Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Башка Русия” Дума сайлаулары нәтиҗәләренә каршылык белдерә


Бүген Мәскәүдә каршылык акциясендә тоткарланганнар урам җыеннары һәм пикетлар уздыру тәртипләрен бозуда гаепләнә. Бу хакта эчке эшләр органнарында хәбәр итәләр.
Алданрак исә тыелган Национал-большевик фиркәсе вәкиле Александр Аверин Мәскәүдә каршылык акциясе барышында ким дигәндә 15 кеше тоткарланганын әйткән иде. Аның сүзләренә караганда, “Башка Русия” оппозиция коалициясе Дәүләт Думасының 5нче чакырылыш эшенә комачауларга тырышкан – депутатлар яшәгән “Мариотт” кунакханә ишекләрен терәп куйганнар. Ун кеше керү юлында үзләренең кулларын богаулаган. Калганнары плакатлар белән басып торганнар һәм листовкалар ташлар йөргәннәр.
“Башка Русия” коалициясе Парламент сайлаулары нәтиҗәләре белән килешми - хәрәмләшү дип бәяли. Аверин әйтүенчә, акция шул хәрәмләшүгә каршы каршы кампаниянең башы.

XS
SM
MD
LG