Accessibility links

Кайнар хәбәр

2008 Азатлыкта Барс елы


Күсе елы килде бит, нәрсә эшлибез без? Ә бәлки күсе-тычканнарның иң зур дошманы – мәче исеме белән бу елны үзебезчә игълан итәрбез?


Римзил Вәли
. Яңа ел котлы булсын, дуслар! “Азатлык” радиосының Казан бюросы аерым бәйрәм табыны җыя. Бу 2008 елны каршылаганда узган ел белән хушлашу өчен, теләкләр белдерү өчен һәм дөньяга яңа бер маршруттан күз салу өчен шулай җыелдык без. Монда утыралар “Азатлык” радиосының Казан бүлегендә эшләүчеләр Бикә, Наил, Мәликә, Гадел, Гөлназ (без аны Шайназ дибез), Амил һәм башкалар. Әйдәгез әле дуслар, Казан бюросының бүген нинди хәлләр кичергәнен, быел нәрсәләр булганын, кайсы мәсьәләләрдә артка киткәнен, кайсысында алга киткәнен искә төшереп алыйк, һәр кеше кебек, бәйрәм итәр алдыннан иске ел белән хушлашыйк. Хәтерегездә булса, без Пирамида төзелгән елны чаңгы белән шул пыяла тау башыннан төшеп алган идек. Ә бу елны нәрсә эшлибез дигәндә, башта искә алыйк әле, юлга чыгар алдыннан, безнең бер сөйләшкән җиребез бар. Гадел дигән егетебез кичә сөйләшеп кайтты. Безне бер якка сәфәргә алып китәргә тиешләр. Һәм шушы җиргә машина килгәнче сөйләшеп алыйк. Менә 2007 ел тәамамлана. Нәрсә белән истә калыр соң ул? Яңа ел алдыннан йоннан кәпәч сатып алдым, яңа фикерләр тумас микән дип. Чәчне кистердем - иске фикерләр коелып калсын дип. Бу узган елда нәрсәләр истә калды соң? Бик каты чаптык “Корстон” кунакханәсендә Европа үсеш банкының утырышында. Әйтерсең, үзебез банкир булып киттек. Аннары, тарихи һәйкәлләренең саклаучыларының Русия корылтаенда да чаптык. Шундый яңалыкларны күрү күп булды. Татар конгрессы була дип, Интернет сәхифәсенә хәбәр тутырырга тырыштык, яңа сәхифәнең көзгесен күрдек.

3 августта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев безгә килеп, Прага белән элемтәгә керде һәм шартнамә турында сөйләде. Ике-өч ел буе сорап йөри идек, абзый, кил инде безнең радиога кунакка дип. 2002 елда Меңьеллык алдыннан барып чыкамады, ә быел форсат тугач, килде, рәхмәт аңа.

Татар милләте турында без дәүләт даирәләреннән дә, милли хәрәкәттән дә, төрле иҗтимагый үзәкнең канатларыннан да, урамдагы кешеләрдән дә хәбәрләр алдык, аларны сезгә җиткерергә тырыштык. Уңай яктан мин рәхмәт әйтергә тиеш хезмәттәшләргә. “Көт мине” дигән сәхифәне ачып, әллә кемнәрне таптырып, очраштырып, Русия телевидениесы каналы, “Безнең гәҗит” белән бергләп эзләнүләр алып бардык. Бу әйбәт кенә китте. “Безнең гәҗит” белән дуслык шәбәеп китте. Илфат Фәйзрахманов бәлән без бер командада кебек. Ул безнең хәбәрләрне бастыра, ә без “Безнең гәҗит”нең хәбәрләрен радиода сөйлибез.

“Кол-Гали” проекты бик мавыктырган иде. Гомумән шигрыять, әдәбить белән шөгыльләнгән идек. Бу проект барып чыкмады. Ташламаска исәп.

Тагы бер проект бар. Ул турыда киләчәктә әйтермен. Шулай итеп мин үземнең кыскача гына хисабымны тәмамладым. Хәзер үк хисап тотышыйкмы, әллә утырып китикме без?

