Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буковский мәхкамәдә президентлыкка теркәлә алмады


Элекке совет диссиденты Владимир Буковскийның Русиядә президетлыкка намзәт булып теркәлү турындагы гаризасын Югары Мәхкамә кире какты.

Үзәк Сайлау Комиссиясе Буковский соңгы 10 елда Русиядә яшәмәгән дигән нигез белән аны 2 мартта үтәчәк президент сайлауларына намзәт итеп теркәүдән баш тартткан иде.

Шуннан соң Буковский мәхкамәгә мөрәҗәгат итте.

Буковский хезмәт лагерларына, психиатрия хастаханәләренә ябылганнан соң 1976 елда Советлар Берлегеннән чыгарып җибәрелгәннән бирле Британядә яши.

Ул бүгенге мәхкамә карарын сәяси карар дип атады.
XS
SM
MD
LG