Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран шәригатькә кайта. Берничә каракның кул-аягы чабылды


Иранның Заһидан шәһәре илнең көньяк-көнбатышында ята
Иранның Заһидан шәһәре илнең көньяк-көнбатышында ята

Зур җинаятьләр кылуда гаепләнгәннәрне җәмәгать каршында асып үтерүләр, камчылаулар белән танылган Иран берничә көн элек шундый җәза төрләрен тагын да арттырды.


Илнең көньяк-көнчыгышындагы вилаятьләрнең берсендә җинаятьчеләр бик сирәк башкарыла торган җәзага, кулларын һәм аякларын чабуга хөкем ителде. Үзен рәсми төстә ислам республикасы дип атаган Иран өчен дә бу шактый сирәк, каршылыклы бер вакыйга булып тора.

Күбрәк урта гасыр чорына хас шушы җәзалар Иранның көньяк-көнчыгышындагы Систан-Бәлүҗистан вилаяте башкаласы Заһиданда гамәлгә куелды. Биш ир-зат анда кораллы талауда, тотык алуда һәм полиция көчләренә ут ачуда гаепле дип табылган. Хөкем карарында алар рәсми төстә "Аллаһка каршы эш итү"дә гаепләнә һәм шуның өчен җәзаны да шәригатьтә каралганча ала.

Иран студентларының мәгълүмат агентлыгы, докторлар каравында хөкем ителгән һәркемнең уң кулы һәм сул аягы чабылды, дип хәбәр итә. Иранда таралган һәм исламча яшәү рәвешенә бәйләнгән гадәт шундый ки, уң кул беренче җитди җинаять өчен, ә сул аяк исә икенче шундый гамәл өчен киселә.

Ислам республикасы буларак, Иранда кул-аяк чабулар кануни бер җәза булып тора, әмма соңгы елларда аның гамәлгә куелуы турында хәбәрләр юк иде. Хәзер дә билгеле түгел - Заһидандагы вакыйга бар ил буйлап яңа бер күренеш таралуын аңлатамы, әллә инде аерым бер төбәктә булган чыгарма гына булып торамы?

Халыкара хокук яклау оешмалары кешеләрне аларның әгъзаларын чабу белән җәзалауны күптәннән гаепләп килә. Амнестия Интернатионал, мисал өчен, моны кансыз, бәгырьсез дип атый, һәм бу юстициянең үзенең гарип булуын, кул-аяклары чабылганын күрсәтә, ди.

Иранда кеше хокукларын яклау лигасы башлыгы Гәбделкәрим Лаһиҗи, мондый җәзалар кешене җәфалауга керә һәм алар җәза бирүнең кануни формасы түгел, дигән фикердә:

"Кулларны чабу, камчылау, Ирандагы ислам кануннары нигезендә чыгарылган бар шундый хөкем карарлары җәфалау булып тора, ә җәфалау исә халыкара килешүләр тарафыннан тыелган", ди хәзер Парижда яшәүче Лаһиҗи.

Җинаять кылуда гаепләнгәннәрнең, бигрәк тә карак вә талаучыларның кулларын чабу – Йәмән, Согүд Гарәпстаны, Судан кебек илләрдә, Нигериянең мөселман төбәкләрендә кануни бер җәза булып тора. Талибан хакимияте чорында бу Әфганстанда да гадәти бер күренеш иде.

Җинаятьләрне җәзалауның мондый төрләре әле Мөхәммәт пәйгәмбәр чорыннан ук килә, шуңа да хәзерге шәригать хакимнәре ул чактагы, ягъни якынча мең ярым ел элек урнашкан гадәткә нигезләнүен әйтә. Әмма шул чорда гадәти булган күп кенә нәрсәләр хәзер инде бөтенләй башкача кабул ителә, шул исәптән, ислам дөнясында да. Шуңа да, шәригатьтәге кайбер нормаларның хәзер дә бернинди үзгәрешсез кулланылып килүе исламның үз гыйльми даирәләрендә дә шик уята.
XS
SM
MD
LG