Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Каиданың бер лидеры Бһуттоны үтерүдә катнашлыгы булмавын әйтә


Әл-Каида лидерларының берсе – Байтулла Мәһсүд үзенең Биназир Бһуттоны үтерүдә катнашы булганын кире кага. Бу хакта белдерүләр Мәһсуд исеменнән мәгълүмат чараларына таратылды.
Элегрәк Пакыстан хакимияте пәнҗешәмбе көнне Ревалпинди шәһәрендә Бһуттоны үтерүне нәкъ Байтулла Мәһсүд оештырган дип белдергән иде.
Пакыстан халык фиркәсе җитәкчелеге хакимиятне Бһуттога тиешле иминлек булдырмауда гаепли.
Пакыстанда төрле бәрелешләр бара. Анда 30лап кеше үлгән.
Хөкүмәт 8нче гыйнварга билгеләнгән парламет сайлаулары узачак дип белдерә.

XS
SM
MD
LG