Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлаулар узды: Русия хәзер нинди юлдан китәчәк?


Русия киләчәген кайберәвләр шулай күрә
Русия киләчәген кайберәвләр шулай күрә

Путин Русиясе шартларында Дума сайлауларының башкача узачагына бик аз кеше өметләнгәндер, шуңа да тавыш бирү нәтиҗәләре әллә ни шаккатыргыч булмады да. Бердәм Русия яңа Дәүләт Думасында 315-ләп урын ала, ягъни конституцион күпчелекне яулый, дип хәбәр ителә. Шушы тәрәкъкыят Русияне нинди юнәлештә алып китә ала?

Бердәм Русия партиясе беренче чиратта Кремль кушканны үтәүче, аның сәясәтен үткәрүче буларак мәгълүм. Сайлау исемлеген дә юкка гына Владимир Путин үзе җитәкләмәде.

Әмма Мәскәү Кремленә карап торучылар Думада бер шушы партия белән генә чикләнми - анда әле хәзер Гадел Русия дигәне дә булачак. Рәсми ул нигездә сул, социал-демократик карашларны яклаучы буларак танылырга тели, әмма сайлауларда көрәшен Гадел Русия дә, Путинга тугры булуын алга сөреп алып барды. Өстәвенә, әлеге партиянең кендеге дә барыбер шул президент идарәсенә бәйле. Тавышларның 7.6 процентын казанып, Гадел Русиянең Думада 38 урыны булачк, димәк Кремль сәясәтен берсүзсез яклаучылар анда тагын да арта булып чыга, алар саны 350-дән артып китә.

Инде ул гына җитмәгән, Думада әле урыс милләтчеләренең либерал-демократлары да кала, алар 40-лап урынга өметләнә. Тыштан ялтырап, хакимияткә каршы вакыт-вакыт кискен белдерүләр ясап торган, әмма асылда һәр четерекле мәсьәләдә хакимияткә ничек кирәк шулай тавыш биргән шушы партия депутатларын санап, Кремльнең яңа Дәүләт Думасында 400-ләп депутаты була дияргә мөмкин.

Оппозиция булып анда хәзер коммунистлар гына кала, әмма аларның мандатлары хакимият партияләренеке белән һич кенә дә чагыштырырлык түгел.

Русиянең Уң көчләр берлеге җитәкчеләренең берсе Борис Надеждин сүзләренә караганда, Русия хәзер инде бөтенләй башка бер ил булып тора. "Без янә Советлар берлегенә кайттык", ди ул.

Сайлау көненә берничә көн кала ясаган чыгышында Владимир Путин, Дума сайлауларының мартта узачак президент сайлауларына бәйләнеп китәчәген, дөресрәге Думаны сайлауның дәүләт башлыгын ачыклау эшенә көй салуын әйткән иде.

Дәүләт Думасының хәзерге корылышы белән Владимир Путин теләсә нәрсә эшли алачак, шул исәптән, яңа президент мәсьәләсендә дә. Моның бер моделе инде бар.

2004-нче елда Бесландагы тотык фаҗигасеннән бик оста файдаланып, Путин үзәк хакимият куәтен тагын да ныгытып калырга һәм шул максатта төбәк җитәкчеләренең халык тарафыннан сайлануын бетереп, аларны Мәскәүдән тәкъдим итүне һәм җирле парламентлар тарафыннан раслатуны кертте. Төбәк җитәкчеләре, шул исәптән милли республикаларның президентлары да нәтиҗәдә халык яклавыннан, ягъни Мәскәүгә бәйле булмаган кануни нигезеннән мәхрүм ителде.

Моны хәзер бар Русия кимәлендә дә эшләргә була - аның президентын да, димәк, Дума раслый ала. Ә Думага исә тиешле намзәтнең хакимияттәге партия, ягъни Бердәм Русия тарафыннан тәкъдим ителүе мөмкин.

Путин юкка гына Русиядәге сәяси һәм бюрократик элитаны бергә туплау турында сөйләми, бу аның соңгы чыгышларыннан бигрәк тә яхшы күренә. Ул инде ачыктан-ачык Русиянең дошманнар тарафыннан чолганып алынуы һәм шул шартларда халыкның җитәкчел көч - Бердәм Русия партиясе тирәсендә туплану кирәклеге турында белдерә.
XS
SM
MD
LG