Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Мигрантларга мөнәсәбәтегез ничек?


Мәликә Басыйр урамда фикер белешә
Мәликә Басыйр урамда фикер белешә
- Алар ниндидер начар тормыштан качып безгә килгәннәр. Һәм алар яхшы тормыш эзлиләр. Аларга комачаулау, яки аларга юл бирмәү, минемчә, дөрес булмас иде. Һәм шуңа күрә минем мөнәсәбәтем: Без аларга комачауламыйк. Һәм безгә тискәре мөнәсәбәт күрсәтеп, шовинизм кебек әйберләрне кирәкмәгән урында куллану - дөрес булмас.
- Негативно. Безнең халыкка да эш җитми. Алар бер кайда да, бер кешегә дә салым түләмиләр. Хет, итек тегүче булсыннармы? Гомердә күрмәгән модельле аяк киемнәрен тегеп утыралар.
- Бик яхшы. Мин аларга дустанә карыйм. Миңа тимәсәләр, мин дә аларга тимим. Безнең кияүбез Кыргызстаннан кайткан кеше. Бик яхшы кеше. Минем сеңлем Татарстанга кайтырга теләде. Шуның өчен алар кайттылар, һәм хәзер монда яшиләр.
- Бик теләктәшлек белдермим.
- Бик яхшы. Алар бит рәхәт тормыш эзләп килмиләр. Аларның күбесе мәсәлән, мин белгәннәре, автосервиста, кайберләре заводта эшләүчеләр. Алар без эшләмәгән эшне эшлиләр. Мәсәлән, мин үзем узган ел бик күп капчык цемент ташыдым бер заводтан. Анда вагоннан бушаталар цементны. Һәм шул капчык-капчык цементны яңадан машина белән килүчеләргә төяп җибәрәләр. Менә шунда бер генә татар, яки урыс кешесен дә, мин анда күрмәдем. Барысы да әзербайҗаннан килгән егетләр. Һәрбер капчыктан аларга ничәдер тиен түләнә, әмма ләкин алар шуңа риза. Анда һава да юк, цемент оча бөтен җирдә, ап-ак анда, аларның бер чиста җире юк. Әмма дә ләкин эшлиләр. Алар без эшләмәгән эшне эшлиләр.
- Әгәрдә алар безнең кануннарны бозмыйча яшиләр икән, минем мөнәсәбәтем аларга уңай.Әгәрдә алар безнең халык тарфыннан соралмаган уңайсыз эш урыннарында эшләргә телиләр икән, килсеннәр. Дәүләткә, тауар җитештерү җирләрендә күпме эшче урыннар кирәк, алар шул кадәр киләләр инде.
- Бик яхшы булса, (кире ватанга) кайтмаслар иде инде. Бар кайткан кешеләрнең барысына да тигез шартлар тудырылган, дип әйтә алмас идем. Мин Үзбәкстан ягыннан кайтканнарны беләм.Монда кайткачтан да,олы яшьтә булсаларда, алар фатир да ала алмадылар. Хөкүмәт аларга бераз булышса, яхшы булыр иде, дип уйлыйм.
- Бик уңай карамыйм. Үзебезнең кешеләргә эш урынннары җитми.
- Читтән килгән мигрантларгамы? “От души” яки, аларның хәлен күңелебез белән тоеп карыйбыз. Чөнки алар үз илләрендә түнтәреш барган вакытта күчүгә мәҗбүр ителүчеләр.
- Алар анда әйбәт вакытта яшәделәр. Хәзер безгә кайтып, уңайсызлыклар тудыралар. Аларга фатирлар кирәк. Бик күп нәрсәне таләп итәләр алар. Ә нигә алар элек кайтмаганнар? Алар корсак киереп, барин кебек яшәделәр дә, хәзер аларның акчалары да күп, өйләрен сатып монда фатир алмакчылар. Ә безнең акча сөткә генә җитә. Үзем андый бер кешене дә белмим мин.
XS
SM
MD
LG