Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль бүлгеләрнең чикләре үзгәрүе ихтимал


Башкортстан республикасының Идел буе федераль бүлгесеннән чыгу ихтималы бар.

Бу Русия президенты каршындагы фән, технология һәм мәгариф Шурасы утырышында каралган. Анда бүлгеләрнең чикләрен үзгәртү мәсъәләсе тикшерелгән. Русия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге институты башы урынбасары Евгений Попов сүзләренә караганда, Пермь, Оренбур, Удмуртия һәм Башкортстанны Урал бүлгесенә кертү икътисадый отышлы булачак.

Әйткәндәй, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов 2000нче елны федераль бүлгеләр төзелгәч, республиканы Урал бүлгесенә кертү кирәклеген белдергән иде.
XS
SM
MD
LG