Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья татар конгрессы татар һәм башкорт халыкларына мөрәҗәгать итә


14 декабрь көнне “Корстон” үзәгенең зур залында Бөтендөнья татар конгрессы IV корылтаеның пленар утырышында резолюция кабул ителгәннән соң, татар һәм башкорт халыкларына мөрәҗәгат белән чыгу тәкъдиме дә ясалды.


Бу мөрәҗәгать проекты белән Удмуртиядән сайланган делегат Ирек Шәрипов таныштырды. Мөрәҗәгатьнең төп эчтәлеге халыклар дуслыгы идеясенә нигезләнгән булганлыктан, ул делегатларны рухландырып җибәрде.

Аерым алганда мөрәҗәгатьтә болай диелә:

“Дөньяда башкорт белән татардан да якынрак халык юк. Безне охшаш телләр, уртак мәдәни һәм рухи кыйммәтләр, Ислам дине, борынгы бабаларыбызның йолалары, гореф-гадәтләре берләштерә. “Башкортлар һәм татарлар – Идел һәм Урал киңлекләрен иңләп очкан көчле һәм горур бер кошның ике канаты” дип юкка гына әйтмиләр.

Әмма соңгы елларда татар һәм башкортларның милли үзаңы үсү белән беррәттән, Башкортстан һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр сүрелә башлады. Әйтик, сәнгатькәрләр, галимнәр, язучылар, артистлар, иҗтимагый оешмаларыбыз үзара азрак аралаша башлады. Халыкларның тарихларын, телләрен, мәдәниятләрен саклау һәм үз билгеләнүләрен ачыклау мәсьәләрен тикшерү күп очракта сәяси юнәлеш ала. Бу хәл әлеге проблемаларны аек акыл һәм конструктив хәл итүгә комачаулык итә” дип әйтелә мөрәҗәгать проектында.

Делегатлар фикеренчә “фәнни проблемаларны тикшерүне милләтара мөнәсәбәтләр яссылыгында карарга, мәдәният, тел мәсьәләләрен сәясәтләштерергә ярамый. Шул ук вакытта башкорт һәм татар милләтеннән булган гади кешеләрнең үзара дустанә мөнәсәбәтләре сакланып килә, туйлар гөрли, гаиләләр төзелә, балалар үсә. Мондый гаилә корулар хәтта катнаш никахлар дип тә саналмый”.


Чыннан да милли зыялылар тарих, тел язмышы турында бәхәсләшкән арада, татар һәм башкорт халыклары үзара тату яшиләр. Бөтендөнья татар корылтаенда милли мәсьәләрне күтәргәндә бер генә тапкыр да нинди дә булса башка милләт вәкилләренең бакчасына таш ату булмады.

“Бүген глобаль процесслар чорында, халыкларның милли-мәдәни үзенчәлеге югалып барганда, аерым алганда башкортларга да һәм татарларга да ассимиляция куркынычы янаган чорда, дөньяда яшәп калуыбыз шик астында булганда үзара мөнәсәбәтләр ачыклауга вакыт әрәм итәргә кирәкми.

Бер-береңә ихтирам, иҗтимагый һәм иҗади көчләрнең хезмәттәшлеге милли теллләрне һәм мәдәниятләрне саклауга ярдәм итәчәк, Татарстан һәм Башкортстан арасында гамәли һәм мәдәни килешүне эшләү һәм имзалау өчен шартлар тудырачак”
, дип әйтелә мөрәҗәгать ахырында.

Җомга кичендә “Корстон” үзәгендә мөрәҗәгать проекты нигездә расланганнан соң, кайбер делегатлардан редакция комиссиясенә, әлеге документта кискен билгеләмәләр булмаска тиеш, аерым шәхесләргә, төркемнәргә гаеп ташлау татар җәмәгатьчелеген берничә төркемгә бүлүгә китерергә мөмкин, дигән фикерләр һәм тәкъдимнәр килгән иде.

Мөрәҗәгатнең рәсми нөсхәсендә бу тәкъдимнәр искә алынган. Конгресста кабул ителгән барлык документлар озакламый корылтай материаллары җыентыгында да басылып чыгачак.
XS
SM
MD
LG