Accessibility links

Транспорт бәяләре артуга халык риза түгел


Казандагы 35-А маршрутында йөрүче автобус
Казандагы 35-А маршрутында йөрүче автобус

Казанда 1нче гыйнвардан автобуслар өчен 15 сум, трамвай, троллейбус, метро өчен 10 сум түләргә кирәк.

“Бер дә кәнәгать түгел без моңа. Кыйбат бит. Эшкә автобус белән йөрибез. Бару кайту 30 сум. Гел йөргән кешегә ул җыела инде.”
“Кесәгә бик каты сукты. Хәзер аяклары исән-сау булган кеше борынгы замандагы кебек җәяү йөри. Ул проездной белән кереп утырсаң, кайберсе куып та чыгара. Әнә “с проездными не садиться” дип язып та куйган. Мин шуңа күрә проездной алганым юк, акчага йөрим. Ике тапкыр барсаң 30 тәңкә. Ул акчага мин сөт ризыгы алып керә алам… Менә нинди тормышка калдырдылар яңа елда, сайлау алдыннан.”
Бу фикерләрне 35-нче санлы автобуска утырганнар әйтте. Яңа елдан соң бәйрәм көннәре һәм студентларның имтихан алды ялы булганга шәһәр транспортында күпчелеге өлкәннәр һәм урта буын иде. 15 сумның “шәп кенә кесәгә сугуын”- шәһәр башлыкларының “яңа ел бүләген” - алар беренче булып татыды.
Ихтимал, бәлки бәяләр күтәрүне дә иң кулай вакытта - атнадан артыкка сузылган бәйрәмнәр вакытына махсус туры китергәннәрдер. Шау-шу куптаручы да әзрәк, ни әйтсәң дә, яңа елда тузасы акча болай да туза бит ул. Ә шау-шу дигәннән, транспорт бәяләре күтәрүнең, бәлки халык күнегә торсын диптер инде, алданрак башланды. Яңа елга кадәр үк шәхси транспорт ширкәтләре, бәяләр 3 ел инде күтәрелгәне юк, ягулык һәм башкаларның бәяләре әллә ничә кат артты дип, арбитраж мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Чөнки, бу ширкәтләр хакимиятләр белән килешмичә үзләре бәя күтәрә алмый. Килешүдә шулай язылган.
Мәхкәмә үтенече белән бәйсез аудит үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, баксаң, шәһәр автобусларындагы билет бәяләре 18 сум 30 тиен үк булырга тиеш булган икән. Һәм арбитраж мәхкәмә шәһәр хакимиятенә бер атна уйларга вакыт биргән иде. Озак көтәргә туры килмәде, 28 декабрьдә Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин: “Безнең үтенечкә күрә, шәхси ташучылар керем нормасын киметтеләр. Алар зыянга эшләмәячәк. Әмма керемнәре сәнәгать ширкәтләренеке кебек булмаячак”, - дип белдерде.
Троллеейбуста билет сатучы
“Автобуслар 15 сум булганнар, троллейбус 10 сум булган. Барырга кирәк булгач, йөрисең инде. Башта хезмәт хакын күтәреп, аннан соң бәяләр күтәрелсә, ул мантыйкка сыяр иде. Әле ул гына түгел бит күп әйбернең бәясе күтәрелде. Ә хезмәт хакы артмады. Кем гаепле инде?.. Билгеле җитәкчеләргә ишарә ясыйсы килә инде”,- ди юлчы.
Әмма тормышта автобуска утырып 15 сумын чыгарып салган юлчы ризасызлыгын җитәкчеләргә түгел, ә билет сатучы кондукторга җиткерә. Аңа кадәр автобус 10, калганнары 8 сум гына иде. 35-нче санлы автобусның билет сатучысы да нәкъ шулай ди.
“Хезмәт хакын күтәрмәделәр, ә юл бәясен арттырды, ди халык. Безнең дә план үсте”.
Әмма ул планнарының күпме икәнен, бу коммерция сере, дип атамады. Хәзер эш көннәрендә бер автобус 800 кеше йөртергә тиеш. Ә ял көннәрендә кимендә 500-не. Моның чынлыкта ничек буласын гыйнварның икенче яртысы гына күрсәтәчәк.
Бәяләр күтәрелү дигәннән, транспорттагысы аның беренчесе булды. Алда әле казанлыларның гыйнвар уртасында фатир түләүләре кәгазьләрен аласы бар. Анысы да хәйран артып киләчәк.
XS
SM
MD
LG