Марс 2000 кыш көймәсе
Наил Алан. Теге әйбернең килгәне күренәме соң? Мин аңа исем кушам – “Марс 2000”. Без аңа “Кышкы көймә” дип татарча исем кушыйк.

Гадел. Ул кардан да йөри, судан да йөри, боздан да йөри.

Амил. “Кыш”мы, “кош”мы? Андый әйбер бар, татар яраткан: каз кошы! “Каз көймәсе” дип атыйк, чөнки ул җәен дә, кышын да, суда да, карда да, сазлыкта да батмый торган бит.

Наил Алан. Әйдәгез, “Кыш көймәсе” булсын.

Римзил Вәли. Гадел, ниндирәк кыяфәтле без утырып бара торган аппарат?

Гадел. Ул көймә рәвешендә эшләнгән. Эче “Газель” маршруткасына охшаган, аз гына зуррак, креслолары бик уңайлы. Нигездә җил белән йөри. Ул очкыч кебегрәк йөри. Җирдән биш сантиметр күтәрелә.

Амил. Сизәсезме, бер ис килә. Татар борынына таныш - каклаган каз исе килә. Бер вакытны Төркиядәге Яшәр Гүвәнч шаяртып әйткән иде: “Татарга аңа өч “к”: кыз, каз, казылык кирәк”, - дип.

Римзил Вәли. Казны хәзер чыгарыйкмы, теге әкәмәткә утыргачмы?

Наил Алан. Теге әкәмәткә утыргач чыгарыйк.

Бикә. Ничек атасак да, без кая барабыз?

Римзил Вәли. Башта утырыйк әле.

Мәликә. Сыябызмы без анда?

Азатлыкның Казан бюросы



Гадел.
Хәзер Югары Ослан белән Казан арасында йөри ул.

Наил. Минем аңа утырганым бар. Ул сазлык өстеннән дә йөри, су, кар өстеннән дә йөри.

Бикә. “Азатлык” радиосының Казан бүлеге дә боздан да, кардан да, судан да йөри һәм йөриячәк.

Амил. Бикә Тимерова коллективның үзәнчәлеге турында әйтте. Мин аның белән килешәм. Чыннан да. “Азатлык”ның журналистлары әрсез, кыю... Менә, каз да чыкты. Пешкәнме бу, каклаганмы?

Римзил Вәли. Каклаган...

Мәликә. Мин якынрак утыртыгыз!

Наил Алан. Сезне казга якынрак утыртабызмы, әллә тәрәзәдән карап барыр өчен якынрак утыртыйкмы?

Римзил Вәли. Мәликә тәрәзә янына утырсын, ачык микрофонын тышка чыгарып кешеләрдән сораштырсын. Ел буе ни эшләдең, Мәликә, халыкка сөйләп бир әле. Нәрсәләр истә калды?

Азатлыкның Казан бюросы

Мәликә. Бик күп кешеләр “ачык микрофон” сәхифәсендә катнашты. Йөзәр кешене сораштырган вакыт бар иде.Әмма алардан ун-унбиш кешенең фикерен алып керә торган идем. Баштарак, без сорашып торган вакытта кешеләр бик гади җавап бирә торганнар иде. Быел бу бик зур үсеш алды дип әйтәсе килә. Кешеләргә сәяси сораулар да бирә башладык. Алар тарафыннан җавалар алу, сораулар бирү минем уйлавымча киңәйде. Кешеләр рәхәтләнеп үзләренең фикерләрен татарча бирә башладылар.

Наил Алан. Иң хәтерегездә калган нинди җавап булды?

Мәликә. Дин темасына һәм президентлар – Шәймиев һәм Путин турында сораштык. Башка вакытта каршылыклы фикерләр була торган иде. Ә менә бу өч темага – Шәймиев нинди президент, Путин нинди президент һәм дин турында сораштык, бер каршы фикер дә булмады, гел уңай фикерләр.

Римзил Вәли. Мәликә, син быел Мисырга барып кайттыңмы әле?

Мәликә. Әйе, уш китәрлек нәрсә. Чөнки монда кыш, кар. Ә анда утыз дүрт градус җылы, аяк белән комга басасың.

