Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә «Ислам ашлары» тәкъдим ителде


«Ислам ашлары» китабы авторы Лилия Зауали (уңда) Азатлык хәбәрчесе Нәзифә Кәримова белән
«Ислам ашлары» китабы авторы Лилия Зауали (уңда) Азатлык хәбәрчесе Нәзифә Кәримова белән

19 декәбердә Kорбан бәйрәме алдыннан Мәскәүдә «Ислам кухнясы» китабын тәкъдим итү булды. Һәр халыкның үз милли ашы бар. Ә аерым диннәрнең үз ашлары буламы? Булса, ислам ашлары нидән гыйбәрәт?


«Ислам кухнясы» китабын, Европада танылган антрополог һәм этнограф, Туниста яшәүче бәрбәр милләтле Лилия Зауали язган. Шушы китапны Мәскәүнең «Яңа әдәби күзәтү» нәшрияте басып чыгарган. Һәм ул нәшрият, «Мөселман журналистлары оешмасы», «Гастроном» журналы белән берлектә «Цифры» дип аталган ресторанда китапны халыкка тәкъдим итте. Оештыручыларның әйтүенә караганда, авторы мөселман булса да, китапны яһүдиләр нәшер иткән. Ә менә китапта күрсәтелгән рецептлар нигезендә пешерелгән шәрекъ ашларын авыз итәргә бик күп милләттәшләребез җыелган иде.
Лилия Зауалинең бу китабы итальян телендә дә, инглизчә дә басылып чыккан. «Ислам кухнясы» китабында автор, исламда ризык пешерү мәдәнияте барлыкка килүе турында да мәгълүмат биргән. Һәм ислам ризыклары дип атаган ашамлыкларның төрле кухня традицияләрен ягъни, борынгы грек, фарсы, борынгы Рим, кытай, һәм гәрәп ризыкларын берләштерүен күрсәткән.

Бу китапта Мөхәммәт пәйгамбәрнең яраткан ризыгы турында да, гәрәп чүлләрендә күчмә халыкларның ашлары хакында да, Андалусиядә яшәүче тәмле тамаклар яраткан ризыклар турында да язылган. Мәгъриб илләре ризыклары турында гына түгел, «Мең дә бер кичә» әкиятләрендә сөйләнә торган ризыкларны ничек пешерү турында да киңәшләр бар бу китапта.

Китапны тәкъдим итүне «Цифры» ресторанында уздыру да юкка гына түгел икән. Ресторанның баш пешекчесе Сәид Фадли милләте белән гәрәп, Мароккадан. Ә инде пешекчелеккә Франциядә өйрәнгән. Ул кунакларга күпчелек гәрәп, төрек ризыклары әзерләгән иде. Бигрәк тә кускуслы салат, һиндләрчә пешерелгән бадымҗан, зәгфыранлы дөге, кабак ширбәте, төрле-төрле балык ризыклары кунакларга хуш килде. Корбан бәйрәме алдыннан булгангамы, мичтә тулаем пешерелгән сарык түшкәсе дә бар иде бәйрәм өстәлендә.
Ризыкларның күбесе «Ислам ашлары» китабындагы рецеплардан файдаланып эшләнгән, диделәр кунаклар. Китап тәкъдим итү бәйрәмгә әверелде. Аның икенче өлешендә «Бастет» төркеме, төрекләр әйтмешли, гөбәк биюен, ягъни көндек биюен күрсәтте. Барабанда уйнаучылар төркеме һәр кешегә гәрәп барабанын кагу мөмкинлеген биреп, мастер класс уздырды. «Ислам ашлары» китабын тәкъдим итәүдә автор Лилия Зауали үзе дә катнашты.

Без аңар берничә сорау белән мөрәҗәгатъ иттек.
Китабыгыз "Ислам ашлары” дип атала. Ләкин ислам дине таралган җирләр бик күп. Ашларны дини дип түгел, милли ашларга бүлергә өйрәнелгән. Шулай да кайсы халыкларның ашлары турында яздыгыз?

"Биредә урта гасырлардагы гәрәп ризыклары турында язылган, чөнки ул вакыттагы язмаларның бары тик гәрәп телендәгеләре генә сакланган. Шул гәрәп чыганакларын кулланып яздым да инде. Аның географиясе Гыйрактан алып, Испаниянең Андалусиясенә кадәр."

Русиягә ничек килеп чыктыгыз?
"Минем китабымны басарга нәшрият үзе тәкъдим итте. Ирина Пороховага зур рәхмәт, алар минем китабымны тәрҗемә итеп, биредә басып чыгардылар."

Шулай итеп, Мәскәүдә "Новое литературное обозрение" нәшриятендә “Ислам кухнясы” китабы дөнья күрде. Ләкин шулай да сорау туа. Ризыкларны ислам ашлары дип бүлеп күрсәтү дөрес микән? Чөнки ислам динен тоткан һәр халыкның үз милли ашы бар. Безнең халыкның гасырлар буе пешерелеп килгән, дини бәйрәм табыннарына куела торган пәрәмәч, өчпочмак, чәк-чәк, кош телләре дә ислам ашларыннан аерылгысыз дип әйтергә була.
XS
SM
MD
LG