Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә“Ашханә”ятимнәрне корбан ашы белән сыйлады


Ятим балалар йортының директорыНаилә Мостафина баланың ятимнәр йортына эләгүенең төп сәбәбен - аракы һәм катнаш никахта күрә.

Бу туклану йорты 1988-елда ук беренче кооперативлар рәтендә туган иде. Хуҗабикәсе Асия Мөлекова шул елда ук аваз салган “Туган тел” оешмасының активисты да булып китте. Татар яшьләрен таныштыру, кавыштыру өчен оештырылган “Очрашу” исемле кичәләр яшьләрне дә милли хәрәкәткә тартуга зур өлеш керткәннәр иде.
Тик мондый гамәл “өстәге” даирәләрдә хуплау тапмады – кафе төрле тикшеренүләргә дучар ителде. Хуҗабикә исә, үзенең “милләтче” түгел – “интер” икәнен күрсәтү өчендер инде, Чардаклы районы үзәгенең ятимнәр йортын шефлыкка алган иде. Шуннан бирле бу элемтә өзелми. Соңгы корбан ашы да – шул юнәлештә оештырылды.
Ятимнәр йортының директоры Наилә Мостафина әңгәмәне Асия ханымга рәхмәт сүзләреннән башлады. Әмма безне ятимнәр арасында татар балаларының өлеше күбрәк кызыксындыра иде.
Чардаклы Балалар йортында барлыгы 54 бала тәрбияләнә. Баланың ятимнәр йортына эләгүенең төп сәбәбе – аракы һәм катнаш никах. Чын ятимнәр аз – 12 генә.
Элек татар балалары бик тә сирәк иде – хәзер ишәя. 3 ятим татар баласы бер үк катнаш гаиләнеке: әтиләре үлгәч, әни кеше – рус хатыны 3 баласын китереп тапшырган бирегә.
Ятимнәрнең туганнары бик сирәк киләләр. Нигездә, әбиләре. Каникул вакытына нибары 2 баланы алып киттеләр ялга. Ятимнәр саны ишәя бара. 15 баланы тәрбиягә алганнар иде – кире кайтаралар. Хөкүмәт биргән акчага кызыгып алганнар да бит – кыен икән шул бу акчаны аклап эшләүләре – кире кайтаралар, - диде Наилә ханым.
Корбан ашына 2 татар баласы да килгән иде. Зөлфия апасы белән чын мәгънәсендә ятим калган. Апасы институтта укый икән - тулай торакта яши. Ә 17 яшьлек Альберт Реймовны әнисе Бала табу йортында ук ташлап киткән. “Артык җан” Альбертның әти-әнисе Сембер өлкәсенә хас ясалма катнаш халыклы Прибрежное авылында – урыс ментельлеге мөхитендә яшәгәннәр, теге “зәхмәтне” дә читкә какмаганнар. Ташландык сабый, “шундыйлар” өчен махсус оештырылган йортта тәрбиядән соң, Ятимнәр йортына күчерелгән.
Әлбәттә, бүгенге мондый тәрбия йортлары өчен “милләт” дигән төшенчә бөтенләй юк нәрсә. Хәтта Сталин чорында да татар күпләп яшәгән һәр өлкәдә аерым детдомнар булуына карамастан. Милли тамырларны корыту сәясәте егетнең исемендә чагыла: Альберт ул. Татарча бер кәлимә сүз белми. Наилә ханым әйтүенчә, чиркәүгә алып барып чукындырганнар да инде.
Корбан ашына кайтсак, аны “Туган тел”нең иң актив әгъзаларыннан берсе, гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган чын укытучы Изилә ханым Вафина бизәде. Балаларны ул Ислам диненең төп әсаслары булган түземлелек, мәрхәмәтлек, гаилә кануннары, өлкәннәргә ихтирам кагыйдәләре белән таныштырды. Берничә татарча сүзгә дә өйрәтте әле.
Мәсәлән, саубуллашканда күмәкләп рәхмәт әйттеләр. Чын татарча итеп.
Ә теге – әти-әнисе татар токымыннан булган Альберт белән 10 минут чамасы аерым әңгәмә дә корып алды Изилә ханым. Уңай нәтиҗәсенә өметләнептер инде.
Өметсез – шайтан гына, ди бит мөселман халкы. Безгә дә өметләнергә генә кала.
XS
SM
MD
LG