Римзил Вәли. Узган елның Яңа ел кичәсендә безнең белән Мәликә, Шайназ, Гөлназ, Илгизәр бар иде, хәзер ул “Интертат”ны тергезергә йөри. Ә калганнар берсе дә юк иде. Бикә Прагада йөри иде, Наил Төмәндә йөри иде, Гадел университетта йөри иде, Амил Нур “Интертат”та эшләде. Безнең география киңәйдеме?

Наил Алан. Казанга кайту минем томышымның яңа баскычы. Хисне әйтәсем килә. Әйтерсең, Казан мине көтеп торган. Камал театрына йөз ел, Нуриев фестиваленә егерме ел, Театр училищесына сиксән биш ел, Шаляпин фестиваленә егерме биш ел, юбилейлар да юбилейлар. Күңелемне әрнеткән әйберне һәм шуның матур ягын әйтәсе килә. Казанны Төмән белән чагыштырганда, монда котычыкыч автобуслар иде. Хәзер транспорт чилтәре яхшырып китте. Мин эчтән уйлап йөрим, шәһәр хакимияте минем кайтканны гына көткәннәр. Әмма ләкин күңелемне иң әрнеткән әйбер – бер сәгатьлек тапшыруларының “Яңа гасырда” егерме минутка гына калу.

Римзил Вәли. Без кайгырдык, кайгырдык, күп кешеләр радиобыз ябылды дип уйлады. Егерме минутлы тапшыруны тыңларга тагын да җайлырак дип әйтүче кешеләр бар. Сәгать буе тыңлап булмый инде. Ләкин өметләрен өзеп, радиодан аерылганнар да бар. Ничек кире кайтарырга аларны?

Наил Алан. Безнең Интернет сәхифәсе бүгенге көндә яңа күлмәк киде, яхшырды. Яңарган сәхифәбезгә керүчеләр декабрь аенда утыз-кырык процентка артты.

Амил. Радио ФМ-да яки кыска дулкында тыңлаучыларга катлаулырак була башлады. Мине беренче чиратта Интернет, Наил әйткән вазгыять кызыксындыра. Быелгы төп вакыйга – милләт, халык һәм радио мөнфәгате бер ноктада кисеште. www.azatliq.org сайты – татар Интернетта иң яхшы сәхифәләренең берсе.

Римзил Вәли. Нәрсә белән шак каттырасың Яңа елда? Шулай ук нинди хәбәрләр сөйлиячәксең?

Амил. Сокландырган әйбер – каз янында аралашучылар. Кайбер коллегалар уйлый кебек, “буржуйларга” бәйле булгач, “Азатлык”чылар ниндидер кырысрак мөнәсәбәтле, салкын кешеләр дип. Ә Сез, гомумән Башкортстан авылларында кебек “җылы итеп” яшисез икән.

Бикә. Безнең халыкта шундый әйтем бар, рәхәт булса да торган җир, сагындара туган ил. Монысы шулай. Үткән елны миңа күп сәяхәт итергә мөмкинлекләр туды. Ходайга рәхмәтлемен шуның өчен. Европада берничә илдә булдым, Америкага барырга насыйп булды. Америкадагы кешеләр салкын дип уйлау бар. Юк, дөрес түгел. Үзегез күргәч аңларысыз. Безнең Татарстан Европача булырга тырыша, югары мәдәниятле булырга тырыша. Ләкин безгә дә чит илләрдән өйрәнәсе әйберләр күп. Мине иң гаҗәпләндерә торган әйбер ул кешеләрнең мөнәсәбәте бер берсенә. Монда иң беренче кайткач, күңелгә тигән әйбер – кешеләрнең бер берсенә гафу ителмәве, төрткәләшү, беренче урынга үзенең мөнфәгатьләрен кую, башка кешегә зыян китерәм дип уйлау.

Римзил Вәли. Син яңа елда нәрсә турында сөйләргә җыенасың?

Бикә. Башкаларда булмаган, эксклюзив хәбәрләр.

