Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Немцов Русия президенты сайлауларында катнашудан баш тартты


Уң көчләр Берлеге җитәкчесе Борис Немцов президент сайлауларында катнашудан баш тартты. Немцов фикеренчә, сайлауларның нәтиҗәләре инде хәзердән үк хәл ителгән, ә намзәтләрнең сайлау алды әзерлеген алып бару өчен тигез мөмкинлекләре юк.
Немцов калган оппозициядәге намзәтләргә - Михаил Касьянов һәм Геннадий Зюгановка хакимияткә берничә таләп куярга тәкъдим итә. Аның әйтүенчә, аларның үтәлүе сайлау алды кампаниясен демократик ясар иде. Әгәр инде Кремль бу таләпләрне үтәүдән баш тартса оппозициядәге сәясәтчеләргә сайлауларда катнашудан бар тартырга кирәк ди, Немцов.



XS
SM
MD
LG