Accessibility links

шимбә, 24 июнь 2017, Казан вакыты 18:35

Чечнядә милиция 4 кешене үтерде


Чечня башкаласы Грозныйда иминлек көчләре бер йортка һөҗүм итеп сугышчы дип шикләнелгән 4 кешене үтерде.

Чечня эчке эшләр министры Руслан Алханов бүген таң алдыннан рейд вакытында үтерелгән ул кешеләр арасында милициягә һөҗүмнәр оештырган төркем җитәкчесе дип шикләнелүче кеше дә бар диде.

Калган 3 кеше, аларның берсе хатын-кыз, шул төркем әгъзалары диелде.

Алар милициянең бирелү таләбенә каршы ут ачып 1 милиция хезмәткәрен яралаган.

XS
SM
MD
LG