Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беслан корбаннары экстремизмда гаепләнә


Бесланда туганнарын югалтканнарны хәзер хакимият экстремизмда гаепли
Бесланда туганнарын югалтканнарны хәзер хакимият экстремизмда гаепли

Ингушетия прокуратурасы Төньяк Осетиядәге Беслан Авазы комитетын экстремизмда гаепли. Беслан Авазы моны үзенә чираттагы басым ясау тырышлыгы дип бәяли.


Беслан Авазы җирле һәм федераль хакимиятләрне 2004 елда тотыклар алынган Төньяк Осетия мәктәбен азат иткәндә хаталар җибәрүдә һәм күпчелеге балалар булган 330-дан артык кешенең үлеменә сәбәп булуда гаепли. Сишәмбе көнне Ингушетия башкаласы Назранда карала башлыячак бу мәхкамә эше ике күрше республика арасында киеренкелекне тагын да арттырыр кебек.

Мәктәп укучыларының кышкы ялы тәмамланды. Беслан мәткәбендә балаларын-туганнарын югалтканнар өчен кышкы яллар бик авыр чор. Ә Бесланда балаларын югалткан аналар җитәкчелегендәге Беслан Авазы төркеменә бу кыш өстәмә кыенлыклар алып килде.

Элла Кесаева
Әлеге төркем җитәкчеләренең берсе Элла Кесаева "Яңа ел алдыннан телеграмма белән Назрань мәхкамәсенә чакыру алдык. Анда прокурорның безнең оешманы экстремистик эшчәнлектә гаепләп мәхкамәгә бирүе язылган иде. Без бу эшне кемдер махсус оештырган дигән нәтиҗәгә килдек. Соңгы арада Беслан Авазы иҗтимагый төркеме тирәсендә шактый хәлләр булды. Һәм хәзер үз тикшерүен алып баручы бу иҗтимагый төркемгә чираттагы мәртәбә басым ясарга тырышалар" ди.

Беслан Авазы федераль иминлек көчләре 1 меңләп тотык ябылган мәктәпкә утсипкечләр, танклар белән һөҗүм итеп шартлауга сәбәп булды, нәтиҗәдә Чечнядән Русия гаскәрләрен чыгаруны таләп иткән тотык алучылар белән каршылыкта йөзләрчә тотык һәлак булды ди. Хакимиятләр исә бу гаепләвне кире кага.

Беслан Авазы Беслан операциясендә хата җибәргән югары рәсмиләрне хөкемгә тарту таләбе күпләрнең ачуын чыгарды ди. Сишәмбе башланырга тиешле мәхкамә эше Беслан Авазы белән хакимиятләр арасындагы каршылыкларның берсе генә.

Төньяк Осетия мәхкамәсе элегрәк бу төркемне тыярда дигән карар чыгарган иде. Әмма соңрак Русия Югары мәхкамәсе ул карарны гамәлдән чыгарды.

Прокурорларның хәзерге гаепләве исә президент Владимир Путинны югары рәсмиләрне яклау өчен Бесландагы канкоеш турында дөреслекне яшерүдә гаепләүче ачык хатка нигезләнә.

Беслан авазының интернет сәхифәсенә 2005 елда эленгән язуда "Без проблемаларны танклар, утсипкечләр һәм газ белән чишүче президент сайлаeда гаеплебез". "Әмма дөньякүләм сәяси җитәкчелекнең җинаятчеләр гарантына әверелгән президентыбызны яклавы өчен без гаепле түгел" диелә.

Хакимиятләрнең ни өчен Беслан Авазын таратырга теләве аңлашыла. Әмма яңа гаепләүнең ни өчен федераль үзәктән түгел, ә чит бер республикадан, Ингушетиядән килүе, һәм интернетка ике ел элек чыгарылган текст өчен булуы бик үк аңлашылып бетми.

Кайберәүләр моны христианнар яшәгән Төньяк Осетия белән күпчелеге мөселманнар булган Ингушетия арасындагы 1992 елгы низагның бер дәвамы дип күрә. Төньяк Осетиядә 92 елгы милләтара низагта 200-ләп кеше үлгән, меңнәрчә ингуш өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган иде.

Марина Литвинович
Әмма Беслан корбаннарын яклаучы икенче бер төркем Беслан Дөреслеге оешмасының интернеттагы сәхифәсен алып баручы Марина Литвинович башкача уйлый.

"Минемчә, бу очракта мондый нигезләү туры килми. Мин Беслан Авазы комитеты эшен игътибар белән күзәтеп барам. Алар беркайчан да ингуш халкына каршы бер сүз дә әйтмәде һәм алар беркайчан да Бесландагы террор гамәле өчен ингушларны гаепләмәде" ди Литвинович.

Дмитрий Орешкин
Беслан Авазына каршы чыгарылган экстремизм гаепләүләре артында ни генә тормасын, Мәскәүдәге сәяси аналитик Дмитрий Орешкин фикеренчә, Төньяк Кавказда киеренкелекне арттыру Мәскәү Кремле өчен файдага булмыячак.

"Хикмәт җәнҗалда гына түгел бит. Бу нәтиҗәләрен котрольдә тотып булмыячак милләтара гамал буларак кабул ителәчәк. Кремльдә моны һич тә теләмиләр. Әлбәттә Кремльдәге сәяси технологлар фикеренчә, Беслан Авазын томаларга кирәк һәм моны республикаара дәрәҗәдә түгел, ә осетин бюрократиясе осетиннарның Беслан Авазын томаларга тиеш дип уйлыйлар" ди Орешкин.

Кесаева әйтүенчә, Беслан Авазы бу мәхкамә эшен туктатуны сорап Путинга мөрәҗәгать иткән. Кеше хокукларын яклаучы төркемнәр дә экстремизм гаепләүләре Беслан Авазын томалау тырышлыгы дип бу төркем ягына басты.
XS
SM
MD
LG