Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар конгрессының 4-нче корылтае башланды


Бөтендөнья татар корылтае. Камил Исхаков чыгышы
Бөтендөнья татар корылтае. Камил Исхаков чыгышы

Бу чарада җир шарының төрле төбәкләреннән 770-тән артык делегат һәм 217 кунак катнаша. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев үезенең котлау сүзендә татар конгрессын халкыбыз тарихында иң уңышлы проектларның берсе дип атады.


“Хәзер инде Бөтендөнья татар конгрессын халкыбыз тарихында иң уңышлы проектларның берсе дип бәяләргә мөмкин. Ул чынбарлыкта шулай да”
,- диде Шәймиев үзенең чыгышының беренче минутларында ук.
Соңгы елларда тарих китапларында һәм фәнни хезмәтләрдә татарларга карата уңай мөнәсәбәттәге язмаларның арта баруын билгеләп узгач, без үзебез дә бу юнәлештә эшебезне дәвам итергә тиеш, диде Татарстан президенты.
“Урта гасырларда һәрвакыт, һәркайда еш кына сугышлар барган. Әмма безнең ата-бабаларыбыз бер халыкны да туган теленнән, мәдәниятеннән, диненнән мәхрүм итмәгән. Алар һәрбер халыкка үз икътисадларын үстерергә тулы мөмкинлек биргәннәр”,- диде Шәймиев. Бу сүзләре аның бәлки, бүгенге көн Русия сәясәтчеләре колак салсын дип тә әйтелгәндер.
Татар халкының бер бөтенлеген тәэмин итү конгресс эшчәнлегең мөһим юнәлеше булып калырга тиешлеген белдергәч, алда булачак җан исәбе алуны истә тотып: “Тагын да бергә булырга кирәк. Без күп сезнең белән”,- диде. Һәм читтә яшәгән татарлар турында күбрәк язу кирәклекне әйтеп узды.
Бүгенге көндә бөтен татар җәмәгатьчелеген борчыган сорау- Русия парламентының мәгарифтә милли һәм төбәк юнәлешен төшереп калдыру мәсьәләсендә Татарстан дәүләт шурасының һәм Шәймиевнең үзенең Русия президентына мөрәҗәгать юллавын да әйтте. Бу хакта ул чыгышының кыска гына булган урыс телендәге өлешендә белдерде.
“Яңа дәүләт думасы бу канунны кабат карар дип мин ышанам. Русиядәге халыклар милли белем бирүне демократиянең иң зур уңышы дип кабул иткәнне дөрес аңларга кирәк”,- диде Шәймиев.
Татарстанның чит илләр белән, дөньяның төрле финанс һәм икътисад оешмалары белән соңгы елларда бигрәк тә бәйләнешләре ныгу турында билгеләп узгач, Татарстан президенты корылтай делегатларына мөрәҗәгать итеп, Алабуга үзенчәлекле икътсад төбәгенә һәм Түбән Камадагы төзелеп килә торган яңа заводка белгечләр кирәк булачагын ассызыклады. Һәм читтән башкалар килгәнче, бу урыннарга татар яшьләре килеп урнашсын иде дигән теләген дә әйтте.
Бүгенге көннең тагын бер актуаль мәсьәләләреннән берсе ул- татарларның уртак мәгълүмат киңлеген ныгыту. Татарстан яңа гасыр спутник телевидениясен киләчәктә дә үстерү республиканың өстенлекле бурычларының берсе. Шүңа күрә, Минтимер Шәймиев аның финанс мәсьәләләрен дә хәл итеп, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә корреспондент бүлекләре ачу зарур икәнлеген дә әйтте.
“Замана бездән бердәмлек таләп итә”,- дип төгәлләде үзенең чыгышын Минтимер Шәймиев.
Аннан соң корылтай делегатлары тавыш биреп Башкортстаннан килгән барлык делегатларның да бу чарада катнашу хокукына ия икәнлеген раслады. Билгеле булганча, әлеге республикада ике конференция узып, бер-берсе белән бәйләнештә булмаган ике төркем корылтайга сайланган иде.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгресс узган корылтайдан соң башкарылган эшләрне барлады. Бүгенгә кадәр чишелмәгән проблемаларга туктады. Русия мәгарифендәге туган телне өйрәнүдә кыенлыклар турында әйтеп узды.
“Республиканың үзендә дә, кайбер районнарында татар телендә укыту хәл ителмичә кала. Татарстанның телләр турында кануны дистә елдан артык гамәлдә булуга карамастан, Норлатта, Чирмешәндә, Тәтештә, Болгарда һәм тагын берничә районда татар балаларына рәхәтләнеп үз телләрендә белем алу өчен мәктәпләр ачылмаган әле”,- диде Закиров.
Конгресс хәл итәсе проблемаларның тагын берсе ул- татар авылларының киләчәге мәсьәләсе.
“Чаң сугарга, галимнәребезне җыеп кичекмәстән татар авылын торгызу программасын эшләргә кирәк”,- дип, авылның ашыгыч ярдәмгә моҗтаҗлыгын да әйтеп узды Ринат Закиров. Ә шәһәрләргә килгәндә исә, анда татар мохитын булдыру да төп эшләрнең берсе булып кала.
3 съезд карарларын үтәп, этномониторинг үзәге булдырылуын һәм аның ярдәме белән татар милләтен үстреү стратегиясен эшләп бетерү дә бүгенге көннең әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе. Ринат Закиров үзенең чыгышы вакытында алдагы елларны “Татар теле бишьеллыгы” дип игълан итергә дигән тәкъдим белән чыкты.
Ананнан соң Владимир Зорин, Камил Исхаков, Рәсим Акчурин, Юлай Шамил оглы, Туфан Миңнуллин, Фәүзия Бәйрәмова һәм башка күренекле шәхесләр чыгыш ясады.
Барлык чыгышлар тәмамлангач, пленар утырышта күтәрелгән сорауларга мөнәсәбәттә Татарстан президенты җавап сүзе тотты. Милли хәрәкәт юлының гади генә юл булмавын билгеләп ул, алга таба булдыра алган кадәр эшне дәвам итергә кирәклеген әйтте.
Бөтендөнья татар конгрессының 4 корылтае җомга көнне дә эшен дәвам итә.
XS
SM
MD
LG