Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили җиңде. Көч-хәл белән


Михаил Саакашвили Раштуа йоласында 07.12.2008
Михаил Саакашвили Раштуа йоласында 07.12.2008

Рәсми мәгълүматләргә караганда, Грузиядә узган шау-шулы сайлауда хәзерге президент Михаил Саакашвили беренче турда ук җиңә. Ләкин, аның бу юлы азрак тавыш җыювы һәм башкала Тифлистә оттыруы халыкта аңа карата булган хуплауның кимүен күрсәтә.


Грузиянең үзәк сайлау комиссиясе дүшәмбедә тавышларның 2/3-сен санаганнан соң, Михаил Саакашвили 52% чамасы белән беренче урында, аның төп көндәше Леван Гачечиладзе 25% белән икенче урында, дип игълан итте.

Беренче турда ук җиңү өчен Саакашвилига тавышларның кимендә 50% кирәк. Сайлау комиссиясе рәисе Леван Тархинишвили нәтиҗәләр әллә ни үзгәрмәс, икенче турның кирәге булмас, дигән белдерү ясады.

Шулай итеп, Михаил Саакашвили үзе игълан иткән һәм аңа ышаныч белдерү дип каралган бу сайлауны җиңеп чыгарга ошаган. Ләкин, бик зур авырлык белән. Башкала Тифлистә исә ул, гомумән, җиңелү кичергән. 10 бүлгенең 8-ндә аның көндәше җиңгән.

"Әлбәттә мин аннан күбрәкне көткән идем. Саакашвили бик әүзем кампания алып барды. Мин аны Тифлистә җиңелер дип уйламаган идем", - ди сәяси күзәтүче Александр Рондели.

Белгечләр фикеренчә, бу сайлау тарихка ике нәрсә белән кереп калачак. Беренчедән, элеккеләреннән аермалы буларак, бу юлы бердән-бер көчле намзәт юк иде, чын сәяси көрәш барды.

Икенчедән, халыкара күзәтүчеләр аңа иң югары бәя бирде. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы кайбер тәртип бозуларны таныса да, бу сайлау халыкара таләпләрнең күбесенә җавап бирде, дигән нәтиҗә ясады.

Оппозиция, моның белән килешми, хакимиятне, икенче турны булдырмас өчен, хәрәмләшүдә гаепли, тавыш бирү вакытында күп санлы тәртип бозулар булуын белдерә һәм 8 гыйнвардан каршылык чаралары башларга җыена.

Әмма Рондели фикеренчә, бу каршылык чарасы башланса да, озакка бармаячак. Грузиннар урам җыеннарыннан арыды, өстәвенә, Саакашвили белән Гачечиладзе арасында ул кадәре көчле каршылык булмаячак, ди узган төндә аларның Раштуа йоласында бергә басып торуын күзәткән Александр Рондели. "Кичә Самеба чиркәвендә Саакашвили Гачечиладзеның кулын кысты, тегесе елмаеп сәлам кайтарды. Бу бик өметле күренеш, Грузиядә сәяси культураның кире кайтуын күрсәтә", - ди ул.

Президент сайлау белән бергә шимбә көнне ике фикер белешү дә үткәрелгән. Берсендә парламент сайлау кайчан үтсен – яздамы, көздәме, дигән сорау бирелгән, икенчесендә – сайлаучыдан Грузиянең НАТОга керүенә карата фикере соралган.

Сайлау комиссиясе әлегә рәсми саннарны игълан итмәде. Әммә exit-poll нәтиҗәләренә караганда, халыкта НАТОга керүне хуплау шактый кимегән, 60% чамасы гына калган.

Сәясәт белгече Александр Рондели моны халыкта Саакашвили сәясәтенә булган кәнәгатьсезлек белән аңлата. "Ахырсы бу гомум кәнәгатьсезлек нәтиҗәсе. Әгәр хөкүмәт тели икән, без каршы тавыш бирәбез, дигән кебек. Бу бик тискәре нәтиҗә", ди ул.

Ничек кенә булмасын, белгечләр фикеренчә, бу сайлау белән Грузия яңа сәяси чорына керә – "сәяси төрлелек" чорына. Моны халыкның шактый югары катнашу дәрәҗәсе дә күрсәтә, ди алар. Рәсми саннарга караганда, тавыш бирүдә сайлаучыларның 60%-ты катнашкан.
XS
SM
MD
LG