Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда хәйрия елына йомгак ясалды


Хәйрия елы йомгаклары буенча Чаллының иң эре ширкәте булган КамАЗ беренчелекне алды.

Икенче урында шулай ук иң эре төзелеш берләшмәсе саналган “КамГЭС” ширкәте. Аларның хәйрия чараларына күпме акча тотканлыклары хакында мәгьлүмәтләр әйтелмәде. Шулай да КамАЗның уннан артык бүлемтек ширкәтләренең берсе булган тимерчелек заводы хәйрия максатларына 3 млн. сум сарыф иткән.

Йомгак ясау тантанасында мондый саннар да әйтелде: Ел барышында хәйрия чараларында 22 мең кеше, оешма һәм ширкәтләр катнашкан. Алар инвалидларга, ятимнәргә һәм фәкыйрь яшәгән гаиләләргә барлыгы 219 млн. сумлык ярдәм күрсәткән. Ярдәм итүчеләр арасында 70 яшьне узган Мәсхүдә апа да бар. Ул артык зур булмаган пенсия акчасының бер өлешен ятимнәр йортына илтеп биргән. Шәһәр хәкиме Илдар Халиков аңа рәхмәт хаты тапшырды, Оренбур шәле бүләк итте. Исемнәре телгә алынучылар арасында Гөлнар Әхмәтова җитәкчелек иткән социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре дә бар. Алар ел буена 16 кг. кан биргәннәр. Халыкның мохтаҗ өлешенә ярдәм итүдә “Энергетик” мәдәният сарае директоры да Гөлзада Рзаева, Чалы татар драма театры җитәкчесе Рашад Фәйзрахманов та өлеш керткәннәр. Бу эшне алар мәҗбүри башкарганмы, ихлас күңелдәнме? Шушы сорауга аларның җаваплары мондый:

- Юк. Монда мәҗбүри дигән нәрсә булуы мөмкин түгел. Елмаймаган кешене елмайтып булмаган кебек, бу эш тә чын күңелдән генә башкарыла ала. Бер мыскыл да хирыс әйбер юк.
- Безнең эшләгән эшебез күп. Ләкин без аны кеше күрсен дип эшләитбез. Үзебезнең коллективыбыз белән шәһәрдәге сукыр балалар өчен хәйрия спектакльләре күрсәттек. Җыелган акчага сукырлар өчен Мәскәүдән бик кыйммәтле китаплар алдык.

Эшмәкәр Марат Гарифуллин бер фәкыйрь гаиләгә 35 мең сумлык ярдәм күрсәткән. Ятим балага суыткыч, телевизор бүләк иткән. Пенсионерларга 68 мең сумга газета-журналга яздырткан. Менә аның фикере:
- Бу эшләр Аллаһе Тәгалә ризалыгы белән эшләнә. Мөселманның беренче билгесе – кешелеклек, мәрхәмәтлелек. Үз дәрәҗәсен саклап калган кеше башкаларга да ярдәм итәчәк. Монда мәҗбүр итү дигән нәрсә була алмый.
XS
SM
MD
LG