Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан галиме Мисырдагы җыенда катнашты


Башкортстандагы танылган татар галиме, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков Мисырга эш сәфәреннән әйләнеп кайтты.


Анда ул халыкара киңәшмәдә катнашты һәм чыгышлар ясады.

“Мисырда, Россия галимнәре катнашлыгында, Якын Көнчыгыштагы һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендәге этносәяси хәлләрне өйрәнүчеләрнең халыкара семинары үтте, - ди илдар әфәнде. - Россия вәкиллегенә анда РФ Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишков җитәкчелек итте. Вәкиллеккә җәмгысе 40 кеше, Идел буе төбәкләреннән, Мәскәүдән һәм Төньяк Кавказдан галимнәр кергән.

Бер атна дәвам иткән шушы халыкара җыенда Уфадагы танылган татар галиме Илдар Габдрафыйков Башкортстаннан үзе генә булган. Сәфәрдән кайткач “Азатлык” радиосына менә нинди мәгълүматлар бирде Илдар әфәнде:

- Мин Мисырдагы җыенга ике чыгыш әзерләгән идем. Аның берсе Башкортстандагы этносәяси хәлләргә, аерым алганда татарлар белән урысларның хәле турында иде. Икенчесе – соңгы елларда Башкортстанда сайлауларда этник факторның өскә чыгуына бәйле булды.

“Мин Башкортстандагы этносәяси хәлләрне шактый еллар тикшерәм инде, - ди Илдар әфәнде. - Башкортстан – күпмилләтле төбәк. Шуңа күрә биредә халыкларның тыныч һәм үзара тату яшәве, этносәясәтнең торышына нык бәйле. Башкортстанда аеруча татар белән башкорт халыкларының дуслыгын саклауда бүгенге көндә байтак проблемалар һәм пыскып торган киеренкелек бар. Аның шулай булуында рәсми хакимиятләрнең дә гаебе бар”.
XS
SM
MD
LG