Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда Бинәзир Бһутто үтерелде. Атом бомбасы булган илдә матәм


Мәрхүмә Бинәзир Бһутто
Мәрхүмә Бинәзир Бһутто

Пакыстанның Равалпинди шәһәрендә булган шушы һөҗүмнең нәтиҗәләре бер Пакыстанга гына түгел, бар төбәккә яный. Пакыстанда парламент сайлавына әзерләнү уңаеннан узган җыеннан китеп барганда Бинәзир Бһуттога кораллы һөҗүм ясала, һәм соңрак ул яралардан дөнья куя.

Хатын-кызларның ислам илләрендә дә иң югары дәүләт урыннарына күтәрелә алуы, ягъни аларның ир-затлар белән бер хокукта булуы хакында бәхәсләшкәндә беренче мисал итеп һәрвакыт диярлек Пакыстанның элекке премьер-министры Бинәзир Бһутто очрагы китерелә иде. Хәзер инде шушы олы ханым турында сөйләгәндә мәрхүмә сүзен кулланырга туры килә - атнакич Пакыстанның Равалпинди шәһәрендә узган сайлауга әзерлек җыенында Бинәзиргә кораллы һөҗүм ясалды һәм шунда алган яраларыннан ул соңрак хастаханәдә вафат булды.

Алынган хәбәрләргә караганда, Бинәзир Бһутто шул җыеннан инде китеп барган мәлдә аңа бер адәм ут ача һәм шуннан соң үз-үзен шартлата. Яраланган Бһутто шунда ук хастаханәгә китерелә, әмма операция вакытында җан куя. Хәбәрчеләргә моны беренче булып Бинәзирнең адвокаты, сенатор Бәбәр Әвән белдерде:

"Мин әле генә хирург, доктор Мосадыйк белән сөйләштем, һәм ул Бинәзир Бһуттоның шәһид китүен раслады", дип хәбәр итте Бинәзир вафатын Бәбәр Әвән.

Бинәзир Бһутто ислам дөньясында беренче хатын-кыз премьер-министр буларак ант итә, 2.12.1988
Президент Мөшәррәф хакимиятенә каршы торган оппозиция җитәкчеләреннән иң абруйлы булган шушы олы ханымга 54 кенә яшь иде. 80-нче һәм 90-нчы елларда ул инде Пакыстан хөкүмәтләрен җитәкләде, шуннан соң Бһутто ришвәтчелектә гәепләнеп, илдән китәргә мәҗбүр булды һәм Пакыстанга кире 8 ел сөргендә яшәгәннән соң шушы елның үктәберендә генә кайта алды.

Ул җитәкләгән Пакыстанның халык партиясе гыйнварга билгеләнгән парламент сайлавында зур уңышка ирешер дип фаразланган иде. Хәзер бу фаразларга инде башкачарак карарга кирәк булачак, сайлаү үткәрү үзе шик астында.

Пакыстанга кире кайтканнан бирле Бинәзир үлем янаулары алып торды, алар беренче чиратта исламчылар ягыннан килә иде. Ул сөргеннән кайткан көнне үк, Карачы шәһәрендә җыелган тарафдарларын сәләмләгәндә, бер интихар һөҗүмче бомба шартлатып 139 кешене үтергән иде.

Бинәзир Бһуттоның бар гаиләсе фаҗигәле язмыш кичергән бер гаилә. Аның әтисе - Зөлфикәр Гали Бһутто 1979-нчы елда Пакыстан хәрбиләре тарафыннан асып үтерелгән иде. 1980-нче елда аның абыйсы Шаһнәваз Франциядә бик сәер шартларда үтерелде. 1996-нчы елда аның икенче абыйсы да үтерелде.

Бинәзир үзенең дә шундый дәһшәтле язмышка дучар була алачагын яхшы аңлый иде, әмма ул үзенең беркайчан да үлемнән курыкмавын белдереп килде. Азакта Бинәзир Бһуттоның шул турыдагы бер белдерүеннән өзек китерәсе килә - анда мәрхүмә, "әгәр дә Пакыстанны, андагы демократияне саклау гомеребезне һәм иреклегебезне корбан итүне аңлата икән, без моңа риза, без фәкать бөек милләтебезне исламчы сугышчылар кулына калдырырга гына риза түгел", дип әйткән иде.
XS
SM
MD
LG