Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Дакарчы”лар әйләнеп тә кайтты


Камаз машинасы Тунис чүлендә
Камаз машинасы Тунис чүлендә

Әгәр дә “Лиссабон – Дакар” раллие туктатылмаган булса, узышчылар бүген 5 этапка, “Уарзазат-Гыйльмим” этабына керергә тиешләр иде. Белгәнебезчә, 1979 нчы елдан бирле уздырылган Дакар менә беренче тапкыр быел булмый калды.


Моның төп сәбәбе итеп баштарак терроризмны күрсәткәннәр иде. Аннан соң кайбер чыганаклар раллины уздырмауның чын сәбәпләре - эре иминият-страховка компанияләренең Мәгъриб илләрендәге сәяси тотрыксызлык һәм террор куркынычы булу аркасында килешү төзелмәве, дип күрсәтәләр.

Раллины оештырган A.S.O. француз компаниясе белән иминиятчеләр уртак фикергә килә алмаган. Халыкара Автомобиль Спортның сөючеләр оешмасы (A.S.O.) ярышларны өзүдән 52 млн. доллар зыян күргән. Инде Чаллы узышчыларына килгәндә, Дакар ярышлары булмауны белгәч, алар яңа машиналарын барыбер Африка чүлләрендә сынап карарга уйлыйлар. Ләкин бу сынаулар да барып чыкмый. Шушы хакта КамАЗның мәгьлүмәт сәясәте департаменты баш белгече Фәһим Җиһаншин “Азатлык”ка болай диде:
«Дакар» раллиен уздырмау турында карар кабул ителгәч, “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчелеге башта Мароккога барырга уйлаган иде. Яңа узыш машиналарын тау юлларында һәм чүл шартларында сынап карарга исәп тоттылар. Ләкин бу көннәрдә әлеге Мәгъриб илендә көчле яңгырлар булып үткән. Шуңа күрә камазлылар, әлеге сынауларны бераз кыскартып, Испаниядә генә үткәрделәр. Кичә “КАМАЗ-мастер” узышчылары кире илгә әйләнеп кайтты."
Дакар ярышларын оештыручылар гына түгел, анда катнашырга тиешле командалар да күп акча югалта. КамАЗ мәгьлүмәт департаменты директоры Владимир Самойлов әйтүенчә, КамАЗ-Мастер ярышларны уздырмаудан 1млн. евро зыян күрә. Әлбәттә, ралли җитәкчеләре алдан түләнгән акчаларның бер өлешен кире кайтара, ләкин бу тотылган чыгымнарның бик кечкенә өлеше, ди Самойлов. Хәзер инде Дакар – 2009 ярышлары да билгесезлектә. Шушылар һәм башкалар хакында кабаттан Ф.Җиһаншинны тыңлыйк:
"Инде команданың алга таба планнарына килсәк, егетләр быел “Питербур – Пекин” раллиенда катнашырга ниятләнәләр. Трассаның төп өлеше Русия җиреннән үтәчәк. Заманында Париж – Пекин һәм Париж – Улан-Батыр узышлары үткәрелә иде, бусы да шуңа охшаш булырга тиеш. 2009 елда “Дакар” ярышы бөтенләй башка маршрут буенча узачак, аның трассасы әлегә игълан ителмәгән. Бу очракта узышның Русия җире аша да үтү ихтималы юк, дип санарга кирәк, чөнки “Дакар” трассалары һәрвакыт чүл һәм саванналар аша үтә иде. Французлар, әлбәттә, бу традицияне бозмаслар."
КамАЗ командасы сишәмбе көнне Чаллыга кайтса да, алар белән әлегә элемтәгә керү мөмкинлеге тумады. Матбугат очрашуы булырмы, анысы да билгесез.
XS
SM
MD
LG