Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар яңа 1429 нчы һиҗри елга керә


Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб: "Бездә Яңа ел дип бәйрәм итү юк".
Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб: "Бездә Яңа ел дип бәйрәм итү юк".

Чәршәмбе төнендә яңа 1429 нчы һиҗри ел башлана. Тик ул шатлыклы авазлар яки догалар белән каршы алынмый. Ник яңа ел йоласына мөселманнар битараф соң?

Мөселманнар чәршәмбе төнендә яңа 1429 нчы һиҗри елга керә. Тик алар үз бәйрәмнәрен күпчелек кеше күнеккәнчә зур өстәлләр янында, шатлыклы авазлар яки догалар белән каршы алырга җыенмый. Күпләр аның булганын да белмичә калачак. Ни өчен мөселманнар Яңа ел йоласына битарафлык күрсәтә?

Көн дә бәйрәм, көн дә туй?

Русиядә дә, бездә дә көн дә бәйрәм, көн дә туй. 21 декабрь төнендә борыңгы мәҗүси – төрки җәдвәл буенча Нардуган булды. 24 декабрь төнендә Казандагы поляк яки алманнар гына түгел, мәсихче булып киткән урыслар һәм татарлар да католик Раштуаны каршылады. 31 декабрьдә исә сәвит-шурави чорында без күнеккән Яңа елны каршыладык. Аннары 6 гыйнварда керәшен татарлары һәм урыслар Раштуасы булды. 7 гыйнварда Татарстан һәм Русия рәсми итеп бәйрәм дә итте. 8 гыйнварда мәҗүсилектән калган гадәт буенча керәшен татарларында сакланган Нардуган башланды. Тиздән Иске Яңа ел да җитә әле.

Дәүләт һәм эш бирүчеләр дә халыкка рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек бирде. Күпләр эшкә әле 14 гыйнварда гына чыгарга өметләнә. Ял итеп арып, ашап агуланып, махмырдан чирләп, кесә бушатып чыккач аларны күтәрелгән бәяләр көтә.

Чират мөселманнарда?

Тик бәйрәмнәр моның бедән генә туктамаган икән. Чиратта - мөселманнар Яңа елы. Чәршәмбе төнендә яңа 1429нчы һиҗри елы башлана. Тик мөселман диндарлар үз Яңа елларына битараф түгелме? Моны без Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкубтан сорадык.

”10 нчы гыйнварда 1429 нчы Һиҗри ел башлана. Хәзрәти хәлифә Гомәр әл-Фәрук вакытында башкалардан аерылып торыр өчен мөселманнар елны мөхәррәм аеннан хисаплый башладылар. Шулай итеп Һиҗри җәдвәл гамәлгә керде,” – диде ул.

- Ник мөселманнар үз Яңа елларына битарафлык күрсәтә?

“Диннәр, мәдәниятләр аерыла бит. Бездә Яңа ел дип бәйрәм итү юк. Безгә аеруча ике зур бәйрәм – ике гает мөһим: Корбан һәм Рамазан ае тәмамлану ул. Җомга көне дә - зур бәйрәм көне. Шул ук вакытта кайбер мөһим көннәр бар. Мөхәррәм ае башлану, Һиҗри ел башлану да - ул бәйрәм түгел, ул бер дата гына. Әлбәттә бу вакытта да без “ни булды”, “киләчәктә нәрсә эшләрбез” дип үзебезгә сорау бирә алабыз. Ә башка диндәгеләр исә еллары, җәдвәлләре башлана дип зур шау-шу белән бәйрәм итә. Безгә исә җәдвәл башлану – ул бәйрәм түгел.”

- Ә бит кайбер кешеләр дөньяви Яңа ел бәйрәменә дә битарафлык күрсәтте?

“Рәсми яки дөньяви Яңа ел башлану гадәти бер дата гына ул. Тик кайбер мөселманнар аны хәрәмсез билгеләп узса, гаҗәпләнмим. Шулай да исраф ясап бу бәйрәмне оештыруны күп диндарлар аңлап бетерми.”

- Мәсихчеләр 25 декабрьдә, керәшеннәр 7 гыйнварда Раштуаны бәйрәм итте. Дини яңа еллары башланды. Мәселманнарның рәсми динияте аларны котладымы?

“Бездә дини бәйрәмнәр белән башка диндәгеләрне котлау таралмаган. Без бит төрле илаһияттә, кайбер вакыйгаларны, көннәрне башкача кабул итәбез. Ә дөньяви бәйрәмнәр вакытында, әйтик Җиңү көнендә, котлау гадәте бар”, - дип өстәде Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб.

XS
SM
MD
LG