Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушма Штатларда да сайлау башлана. Иң түбәннән


Демократ намзәтләрнең берсе Джон Эдвардс урамда халык белән очраша
Демократ намзәтләрнең берсе Джон Эдвардс урамда халык белән очраша

Чираттагы президентны сайлау Кушма Штатларда быелның ноябрендә генә булса да, аңа әзерлек инде бүгеннән үк башлана - Казанда караңгы төн булганда, Американың Айова штатында демократларның да, республиканнарның да беренчел президент сайлавы узачак. Ягъни биредә шушы ике партиядән соңгы ярышка ахыргы чиктә кемнең чыгачагы билгеләнә башлый. Тагын 5 көннән соң нәк шундый ук беренчел сайлау Нью-Һемпшир штатында да үтәчәк.

Айова штатына нигә шундый зур әһәмият бирелә соң?

Башта Айова штаты турында кыскача мәгълүмат биреп китү урынлы булыр. Андагы икътисад башлыча авыл хуҗалыгына нигезләнгән һәм анда 3 миллионнан да ким кеше яши, ягъни халык саны ягыннан ул Татарстаннан да калыша булып чыга. Шуларның 95 процентын ата-бабалары Европадан чыккан актәнлеләр тәшкил итә. Шулай итеп Айованы һич кенә бар Кушма Штатларның кечкенә бер моделе итеп сурәтләп булмый.

Әмма шуңа да карамастан, соңгы берничә ай эчендә генә яңа американ президенты булырга теләүче кайбер намзәтләр Иова кешеләрен шушы җомгага каршы кичтә үз ягына авыштыру өчен генә 20 миллион чамасы доллар туздырган.

Шушы көнне штатта демократ вә республикан булып теркәлгән затлар үз партияләреннән илкүләм дәрәҗәдәге президент ярышына кемне чыгару яхшырак булыр дигән сорауга җавап эзлиячәк һәм иң лаеклысы өчен тавыш бирәчәк.

Бу бар Кушма Штатларда беренче буларак нәкъ менә Айовада эшләнә, шуңа күрә республиканнар да, демократлар да бу штаттагы беренчел тавыш бирүгә зур әһәмият бирә дияргә була инде?

Әйе, нәкъ шулай, гәрчә Айова Америкадагы сайлау процесында электән үк ниндидер бер аерым урын алып торды дип әйтеп булмый. Аның хәзер хәлиткеч бер сәяси вакыйгага әйләнүе нәкъ менә Америкадагы сайлау маратонын башлап җибәрүе белән аңлатыла.

Демократлардан да, республиканнардан да президент урыны өчен көрәшеп карарга теләүчеләр шактый - барлыгы 15 ир-ат һәм бер хатын-кыз, элекке президент Клинтонның җәмәгате-- сенатор Һиллари Клинтон. Һәм Айова штатында ике партиянең тарафдарлары шулар арасыннан алар лаеклы дип тапкан беренче ике намзәтне сайлаячак. Шушы сайлау тәртибе ничегрәк оештырылган?

Бу да партиясенә карап төрлечә. Әйтик, республиканнар бик гади башкара бу эшне - алар үзләре теләгән намзәт исемен яза да, кәгазьне тапшыра - шуның белән эш тәмам. Ә менә демократлар белән катлаулырак - аларның җыелышлары рестораннарда, мәктәпләрдә, хәтта аерым кешеләрнең өйләрендә дә уздырыла. Һәр катнашкан зат ачыктан-ачык үзенең кемне яклавын әйтергә, һәм ни өчен яклавын аңлатып бирергә тиеш. Бар килгән кеше дә сөйләп бетергәч, җыелышта нәтиҗә ясала, кемнең күпме яклау казануы санала һәм бу саннар демократларның штат үзәгендәге баш идарәсенә җибәрелә. Шунда инде демократларның төп намзәтне билгели торган зур корылтаена аерым демократ намзәтләрне яклаган вәкилнең Айова штатыннан нинди санда баруы ачыклана.

Андый зур корылтайны ике партия дә уздыра, алар гадәттә җәй урталарында була һәм шунда инде һәр партиядән дә бердәнбер соңгы намзәт күрсәтелә.

Болар барысы да бик катлаулы да, һәм бигрәк тә Русиядәге варис билгеләү ыгы-зыгысы сурәтендә, бик үзенчәлекле дә күренә.

Сүз дә юк, беренче карашка, Америкадагы президент сайлауларына әзерләнү, сайлауалды кампаниясе һәм тавыш бирү үзе бер дә гади түгел. Әмма биредә чын демократиянең ничек эшләвен күреп була - бар намзәт тә, ул нинди генә бай, асылзат, әһәмиятле кеше булмасын, көрәшен өйдән-өйгә йөреп, гади сайлаучыны үзе үгетләп, кыстап башлый, урамда кофе һәм американ кабартмасын тәкъдим итеп тора, кешеләр белән аралаша.

Һәрхәлдә, Һиллари Клинтон килү уңаеннан Айова штатында урамнарны ябу, юл хәрәкәтен туктату кебек күренешләрне күреп булмый инде.

Әмма бу сайлау системасының ниндидер җитешсезлекләре дә бардыр инде.

Ансыз була да алмый. Американнар үзләре дә аны идеал бер ысул итеп күрми. Әйтик, штатлардагы беренчел сайлау якынча бер вакытта - февраль-март айларында уза. Финанс мөмкинлекләре чикләнгән яңа бер кешегә бу ярышка кереп китү мөмкин түгел диярлек. Биредә Американ университетында сәяси тарих профессоры булган Алан Литман сүзләрен китерергә була.

Литман, "моңа кадәр җәмәгатьчелеккә таныш булмаган һәм акчасы да әллә ни булмаган кешегә бар штатларда да узачак ярышта катнашу бик авыр. Бигрәк тә Нью- Йорк һәм Калифорния кебек зур штатларда," ди.

Айованың кечкенә булуы бу яктан караганда, андый яңа намзәт өчен отышлы бер нәрсә, анда ул үзен таныту, күрсәтү эшен җиңелрәк башлап җибәрә ала.
XS
SM
MD
LG