Гадел. Интернет та бик мөһим, мәдәният тә. Әмма без – “Азатлык” радиосы, беренче чиратта игътисадсыз, сәясәтсез берничек тә булмый. Монда төп белгеч, әлбәттә, Римзил абый, сез. Сез мин килгәннән бирле мине өйрәтеп, сәяси мәсьәләләрдә болай эшләргә дип, өйрәтмәкче буласыз. Аның өчен бик зур рәхмәт. Үзем быел гына журналистика факультетын бетереп, игътисад та укып йөрим, шуңа күрә миңа бу тема бик мөһим. Быел иң кызык тема – “Татнефтьнең” өч миллиардлык тонна нефть табу. Сәясәттә шартнамә өчен көрәш барды.

Наил Алан. Тагы бер зур эш бар әле – мәгарифтә милли компонентны кире кайтару. Ул сәясәт тә, безнең милли томыш та.

Римзил Вәли. Узган елның тагын бер вакыйгасы – һәрвакытта иң соңыннан килеп торган шәкертебез бар. Ул диджей Шәкерт, Рөстәм Исхаки. Бу юлы да вакытында керде. Быел диджей буларак бик зур дан алды. “Кызган таба” фестивальләрен үткәрде, яшьләр тапшыруларын куя башлады.

Исегезгә төштеме, 2007 елны бөтен дөнья чучка елы дип атаган иде, ә без “Азатлык”та был-был елы дип игълан иттек. Әйтәм, был-был кебек сайрап торасыз. Ә 2008 нәрсә елы?

Бикә. Бөтен мәгълүмат чаралары күсе рәсемен бастырып, күсе турында язып, аның уенчыкларын чыгарып, күрәсең, күсе елыдыр.

Римзил Вәли. Күсе килде бит, нәрсә эшлибез без? Әгәр дә алар күсе елына шул кадәр мөкиббән китәләр икән, аларның үз эшләре.

Амил. Халыкара табигатьне саклаучылар быел җофар елы дип игълан иткән иде. Проблема шунда - күпчелек “выхухоль»нең җофар икәнлеген белми. Ә ул мамонтларның замандашы. Шул ук вакытта татар халык җырларына кергән җәнлек.

Римзил Вәли. Димәк, 2008 елны җофар елы дип игълан итәбезме? Ә бәлки күсе тычканнарның иң зур дошманы – мәче исеме белән бу елны үзебезчә игълан итәрбез?

Амил. Җәнлек саклауны яклау өчен әйдәгез, игълан итик.

Бикә. Минем тәкъдим - Амурда барслар югала бара, кырык штук кына калган. Әйдәгез, Барс елы дип игълан итик.

Мәликә. Индусларда сыер изге хайван дип атала. Мин мөселман календаре буенча яшәргә теләр идем.

Наил Алан. Мин барс елына да риза булыр идем. Чөнки ул песиләр гаиләсенә керә. Соңгы көннәрдә шундый хәбәрләр бар, күсе елы килә дип бөтен зоокибетләрдә күселәрне алып бетергәннәр. Аларның бәяләре дүрт йөз сумнан биш йөзгә күтәрелгән икән.

Бикә. “Азатлык” радиосының Казан бүлеге 2008 елны Барс елы дип игълан итә! Әгәр дә сез безгә кушыласыз икән, безнең белән бергә кымызларны эчеп куегыз.

Амил Нур. Мин компромисс өчен, канатлы барска да риза. Ул да суда, карда батмас. Шулай ук теләр идем, милли мәгариф юкка чыга, без бетәбез диючеләрдә ниндидер рух тусын иде.

Гадел. “Азатлык”ның тыңлаучылары иң мөһим саләмәт булсын, бай булсын!

Мәликә. Халкым гамәле язылыр заманы әләмендә, үз телемне чарлый алсам тик үткер каләмемдә.

Наил Алан. Гаиләләрдә бәхет булсын! Татар телен белүчеләр көннән көн күбәйсен дигән теләгем бар.

Бикә. Бер-беребезгә мәрхәмәтле, ихтирамлы булыйк.

Римзил Вәли. Ә мин бу теләкләргә кушылып, Прагада эшләгән Кәрим Камал, Али Гыйлми, Алсу Кормаш, Наиф Акмал, Мәттин Карышмас, Ландыш Харрасова, бөтен Россияда яшәгән башка хәбәрчеләребезгә иҗади илһам теләп калабыз. Киләсе елда барс кебек эшләргә һәм көрәшергә!

XS
SM
MD
LG