Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан президенты, Бһуттоның үтерелүе артында хәрбиләр тора, дигән гаепләүне кире какты


Исламабад-- Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф, оппозиция җитәкчесе Биназир Бһуттоның үтерелүенә хәрбиләр йә күзләү хезмәтләренең катышы бар, дигән гаепләүне кире какты. Мөшәррәф сүзләренчә, моның ише гайбәтләргә юл куймас өчен, ул бу эшне тикшерүдә Британ белгечләрен ярдәм итәргә сораган.

Бһутто ханымның тарафлары, аның үтерелүе артында Талибан яклы көчләр тора, дигән рәсми аңлатмага ышанмый.
XS
SM
MD
LG