Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга чит илләрдән эшкә килүчеләр арта



Татарстан 2008 елда чит илләрдән вакытлыча тору мөмкинлеге белән эшкә килүчеләрне, Русиянең башка төбәкләре һәм калалары белән чагыштырганда, иң күп кабул итүче республика булачак. Русия хөкүмәте башлыгы Виктор Зубков билгеләгән саннарга күз салсак, Татарстанга 15 мең урын бирелгән. Бу бөтен Идел буе федераль бүлгесенә бирелгән урыннарның өчтән береннән дә күбрәк. Башкаларга карасак, Башкортстан ике мең кеше, Мари Иле - 450, Мәскәү - мең ярым кеше кабул итәчәк. Ни өчен Татарстанга шулкадәр күп соң? Әлеге сорауны Федераль миграция хезмәтенең Татарстан бүлекчәсенә юлладык.
“Татарстан тотрыклы икътисадлы, төзелеш күп булган республика. Шуңа күрә, безгә чит ил ватандашлары килә. Бездә аларга сорау бар. Аннан соң бу квотаны без генә сорамыйбыз бит. Башка министрлыклар да үз квоталарын куя. Аннан да кала безнең чит илләрдән ватандашларны күчереп кайтару программасы өлгесе дә бар. Монда бик күп нечкәлекләр бар. Ә иң беренчесе - без төзелеш күп булган республика”, - диде Федераль миграция хезмәтенең Татарстан бүлекчәсе идарәсенең сүзчесе Алексей Пашин.
Әле яңа тәмам булган Бөтендөнья татар конгрессының корылтае вакытында Татарстан президенты Минтимер Шәймиев Алабугадагы икътисади зонага һәм Түбән Камадагы төзелеп килә торган яңа заводка белгечләр кирәк булачагын ассызыклады. Һәм чит илләрдән башкалар килгәнче, бу урыннарга татар яшьләре килеп урнашсын иде, дигән теләген дә әйткән иде. Инде билгеле булганча, Татарстанга әлегә төзелешкә һәм сәнәгать ширкәтләренә эшкә генә килмиләр шул.
“Әлегә без мигрант инде. Ватандашлык алгач, ватандаш булабыз. Документларны тапшырганга ике ай булды. Алла бирса, яңа елдан соң алар әзер булыр”, - диде Казанның Үзәк базарында җимеш сатучы Заһир. Тумышы белән Таҗикъстаннан ул. 7 ел инде Татарстан башкаласында җимеш сата. Аның әйтүенә караганда, элекке Советлар берлегенә кергән илләрдән килүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. “Вакытлыча теркәлүләре булмаганнарга һәм аның вакыты чыкканнарга бигрәк тә авыр”, - ди ул. Казаннлыларның күпчелеге, әлбәттә, көньяк республикалардан килүчеләрне бик яратып бетерми. “Пычрак тараталар, мәчет тирәсендә дә чүп ыргытырга читенсенмиләр”,- дигән сүзләрне ишеткәләргә туры килә.
Читтән килүчеләрнең проблемалары булганнар һәм ярдәм итүче оешма барлыгын белгәннәр республиканың иммигрантларга хокук ярдәме күрсәтү һәм мәшгүльлек агентлыгына килә.
“Вакытлыча яшәү мөмкинлеге сорап безгә 2600 кеше мөрәҗәгать иткән иде. Алардан 2480-енең гозере канәгатьләндерелде", - диде әлеге агентлык мөдире урынбасары Фамил Бәйрәмов. Ул 2007 ел башыннан булган хисапны китерде. Бәлки калганнары да канәгатьләндерелгән булыр иде, әмма квотадагы урыннар беткән булган. Ярдәм сораучылардан беренче урында Үзбәкстаннан килүчеләр икән. Аннан соң таҗикълар һәм әзербәйҗаннар тора.

Шунсы игътибарга лаек, әлеге ширкәт ярдәм сораучылардан бер тиен дә алмый. Бары тик эшчеләр кирәк булган оешма, сәнәгать ширкәтләре биргән акчага яши. Алар белән даими эшләүчеләрнең берсе “Метроэлектротранс”. Әлеге ширкәткә 8-10 мең сум хезмәт хакына да Үзбәкстан, Таҗикъстан, Әзербәйҗаннан килергә теләүчеләр шактый икән. Республиканың иммигрантларга хокук ярдәме күрсәтү һәм мәшгүльлек агентлыгы бу илләрдә үз бүлекләрен ачарга өлгергән инде. 2003 елда ачылган бу үзәк соңгы елларга кадәр Русиядә бердән-бер булган. Күптән түгел генә Екатеринбурда да ачканнар.

Казандагы бу агентлыкка башка республикалардан күченеп кайткан татарларның күпчелеге мөрәҗәгать итә. Мисал өчен, 10 елдан артык элек күченеп кайткан бер гаилә һаман да паспортлар ала алмый икән.
“Үзбәкстаннан Буага кайткан бер татар гаиләсе бүгенге көнгә кадәр паспорт ала алмый. Бу хакта аларның 14 яшьлек кызлары интернет аша хат җибәрде. Әлегә башлыгыбыз Мәскәүдә. Ул кайтуга ук Буага барып, нигә паспортларын бирми тоткарлауларын тикшерәчәкбез”, - диде Фамил Бәйрәмов.

Аның әйтүенә караганда, мөдирләре Маъруф Ходжиев 17 декабрьдә Мәскәүдә үтә торган түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашкан. Халыкара миграция оешмасының бу утырышында киләсе елда әлеге хезмәттәге үзгәрешләр турында сүз барган.
XS
SM
MD
LG