Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә психолог Наил Гәрәев үзәге


Наил Гәрәев:"Биредә кеше тышкы тәэсирдән азат булып, үзен эчтән аңларга тырыша"
Наил Гәрәев:"Биредә кеше тышкы тәэсирдән азат булып, үзен эчтән аңларга тырыша"

«Float Embryo» үзәкләре шәрекътә түгел, көнбатышта барлыкка килгән булса да, Мәскәүдә ул «Манас» дип аталган шәрекъ үзәгенә урнашкан.

Үле диңгез, я булмаса Оренбур өлкәсендә тозлы күлдә су кергәннәр беләләрдер, биредә су чәчрәтеп уйнарга ярамый, күзеңә су керсә тозлы күлнең рәхәте дә, сихәте дә онытыла.
Минем үземә шундый хисләрне Мәскәүдә, «Float Embryo» үзәгендә татып карарга туры килде. Талгын гына яңгыраган шәрекъ музыкасы үзе үк нидидер бер тылсымлы дөньяга алып керер төсле. Русиядә беренче тапкыр барлыкка килгән «Float Embryo» үзәге чынлап та кешене үзенең эчке гамәленә, үз-үзе белән гармониягә, үз тәнеңнең авырлыгын да сиздерми торган махсус сыеклыкта, тирән тынлыкка алып китә. Фен-шуй, медитация тагын шундый шәрекътән килгән, безнең өчен ят булган күп кенә нәрсәләр, хәзер инде күпләрне кызыксындыра, үзенә тарта. Ә менә «Float Embryo» үзәкләре шәрекътә түгел, мәшриктә, ягъни көнбатышка барлыкка килгән булса да, Мәскәүдәге ул беренче һәм «Манас» дип аталган шәрекъ үзәгенә урнашкан.

«Float Embryo»ның нәрсә икәнлеген аерым аңлатырбыз, ләкин безнең өчен иң кызыгы да анда түгел. Иң кызыгы, бу үзәкне оештыручы, андагы сихәтләндерү эшләрен алып баручы кеше - татар егете Наил Гәрәев булуда. Кемдер «Float Embryo» үзәген мунча белән дә чагыштыра. Ләкин биредә бернинди дә мунчага охшаш нәрсә юк. Бәлки аны мунча биргән сихәт белән чагыштырып әйтәләрдер. “Float” дигән сүз инглизчәдән тәрҗемә иткәндә өстә йөзү дигәнне аңлатса, Embryo дигәне - эмбрион, ана карынындагы яралгыны аңлата. «Float Embryo»да да кеше үзен ана карынында кебек хис итәрлек шартлар тудырылган.

Израильдәге Үле диңгезнең суын хәтерләткән махсус тозлы сулы ванна. Һәм ул бар яктан да капланган. Анда шылт иткән тавыш та юк. Баштарак аз гына ут яктысы, музыка тавышы булса, сеанс башланып биш минут үтүгә анысы да тынып кала. Тозлы су гәүдәне өскә күтәрә һәм үзеңне галәм киңлегендә йөзүче авырлыксыз итеп зат итеп тоя башлыйсың. Һәм нәкъ бер сәгатъкә тышкы дөньядан азат булып, бары тик үз-үзең белән каласың. Биредә ниндидер дәвалану бардыр, дип әйтмәс идем. Ләкин сеанстан булган яхшы кәеф, бөтен тәннең тулысынча ял итүен тою, яңа энергия алу, Float Embryoның Мәскәү кебек мегаполиста яшәүчеләр өчен тәнне һәм җанны дәвалый торган урын дип атау хаклы булыр.

Наил Гәрәев миңа үзен - "Мин психолог",- дип танытты. Наил Русиядәге танылган галим Вадим Петровскийда укыган. Эрик Берн мәктәбен узган. "Укуны бетергәч, кешенең тәңгәллеген ача торган метод эзли башладым", ди Наил. Ягъни кешенең үзенә үк үзендәге тирәнлекне ачу, аңлату методы турында уйлый башлаган ул. Минем үземә «флоат» темасы билгеле иде инде. Аны әле узган гасырның 50 елларында ук Америка галиме Дҗон Милли ачкан. Ләкин бу вакытка кадәр аның Русиядә булмавы минем гәҗәпләндерде. Һәм без «Манас» үзәгендә шушы Float Embryo үзәген дә ачтык.

Нинди кешеләр килә соң сезнең үзәккә дигән сорауга Наил: «Төрле кешеләр килә. Бигрәк тә яңалыктан курыкмый торган кешеләр. Алар тәннәрендә һәм аңнарында киеренкелек тоеп яшәүчеләр. Безнең үзәктә булган кеше табигый һәм тирәнлек белән үзенең тәнен һәм рухын сихәтләндерә,» - ди Наил. "Биредә кеше тышкы тәэсирдән азат булып, үзен эчтән аңларга тырыша. Үзен тирәнтен өйрәнергә омтыла", ди ул. Психотерапия ягыннан да аның әһәмияте бик зур, ди Наил.

Татарларда сирәк була торган хәл, әтиең дә, үзең дә Наил исемле дигәнгә, ул: «Шулай куйганнар инде. Мин Наил Наилевич, әтием Наил Әхметович. Әти Уруссу дигән авылда туган. Балачактан бирле Ык буйлары, нефть машиналары исемдә. Башкортстан белән чик буенда ул»,- диде Наил. «Сезнең профессиягә әти-әниең ничек карады, бу үзәкне ачуга каршы түгелләрме?» дигәнгә Наил: «Алар беркайчан да миңа нәрсә эшләргә кирәклекне тукып тормадылар. Минем башлангычларыма һәрвакыт теләктәшлек белдерәләр.

Бу үзәк Мәскәүдә генә түгел, Русиядә дә беренчесе. "Бәлки андый үзәкләрне Татарстанда да ачырбыз әле»,- диде Наил. "Фен-шуй ягыннан караганда, «Float Embryo» үзәгенең урнашкан урыны искиткиткеч үзенчәлекле", ди Наил Гәрәев. Чөнки ул Мәскәүнең нәкъ уртасында, Октябрь метросы янында, француз илчелеге белән янәшә генә Казан тыкрыгы дигән бер урамга урнашкан. "Аның «Манас» үзәге белән бер бинада булуы да, бары тик тынычлык, гармония, яшәрү, үз-үзен аңларга тырышучылар өчен отышлы урын, дип саныйм", диде Наил Гәрәев. Наилгә бары тик 26 гына яшь. Без аның исемен әле ишетербез.
XS
SM
MD
LG