Accessibility links

Диярбакыр шартлавыннан соң 4 кеше тоткарланган


Диярбакыр -- Төрек полициясе Диярбакыр шәһәрендә шартлау оештыруда шикләнелгән 4 кешене тоткарлаган. Атнакич көнне булган бу шартлау нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булды, 70-кә якыны җәрәхәтләр алды.

Әлегә җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады. Әмма хакимият моның артында Көрд эшчеләр партиясе (PKK) тора, дип саный.

Төрек иминлек көчләре Төркиянең көньяк-көнчыгышында һәм Гыйракның төньягында PKK сугышларына каршы хәрби гамәлләр алып бара.
XS
SM
MD
LG