Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс Конгрессны җитәрлек акча бирмәүдә гаепли


АКШ саклану министры Роберт Гейтс Конгресс Гыйрак һәм Әфганстандагы сугышларга җитәрлек акча бүлми һәм бу АКШның хәрби планлаштыру эшләренә зыян китерә дип тәнкыйть белдерде.
Моны ул җомга көнне матбугат очрашуында әйтте.
Бу атнада Конгресс хәрби чаралар өчен президент Джордж Буш сораганның яртысын гына, 70 миллиард доллар бүлү турында карар чыгарды.
Гейтс Гыйракта АКШ хәрбиләре санын арттырганнан соң көч куллану нык кимеде диде.
XS
SM
MD
LG