Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан: илне хәзер ниләр көтә?


Бинәзирнең якыннары аны җирләү алдыннан.28.12.2007
Бинәзирнең якыннары аны җирләү алдыннан.28.12.2007

Җомга көнне Пакыстанда мәшһүр сәясәтче, элек ике мәртәбә премьер-министр булып торган, ә соңгы араларда оппозицияне җитәкләгән Бинәзир Бһуттоны җирләделәр, ул илнең Синд вилаятендәге туган авылында, гаилә торбәсенә күмелде. Бһутто, үзенә атнакич һөҗүм ясалганнан соң, хастаханәдә вафат булды. Аның үлеме бар Пакыстанны билгесезлек халәтендә калдырды - халыкның зур өлеше Бинәзирне, сәяси тотрыксызлык һәм мәзһәбара бәрелешләр кичергән Пакыстанны берләштерә алырлык җәмәгать эшлеклесе итеп күрә иде. Хәзер иң зур сорау булып, илне нәрсә көтә дигәне тора.


Пакыстандагы билгесезлек бер шул ил белән генә чикләнми, бар төбәккә дә тарала, хәтта дөнья хәлләренә дә зур йогынты ясый - мәгълүм ки, иң эре мөселман дәүләтләренең берсе булган Пакыстанда атом бомбасы бар һәм илдә тотрыксызлык җәелү белән, беренче булып, шул корал кемнәр кулына кала ала дигән сорау туа.

Шушы сорауның бик урынлы һәм шактый җитди булуына, Пакыстандагы хәлләргә дөнья базарларының шунда ук тискәре реакция күрсәтүе дә ишарә итә. Төбәктә янә сәяси тотрыксызлык тудыра алырлык һөҗүм алтын һәм ягулык бәяләренең күтәрелүенә, долларның тагын да көчсезләнүенә китерде.

Бинәзир Бһутто җомга көнне үз гаиләсенең төрбәсендә җирләнде. Пакыстан да, бар дөнья да, аның белән бергә Пакыстанда тынычлык вә демократия кору өметләре дә җирләнмәгәндер, дип ышана. Әмма әлегә моны өздереп әйтеп булмый. Пакыстанның "Тһе News" гәзите мөхәррире Шаһид Сәйдулла:

"Пакыстанның бар тарихы шундый ки, Бһуттоны үтерү кебек вакыйгалар булуга аерым сәяси көчләр һәрвакыт үзләренең генә максатларын кайгырта, бары тик үзләренең генә тар мәнфәгатьләрен алга сөрә башлый. Бу хәзер беренче чиратта, президент Мөшәррәфкә, икенчедән, яшерен хезмәтләргә, һәм ниһаять, кораллы көчләргә каршы эшләнә ала, һәм уйлыймын ки, боларның берсе дә ил өчен файдалы булмаячак".

Инде ил белән ни булыр дигән сорауга җавап эзләгәндә, баштан ук, тагын ике атнадан соң үтәргә тиеш булган парламент сайлавы, ул ахыргы чиктә узармы, юкмы дигән мәсьәлә килеп баса. Нәкъ менә шул тавыш бирү Пакыстанга янә демократияне кайтарыр дип фаразланган иде.

Сайлауда зур уңышка ирешер дип көтелгән Бһутто, атнакич һөҗүме нәтиҗәсендә юк ителде, оппозициянең икенче зур җитәкчесе, шулай ук элекке премьер-министр Наваз Шәриф сайлауда катнашмаячагын белдерә. Һәм бу үзенә күрә сәяси бушлык тудыра.

Шушы шартларда хәзерге хакимият, президент Мөшәррәф хөкүмәте берьяктан, башка сәяси көчләрне берләшүгә өндәсә, икенче яктан, сайлауны үз вакытында, яъгни гыйнварның 8-ендә уздыруны яклый.

Премьер-министр Мөхәммәд Миан Сумру
Пакыстан премьер-министры Мөхәммәд Миан Сумру җомга көнне башкала Исламабадта бу хакта болай дип белдерде:

"Без хәзер сайлауны кичектерү мәсьәләсен башка партияләр белән бергәләшеп тикшерәбез. Нәрсә генә булмасын, партияләр ирешкән уртак фикергә буйсынырга кирәк булачак. Әлеге мизгелдә исә сайлау игълан ителгәнчә, үз вакытында булыр дип фаразлана", диде гыйнвар сайлавы кичектерелә аламы, дигән сорауга Пакыстанның хәзерге премьер-министры.

Моңардан тыш, урам чуалышлары арта барган Пакыстанда, радикал исламчылар үз эшчәнлеген арттырырмы, илдә янә гадәттән тыш хәл кертелерме, дигән сораулар да киң таралган.
XS
SM
MD
LG