Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Христос-Алла” һәм “Гайсә-Мәсих"ле ике Раштуа


Тихвин чиркәвендәге "келәү" китабы. Раштуа догасы.
Тихвин чиркәвендәге "келәү" китабы. Раштуа догасы.

Казанда Раштуа гыйбадәтләре татарча да ясалды. Якшәмбе төнлә керәшен татарлары каршылады. Кайбер татарлар аны 24 декабрь көнне бәйрәм иткән.

Казандагы Раштуа гыйбадәтләре татарча да ясалды. Әйтик якшәмбе көнне төнлә аны керәшен татарлары каршылады. Алар чиркәүдә нинди хис кичерде? Дога кылырга килүчеләр үзләре сөйләсен.

“Анастия-Начтук мин. Питрәч районы Янсуар авылыннан. Утыз ел инде Казанда яшим. Элек авылда да бәйрәм итәидек. Нардуган булып та киенеп йөри идек. Әле без соңгы елларда гына монда йөри башладык. Керәшеннәр өчен атнага ике көнмонда келәүләр була. Дога кылу инде ул. Бу бәйрәмдә менә миңа фатир бирсен идедип дога кылачакмын”.

“Мин Афанасий Архипов. Техника фәннәре кандидаты. Югары уку йортларында укыттым. Менә быел беренче тапкыр Раштуага килдем. Бу зур бәйрәм. Тик иң зуры түгел. Иң мөхим бәйрәм ул – Олы көн, Пасха була”.

“Анна Василий кызы мин. Теләче районы Олы Нырсы татар авылында торам. Үзем керәшен авылы Кобагышта туып үстем. Укытучы идем. Бу бәйрәмне Казанда каршылыйм. Аны Раштуа дип атау дөрес түгел. “Рожество” дип атарга кирәк. Без энем белән "Рожество"да келәү укый идек".

"И Христос Аллабыз,
Синең туганың белән
Дөняга белем
Җактысы җаңгыраган.
Шул җактысы белән

Якты кояш җиргә төшкән,
Аны җолдызга табынучылар
Җаңа җолдыз кабынды, дип уйлаган."

Аннук түти җәй айларында Теләче районында яши. Ул, керәшен авыллары юкка чыгып бара, ди. Казанга күченеп киткәч,монда урыслашу бара икән. Ни өчен керәшен яшьләре авылдан китә?

“Үсеп җитә дә китә. Авылда эш юк. Менә ферма бетте, кантур бетте, ат абзары бетте. Совхоз “Вамин”га сатылды. Бик кайтырлар иде, кая кайтсыннар?”

Иртәнге өчкә кадәр дәвам иткән бәйрәм гыйбадәтен Павел атакай алып барды. Аны Тихвин чиркәве мәхәлләсе вәкилләре “Павел әтий” дип йөртә. Әнисенә исә “Татьяна әний” диләр. Татьяна анакайга баланы Ходай берне генә биргән булган. “Аның каравы улым Павелга сигез баланы бирде”, - ди ул. Чиркәүгә төрле авыллардан һәм Казаннан килгән кешеләр Павел атакайны “җуаш”, “бик җакшы”, “ару”, мәрхәмәтле кеше дип атады. “Марҗалар да яратып аңа урысча келәүгә җөри”, - дип сөйләделәр. Чиркәүдәгеләр арасында әдәби тел түгел, ә революциягә кадәрге “кряшен” теле белән сөйләшү уңай бәяләнә. Павел атакай да шул телдә радиога әңгәмә биргән иде.


“Безнең мәхәллә унбиш ел инде эшли. Раштуага кеше күп килә. Ул төнлә башлана. Чөнки Христостөнлә туган. Алтынчы гыйнварда чиркәүләргә кеше күп була”, - диде ул.

Чиркәүдә шулай ук гөнаһларны җибәрү йоласы да үтәлде. Бераздан соң махсус пешкән, кач (тәре) тамгасы төшкән кечкенә икмәкләрне майга манып та тараттылар. Күпләр “төс”- иконалар каршына килеп төтәнде, үлгәннәр, тереләр өчен шәмнәр кабызды. Әти-әниләре белән бергә килгән яшьләр арасында татарча сөйләшкәннәре дә, русча гына белгәннәре дә бар иде.
Тихвин чиркәве элеккеге иске татар бистәсе янында урнашкан. Анда революциягә кадәр миссионер мәктәпләр е үзерләп калдырган хәрефләр, авазлар белән “кряшен”чә язылган иске һәм яңа иконалар да куелган. Алтарь янына чыршылар бизәп куелган. Килүчеләр өчен шул телдә “Арыу сюз” дигән бюллетень таратылды. Шулай үк керәшен теле дип аталган язу белән Бөтенрусия Праваслав чиркәве Патриархы Алексий икенченең дә котлавын тараттылар.

Шул арада кемдер кулга Акцентисемле “казан христианнарыгазетасы”н да бирде. Анысы зуррак кләмдә иде. “Краеуголный камень” атлы чиркәүнеке булып чыкты. Ул чиркәү баптистлар, мәсихчеләр һәм праваславчылар арасында диалог та эзли икән. Петровский авылында туып үскән әнисе һәм тудыкасы белән килгән Казан малае Андрюша дә чиркәүгә килгән иде. Керәшенчә түгел, шул “Краеуголный камень” атлы насаралар мәктәбендә белем ала икән.
Алар әнисе беләнРаштуаны 24 декабрь конне ук бәйрәм иткән. Католиклар, баптистлар, мәсихчеләр белән Беркөнне. Тик әтисе аның “Краеуголный камень” чиркәвенә йөрми. Андрей гаиләсе гаиләсе гадәт буенча бу раштуаны да бәйрәм итәргә булган.

Тик егерменчы гасыр ахырында пәйдә булган керәшен православчылыгына хас булмаган насаралар яки мәсихчеләр асылда мөселман татарларын христиан итәргә тели. Аларны кайчакны халык “секта” дип тә атый. Әйтик Ижауда алар өчен махсус радио-тапшыру да ачылган.

Әнә Рөстәм Насыйров аны “Инҗил тавышы” дип атаган. Тик керәшеннәр мәсихчеләр бастырган “Инҗил” китабын да кабул итми. Үзләренеке инде йөз еллар элек басылган булган. Шулай иттереп егермеберенче гасырга татар диндарлары мөселман белән керәшен православчылары гына булып түгел, ә башка төрле насаралар белән да керде.
Инҗилне мәсихчеләр мәселманнарга аңлаешлы телдә бастырган.

Ижаудагы Алянора Гаянова Рөстәм Насыйров белән бергә дин тота. Аны башкаруындагы Гайсә пөйгамбәр туган төнен, Раштуаны котлау да керәшенчә "келәү"дән аерыла. Догалы җырының көе дә татар үзешчән эстрадасындагы кебек. Тыңлап карыйк.

“Бу нинди гаҗәеп гауга,
Кешеләргә ачылды Алла
Һәм ачылды канатлы сүзләр,
Бүген туды бит, Гайсә - Мәсих!
Бүген туды бит, Гайсә - Мәсих!
Бүген туды бит, Гайсә - Мәсих!”

XS
SM
MD
LG