2007 елда Владимир Путин Кушма Штатларны Өченче рейх белән чагыштырды. Русия ракеталарын Европага төбәү белән янады, Европада гадәти корал турындагы килешүдән чыкты, бомбалау очкычларының кизү очуларын яңартты. Күп кенә белгечләр фикеренчә, 2007 елда Русия-Көнбатыш мөнәсәбәтләре, дипломатларның матур сүзләренә карамастан, иң түбән дәрәҗәгә төште.
Русияне озак вакыт күзәтеп баручы, Экономист журналының мөхәррир урынбасары, "Яңа Салкын сугыш: ничек итеп Кремль Русияне дә, Көнбатышны да куркыта" дигән басуга әзерләнеп яткан яңа китап авторы Эдвард Лукаш, хәлләр тагы да начаррак булырга мөмкин ди:
Эдвард Лукаш
Русия белән Көнбатыш арасында үсә барган каршылыкны Эдвард Лукаш "салкын сугыш" дигән сүзләр белән сурәтли, дөрес, бер өстәмә белән – көндәшләр "йомшак корал" куллана, ди ул.
Ә менә Кремльне өйрәнүче икенче белгеч, элегрәк дәүләт департаментында эшләгән, хәзер Вашингтондагы Стратегик тикшеренүләр үзәге хезмәткәре Стивен Пайфер әлегә "салкын сугыш" дигән тарихи терминны куланырга теләми.
Стивен Пайфер
Мәскәүдә чыга торган "Глобал сәясәттә Русия" исемле абруйлы журнал мөхәррире Федор Лукьянов, Русия белән Көнбатыш арасындагы хәзерге каршылыкны ХХ гасырда бөек мәмләкәтләр арасында булган каршылык белән чагыштыра.
Бу каршылык нигезендә нәрсә ята соң? Беренчедән, табигый казылмалар хисабына череп баеган Русия бүген үзен күпкә көчлерәк хис итә һәм бу гайрәте белән уйнаудан тартынмый. Бу күзлектән караганда, 90-нчы елларда Көнбатыштан алган кредитлар илне мәсхәрәләү булган дип бәяләнә.
Ниһаять, Русия җитәкчеләренең бер өлеше үзләрен Көнбатыш кыйммәтләре дип саналган демократия, кеше хокуклары кебек әйберләргә ябышып ятырга кирәк дип тапмый.
Федор Лукьянов
Хәер, араларның суынуы инде берничә ел күзәтелә. 2003-тә Грузиядә, 2004-тә Украинада булган инкыйлабларны Мәскәү Көнбатышның тыкшынуы дип бәйләде. Русия элитасындә күпләр мондый инкыйлабның үз илендә булу ихтималыннан курка башлады. Нәтиҗәдә, Көнбатыштан шикләнү тагы да көчәйде.
Русиянең нефть һәм газны Көнбатыш белән якынаерга теләгән күршеләренә каршы сәяси корал итеп куллануы "утка май" өстәде.
2006 елда Кремльнең тәнкыйтьчеләре булган журналист Анна Политковская һәм элекке ФСБ хезмәткәре Александр Литвиненко үтерелгәннән соң мөнәсәбәтләр тәмам бозылды.
Шулай да, Федор Лукьянов сүзләренчә, 2007 ел үзенә күрә борылыш ноктасы булган.
"Путин чорында гына түгел, гомүмән бәйсез Русия тарихында бу беренче принципиаль үзгәреш булды",- ди Федор Лукьянов.
2007-нең февралендә Мюнхенда үткән иминлек конференциясендә, Путин Кушма Штатларны башка илләргә үз ихтыярын тагу, бер котыплы дөнья төзү ниятендә гаепләде.
Март аенда Русия президенты Европада гадәти корал турындагы килешүдән чыгу ниятен белдерде. 30 ноябрьдә ул бу турыдагы канунга имзасын куйды.
Шул ук март аенда Путин Эстониянең Таллинндагы совет солдаты һәйкәлен күчерү карарына ачулы мөнәсәбәт белдерде. Таллиннда урыс телле халыкның урам җыеннары үткәрүен, Эстон хөкүмәтенең интернет сәхифәләренә булган һөҗүмнәрне көнбатыш сәясәтчеләре Мәскәү кулы белән аңлатты.
Владимир Путин (с) һәм Джордж Буш, Буш әтисенең утырмасында, 02.07.2007
Кремльне өйрәнүче белгеч Стивен Пайфер сүзләренчә, Мәскәү, Көнбатыш, һәм аерым алганда, Кушма Штатлар белән эш иткәндә, үзенә Салкын сугыш чорында булган игътибарны кайтарырга тели.
"Русия үзенә карата күбрәк игътибар тели. Ләкин эш шунда ки, президентның, дәүләт секретаренең, я шул ук иминлек киңәшчесенең тәүлек эчендә берничә генә сәгать вакыты бар. Ә илдәге вазгыять бу вакытны Гыйрак, Әфганстан, Иранга сарыф итергә мәҗбүр итә", ди Стивен Пайфер.
Белгечләрнең күбесе фикеренчә, Русия белән Көнбатыш, аерым алганда, Кушма Штатлар арасындагы киеренкелек 2008 елда да дәвам итәчәк.