Accessibility links

Кайнар хәбәр

2007 ел нәтиҗәләре: Мәскәү


Яңа еллар җиткәндә узган елга хисап бирү, уңышларны барлау белән бергә югалтуларга үкенечләр белдерү инде гадәткә кергән. Шулай да, узган елны күбрәк яхшы яклары белән искә аласы килә. Быел Мәскәүдә онытылмаслык булып истә кала торган байтак кына вакыйгалар булган.


Шуларның берсе – әлбәттә Мәскәүдә укуларны заманча җиһазландырылган өр- яңадан төзелгән татар этно-мәдәни юнәлешендә мәктәп бинасында башлау булгандыр. Шуның өстенә ел саен үткәрелә торган Сабан туеның тагын да күбрәк милләттәшләрне җәлеп итүе дә уңай күренеш. Тик шунысы үкенечле Сабан туен әле һаман да татар бакчасы дигән исем алган Измайлов паркына кайтарып булмый. Мәскәүдә «Татарские новости» , «Татар дөньясы» һәм «Ислам минбәре» газеталары да даими чыгып килә. Алар Мәскәү тормышын гына түгел, гомүм татар дөньясын яктыртканга федераль газет исемен алдылар.

Быел Мәскәү милли мәдәни мөхтәрияте тарихта беренче мәртәбә акчалата грант иясе дә булды. Мәскәүнең мәдәни үзәгендә татар телен өйрәнү, татар җыры, бию, театр түгәрәкләре эшләп килә. Быел тарихта беренче мәртәбә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе яшләре берләшеп, «Әсәдулла» дип аталган татар яшьләре форумын оештырдылар. Шунысы да ихтибарга лаек, татар яшьләре елдан ел үзләренең барлыгын эшләре белән күрсәтә башлады. Мәсәлән «Аргамак» татар яшь эшкуарлар клубы быел да Корбан бәйрәмендә татар студентларына, олы яшьтәге милләттәшләребезгә күп төрле хәләл ит һәм ризыклар таратты. Ә инде Мәскәү өлкәсендә яшьләр форумы 200 дән артык сарыкны корбан чалып, аларның барысын да олы яшьтәгеләргә өләшкән. Быел Пушкино шәһәрендә Корбан гаетен җирле телевидение күрсәткән, хәзер безне барысы да беләләр, таныйлар котлыйлыйлар. ди Пушкинодагы «Вазыйфа» оешмасы җитәкчесе Хәмдия Рамаева.

Без 2007 ел сезнең күңелләрдә нәрсәсе белән уелып калды, дип Татарстанның вәкәләтле вәкиле Назиф Мирихановка да мөрәҗәгатү иттек. Ул быел истә калган вакыйга дип Татарстан җитәкчеләре юбилейларын атады. Юбилейда Татарстанда эшләнгән эшләргә дә йомгак ясалды, ул эшләр өметле, диде ул. Һәм тагын бер мөһим эш дип федераль үзәк белән Татарстан арасында яңа шартнәмә имзалауны әйтте.

Ә менә Русиянең мөфтиләр шурасы, Русиянең Европа өлеше мөселманнары дини идарәсе рәисе Равил Гайнетдиннең тормышы 2007 елда вакыйгаларга бик бай булган. Яз башында бер атна буе Кавказ республикаларындагы очрашулар уздыру, Мөселман вәкилчелегенең Кытай халык республикасына сәяхәте, иң мөхиме - җәмиг мәчете төзелеше өчен бер гектарга якын бушлай җир бүлеп бирелү, диде Равил Гайнетдин. Равил хәзрәт шулай ук, Кытайда сәфәре вакытында 1100 ел торган мәчеттә намаз укуларын да, ул мәчетнең диварларына гәрәп һәм кытай телләрендә тулы Корәни Кәрим язылган булуы хакында да сөйләде.

Һәр кеше дә яңа елга яңа өметләр белән керә. 2008 елда татар халкы өчен үсеш һәм уңышлар елы булсын иде дип телик.
XS
SM
MD
LG