Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлфия Авзалованың тормыш бәйрәме


Әлфия Авзаловага үз гомерендә ачлыгын да күрергә туры килә, дан-шөһрәт тә мулдан була.
Әлфия Авзаловага үз гомерендә ачлыгын да күрергә туры килә, дан-шөһрәт тә мулдан була.

Татар җырының үзенә күрә бер патшабикәсенә президент Шәймиев Татарстан республикасы каршындагы казанышлары өчен орден тапшырды.


“Мин 75 яшьне сизмим бөтенләй. Мәскәүдә ун, Петербурда ике концерт биреп кайттык әле. Шунда гел әйттерәсем килми бит Салаваттан 75 яшь дип . Тота да малай, “Әлфия Авзалованың зур бәйрәме була, 75 яше”, ди. Мактанырлыкмы соң, дим. Нигә кат-кат кабатлыйсың дим. Бөтен халык үлгәнче көлделәр”
,- дип Мәскәү-Петербур концертларын искә алды Әлфия Авзалова.
15 гыйнвар көнне Казанда филармониясенең концертлар залында җырчының юбилей концертлары тәмамланды. 4 көнгә сузылган тамашалар вакытында сәхнәгә Салават Фәтхетдинов, Җәвит Шакиров һәм татар эстрадасының башка артистлары күтәрелде. Алар Әлфия Авзалова төрле елларда башкарган җырларны җырласа, юбиляр бу чарага үзе махсус җыр әзерләгән иде. “Озайт, ходай, бераз гомеремне” дигән җырның сүзләрен Илдар Юзеев, ә көен Фәрит Хатипов иҗат иткән.
“Илдар Юзеев миңа язып биреп 3 көннән үлеп китте. Мин ул җырны өйрәндем. Юбилейда еламаган кеше юк. Яңакка таянып җырлап утырам. “Озайт, ходай, бераз гомеремне” дип атала ул.
Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Тукай исемендәге бүләк иясе Әлфия Авзаловага үз гомерендә ачлыгын да күрергә туры килә, дан-шөһрәт тә мулдан була.
“57 ел гөрләтеп эшләп киләм. Авырлыклар белән үссәм дә, хәер сорашып, бетле булып үссәм дә, Аллаһы тәгалә тамагымны биргән. Бер күрше әби янчык тегеп биргәч урамда хәер дә сорашып йөрдем. Я ярты бәрәңге, я бөтен бәрәңге бирә иделәр”.
1952 ел аның тормышында зур сәнгать юлына кереп китү елы була. Әлфия Авзалованы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә солист буларак чакыралар. Советлар Берлегенең бөтен төбәкләрен диярлек дистәләрчә кат йөреп чыга ул. Шул вакытта онытыла барган төрле халыкларның җырларын җыеп, эшкәртеп, башкарып яңадан тудыра. “Русиянең кайсы шәһәрендә чыгыш ясарга яратасыз?” дигән сорауга Әлфия Авзалова:
“Свердловский бик яхшы! Һәм Чиләбе халкы бик нык күтәрде мине”,- дип җавап бирде.
Туган көнендә җырчыны президент Минтимер Шәймиев кабул итте һәм Әлфия Авзаловага республиканың иң зур бүләген- Татарстан республикасы каршындагы казанышлары өчен орденын тапшырды. Аның моңа кадәр Советлар Берлеге вакытларында тапшырылган ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены бар иде инде.
“Улым уйнап үсте шул орден белән. Кадере юк”,- ди Әлфия Авзалова. Брежнев вакытындагы бирелгән бүләкләрнең бүгенге көндә бер файдасы юк, дип өстәп тә куйды.
“Түләп йөрибез инде. Түләп трамвайга утырабыз, түләп троллейбуска утырабыз”.
Татар җырының үзенә күрә бер патшабикәсе әйтүенчә, бүгенге көндә ул 4 мең сум тирәсе пенсия ала. “Тагын ике мең сумны Татарстан президенты бирә”,- ди. Бу 6 меңнең яртысын фатир өчен түләү йота икән. “Салават бик ярдәм итә. Күземә генә карап тора. Тик томалга, концертлар куймаганда да берәр тәмле әйбер алып аша дип 6 мең сум да чыгарып бирергә мөмкин”,- ди җырчы.
Татарстан президенты белән очрашканда, Әлфия Авзалова үзенең теләген тормышка ашыру өчен Шәймиевкә гозерен дә җиткергән.
“Мин үз гомеремә машина сорамадым. Чөнки аяккайларым бик нык иде. Хәзер инде бераз аксый. Үзеннән сорадым. “Зинһар,- мин әйтәм,- миңа бер машина бир. Рәхәтләнеп бер 3-4 ел гөрләтеп татар халкы яшәгән җирләрдә концертлар биреп кайтыйм. Сигез кеше без дидем. Бензин салып үтеп китмәгәч… Әнә,Әлфия Авзалова бара дисеннәр”.
XS
SM
MD
LG