Accessibility links

“Европа - Көнбатыш Кытай” юлы Казан аша үтәчәк


Европадан Көнбатыш Кытайга сузылган юл 1 категориядә булырга тиеш. Русия буенча сузылган 2 мең чакрамның 1200 генә бүгенге көндә беренче категорияле, 300 икенче, 600 чакрымы өченче, ягъни начар сыйфатта.

Казан-Оренбур юлы иң югары сыйфатлы “Европа - Көнбатыш Кытай” юлының бер өлеше булачак дигәч күп кенә машина йөртүчеләр елмаеп куя. Моңа ышануы авырырактыр. Казан Оренбур юлының республикада абруе Казан – Чаллы юлыныкы сыман бик түбән сыйфаты буенча да, үлем очраклары саны буенча да. Өч елы элек монда республикада иң зур 10 киллометрга сузылган күпер дә салдылар. Сыйфаты менә дигән, әмма машина йөртүчеләрнең 600 чакрымга сузылган Казан - Оренбур юлының шушы күпер җире генә яхшы сыйфат белән сөендерә. Күпердән чыккач кәҗә тыкрыгына күчкән сыман була диеп шаяручылар да бар. Европадан Көнбатыш Кытайга сузылган юл исә 1 категориядә булырга тиеш. Русия буенча сузылган 2 мең чакрамның 1200 генә бүгенге көндә беренче категорияле, 300 икенче, 600 чакрымы өченче, ягъни начар сыйфатта. Шушы Казан-Оренбур юлы инде ул. Бу юлны төзекләндерү максатыннан эш башлау өчен Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Оренбур өлкәсе башлыгы Алексей Чернышев һәм Казахстанның Актүбәй өлкәсе хакиме Елеусин Сагиндиков өчрашып карарлар кабул иттеләр.
Казан - Оренбур юлын өченче дәрәҗәдән беренчегә күтәрү өчен 30 миллиард сум кирәк. Бу акчалар каян алыначак дигәнгә Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов әйтүенчә бу төзелешкә әле 3 миллиард сум гына инвестицияләр кертелгән. Бүгенге көндә Шәле – Саескан тауы – Алексеевск - Әлмәт арасында төзекләндерә. Саескан тауы – Алексеевск юлына 1 миллиард 800 миллион сум, Алексеевск - Әлмәт юлына 1 миллиард сум инвестицияләр кертелгән министр сүзләренчә. Моннан тыш ул бу юлның төзелүен Татарстан өчен тагын да күбрәк икътисадый мөмкинлекләр ачачак дигән очрашу барышында. Шулай ук бу юлның инвестиция хисабына төзелгәнен исәпкә алганда, аларның кайбер өлеше түләүле булуы мөмкинлеге дә бар.
Оренбур өлкәсе башлыгы Алексаей Чернышев әйтүенчә Татарстан белән Оренбурга Казахстан белән элемтәләрне ныгыту яхшыга гына, чөнки бу ил белән тышкы икътисадый элемтәләр һаман ныгый бара. Узган ел бу республикаларның Казахстан белән товар әйләнеше 1,3 миллиард доллар тәшкил иткән. Моннан тыш Актүбәй – Оренбург – Казан юлы европа белән Көнбатыш Кытайны тоташтыручы иң кыска юл булып тора.
“Европа - Көнбатыш Кытай” юлы шулай ук Түбән Новгород, Мәскәү яисә Петербурдан да үтәчәк. Төгәл кайсы шәһәрдән үтүен 2008 елның 1 яртысында гына билгеле була дип белдергән Русиянең транспорт министры Игорь Левитин. Барлыгы исә Русиядән үткән юлларны төзекләндерүгә 700 миллиард сум китәчәк.


XS
SM
MD
LG