Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары уку йорты галимнәре янә ришвәт алуда гаепләнә


Марс Бәдретдинов Татарстандагы ришвәтчелек турында сөйли
Марс Бәдретдинов Татарстандагы ришвәтчелек турында сөйли

Студентларның кышкы сессиясе якынлашып килгән мәлдә, Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисадий хокук бозулар белән көрәшүче идарә хезмәткәрләре янә ришвәтчелекне искә алды.

Ник дигәндә, нәкъ менә белем бирү өлкәсендә ришвәт аеруча киң колач җәйгән. Моннан тыш белгечләр, хәрби хезмәт, сәламәтлек саклау, җир сату-алу эшләре, эшмәкәрлек өлкәсендә дә ришвәт күп очрый, ди. Агымдагы елда бу өлкәләрдә 383 хокук бозу очрагы күзәтелгән. 180 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Ришвәт алу гамәлләре күп очракта эш урыннарыннан явыз максатларда файдаланып эшләнгән. Ришвәт алу мисалларына килгәндә, Татарстанда икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов белем бирү өлкәсендә күзәтелгән берничә очракка тукталды:
"Татар дәүләт һуманитар педагогия университеты деканы 110 мең сум ришвәт алуда гаепләнеп, 4 ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Июнь ахырында Техник университетта, читтән торып уку бүлегенә керү имтиханнарыннан үткәрү өчен 65 мең алуы өчен нефть һәм нефтехимия факультеты деканы урынбасары тотылды. Ноябрь ахырында Технология университеты доценты студенттан имтихан өчен 35 мең сум алган. Шул ук айда бу уку йортының тагын бер доценты кулга алында. Әлеге уку йорты тулай торыгының җитәкчесе 2005 елның ноябрендә бер студенттан ел буе тулай торакта торыр өчен 72 мең сум ришвәт алган. Бу ханым шулай ук җаваплылыкка тартылды."
Ришвәт бирү очраклары күбрәк югары уку йортларында һәм хәрби хезмәттән котылуда күзәтелә
Матбугат очрашуы барышында шулай ук ришвәт алуда белем бирү белән хәрби хезмәт арасындагы бәйләнеш барлыгы әйтелде. Шулай итеп Алабугада бер түләүле югары уку йорты ректоры, үз уку йортын дәүләт уку йорты филиалы дип, миллион ярым сум акча җыеп, үз студентларына хәрби хезмәттән кичектереп тору алган. Мондый очраклар Чаллы шәһәрендә дә күзәтелгән.
Ришвәт алуда икенче урында, белгечләр фикеренчә, сәламәтлек саклау өлкәсе тора. Татарстанда икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов бу өлкәдәге кайбер хокук бозу очракларын әйтеп узды.
"Бу өлкәдә, Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы идарәсе хезмәткәре 30 мең күләмендә ришвәт белән тотылды. Сәламәтлек–социаль экспертизасы федераль дәүләт идарәсенең Татарстандагы филиалы җитәкчесе 15 меңгә авыруларга инвалидлык группасын ясап бирә торган булган. Бу әфәнде ноябрь башында шулай ук кулга алынды."
Белгечләр фикеренчә, республика районнарында күбрәк, җирне сату-алу эшләренә бәйле ришвәт алулар ешайган. Мәсәлән, Мөслим районының Михайловка авылы рәисе берәүгә 30 сутый җир сатып алу өчен, аннан 15 мең сум акча сораган. Хәзерге вакытта бу җитәкче шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Моңа охшаган очраклар белгечләр әйтүенчә бихисап.
Матбугат очрашуы барышында мисал итеп китерелгән ришвәт алу очраклары гадәттә хокук бозучылар өчен шартлы рәвештә җәза белән тәмамланган. Ришвәт алган өчен реаль төрмә җәзасы алганнар күпме дигән сорауга, Марс Бәдретдинов болай җавап бирде:
"Энергоинститутның бер галиме хәзерге вакытта төрмәдә утыра, хәзер аның төгәл исемен әйтә алмыйм. Ул күп тапкыр ришвәт алу белән тотылган. Мәхкәмә аңа 4 ел төрмә җәзасы бирергә дигән карар чыгарды. Шулай ук Чистай башлыгы Кашапов та төрмәдә. Ләкин күп очракта без хокук бозучыга нинди җәза бирелгәнен тикшермибез. Гадәттә без аларны табабыз. Эшне мәхкәмәгә тапшырабыз. Ә анда инде хөкем карары кабул ителә."
Шулай итеп, икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тагын бер кат үз эшләрен күрсәтте. Бу очрашуда да, журналистларны җыючылар, каләм осталарын, зур күләмле саннар белән шаккаттыра алмады. Әлеге дә баягы 1-2 мең, күп дигәндә 10 мең ришвәт алучы галимнәр укытучылар. Кемнәрдер югарыда йөзләгән меңәр ришвәт алганда, болары турында сөйләп утыру бәлки урынсыздыр да. Әмма икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре ришвәтчелек белән кечерәк даирәләрдә көрәшергә тотынган күрәсен. Кем белә, бәлки киләчәктә бу көрәш югары даирәләргә дә барып җитәр.
XS
SM
MD
LG