Миңгол Галиевнең укучысы. Бу ансамбль татар, мукшы, чуаш, урыс җырларын башкара.

Татарстанның халык җырчысы Фирдинанд Сәләхов: “Миңгол Галиевны җырчылар арасында миннән дә яхшы белгән кеше юктыр. 1972 елдан бирле без бергә”,- ди ул.

“Мине үзешчән сәнгатьтә ишетеп, профессионал сәхнәгә алып барып тыңлаткан, консерваториягә Җиһановка алып барган кеше ул. Минем булачак укытучым профессор Хисматуллинага күрсәткән кеше дә ул. Репертуар сайлап, костюм- чалбарларын биреп киендереп, репертуарын өйрәтеп, кайсы төшкә басасын, ничек җырласын күрсәтеп, сәхнәгә алып чыккан кеше ул. Аваз чыгарырга өйрәтергә була. Әмма җырларга Ходай ярдәме белән генә була. Менә шушы Ходай биргән ярдәмне үстерергә Миңгол абый ярдәм итә ала. Ул бу өлкәдә дә профессор, чөнки аның тәҗрибәсе бик зур”,- ди Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты музыка факультеты татар музыка сәнгате кафедрасы доценты, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев турында җырчы Фирдинанд Сәләхов.

Бу иҗат кичәсе вакытында, сәхнә артында сөйләшеп торганда Миңгол Галиев: “Кара әле, гомер тиз уза, минем педагогик хезмәткә дә 30 ел тулган ләбаса”,- диде.
XS
SM
MD
LG