Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау кайтавазы: Фәрит Хәбибуллин үлемендә гаеплеләр җәзасын алырмы?


Коммунистлар сайлауга ныклап әзерләнгән иде
Коммунистлар сайлауга ныклап әзерләнгән иде

27 декабрь көнне милли һәм иҗтимагый тормышта актив катнашып килгән, татар яшьләр театрын оештырып җибәргән Казанда яшәүче Фәрит Хәбибуллинның үлүе хәбәр ителде. Ул гаделсезлектән үзен яклап йөргәндә, ягъни прокуратура бинасына бераз гына барып җитә алмыйча йөрәге тотып вафат булган. Коммунистлар фирәксе, бу сәяси үлем һәм гаеплеләр җәзасын алырга тиеш дигән белдерү белән чыкты.


Фәрит Хәбибуллин 2 декабрь көнне узган Русия парламент сайлавында Татарстанның коммунистлар фиркәсеннән нәмзәт иде. Сайлау көнендә кичке җиденче яртыда, инде сайлау көне тәмамланып килгәндә, ул икенче нәмзәт Ольга Панченко белән Казанның Эсперанто урамынадагы сайлау бүлекчәсенә бара. Чөнки аларга башка җирдә сайларга мөмкинлек бирә торган таныклык белән автобуса эшчеләрне алып киләләр дигән хәбәр килеп ирешә. Хәрәмләшүләр булмасын дип шунда китәләр.

Сайлау урынына баргач, Фәрит Хәбибуллин коммунистлар фиркәсеннән нәмзәт булганын әйтә һәм сораулар бирә. Башка җирдә сайларга мөмкинлек бирә торган таныклыкларга кагылышлы сорау биргәч, сайлау бүлеге рәисе каушап калып, каядыр шалтырата башлый. Шуннан Хәбибуллинга чыгып китәргә куша. Азакта ике милиция вәкиле килеп Ольга Панченконы кулыннан тотып чыгаралар, ә Фәрит Хәбибуллин утырган утыргычына ябыша. Шулай да милиция вәкилләре аны бүлмәдән чыгарып ата һәм шул вакытта Хәбибуллин башы белән тәрәзәгә бәрелә. Нәтиҗәдә, пыяла ватылып аның битләре киселә һәм йөрәге тотып ала. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыла. Бу хакта коммунистлар фиркәсенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов:

“Ул идәндә ятты. Кан басымы 230га кадәр күтәрелгән иде. Ярты сәгать бетон идәндә ятып торды, аны селкетмәделәр дә”,
- диде.

Хафиз Миргалимов әйтүенчә, алар мәхкәмәгә шикаять биргәннәр.

“Шул ук төнне без Татарстан республикасы каршындагы тикшерү идәрәсенә шикәять бирдек. Аннары Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять илттек. Бу эш четрекле дип, безгә эшне киредән кайтардылар, аннары без адвокат ярдәме белән җиренә җиткереп, процессуаль кодекс нигезендә киредән бирдек. Фәритне тикшерүче (следователь) чакырып, бәлки эшне бетерербез, бәлки шикәятегезне алырсыз, дип әйткән. Әмма Фәрит Хәбибуллин, мин эшемне Муса Җәлил кебек ахыргача алып барам, диде. Ул шулай ук, мине сәяси яктан да, хокук бозу ягыннан да кыерсыттылар икән, алар җәзасын алырга тиеш, дип әйтте урам җыенында”, - диде коммунистлар фиркәсенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

Фәрит Хәбибуллин нәкъ шул дөреслекне эзләп йөргәндә, ягъни чираттагы тапкыр прокуратурага барган юлда үлә. Аның хатыны Гөлфия ханым Азатлык радиосына әйтүенчә, үлемне хастаханәдә йөрәк өянәгеннән дип әйтәләр икән. Гөлфия ханым үзе радиога сөйләүдән баш тартты, бары Фәрит Хәбибуллинга соңгы вакытта бик күпне кичерергә туры килде, дип кенә өстәде. Коммунистлар фиркәсенең җитәкчелеге, бу сәяси үлем һәм гаеплеләр җәзасын алырга тиеш дигән белдерү белән чыкты. Хафиз Миргалимов:

“Менә бу вакыйга сайлау комиссиясе рәисенең канунны бозуы булып тора. Алар үзләренең сайлау бүлегендә процентларны арттырыга тырыша, шуның нәтиҗәсе бу. Дума сайлауларын уздыру нигезендәге 29нче матдәдә нәмзәт булган кешегә бернинди кисәтүләр ясау ярамый, аларга барлык сайлау бүлегендә мәгълүмат бирелергә тиеш диелгән”, - диде.

Коммунистлар фиркәсенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов милиционерлар мәхкәмә нигезендә җавапка тартылырга тиеш, ди.

“Хәзер яңа ел бәйрәмнәре бара. Әле миңа министрлыктан да, Татарстан һәм Русия прокуратурасыннан да шалтыратучылар булмады. Бу хакта безнең үзәк фиркә җитәкчесе Геннадий Зюганов баш прокуратурага депутат мөрәҗәгате белән чыкты. Анда гаеплеләр үз җәзасын алырга тиеш диелгән”, - диде коммунистлар фиркәсенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

Яңа ел бәйрәме яллары сәбәпле, Азатлык радиосы эчке эшләр министлыгы һәм прокуратурадан да мәгълүмат алуга ирешә алмады.
XS
SM
MD
LG