Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа төрек консулы Татарстан җитәкчеләре белән очраша


Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы яңа консулы Әхмәт Әргинне кабул итте.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы яңа консулы Әхмәт Әргинне кабул итте.

Миңтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы яңа консулы Әхмәт Әргинне кабул итте. Консуллык ниләр эшли? Татар-урыс-төрек мөнәсәбәтләре ник аксый?

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы яңа консулы Әхмәт Әргинне кабул итте. Инде хәбәр итүебезчә, яңа консул Татарстан башкаласында декабрь аенда эшли башлады. Татарстан җитәкчелегенең аны кабул итүе Төркия-Татарстан мөнәсәбәтләрен күзәтеп баручыларда яңа кызыксыну уятып җибәрде. Әйтик, бу консуллыкның хәтердә калырлык нинди эшләре бар? Русия-Төркия мөнәсәбәтләрендә кешеләр нинди каршылыкларга очрый?

“Ватаным Татарстан” газетында төрки темларны яктыртучы җурналист Рәшит Минһаҗ “Диалог-Евразия” исемле урыс-төрек мөнәсәбәтләрен пропагандалаучы журнал белән дә хезмәттәшлек итә. Ул шул ук исемдәге җурналистлар платформасының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе дә.

“Казанда төрек вәкиллеге эшләү Татарстан өчен чит илләргә ачылган тәрәзә ул. Шулай ук бу тарихи дөреслкне дә торгызу. Без төрекләр белән элемтәне яңарттык”, - ди Минһаҗ. Ул Казанда 2007 елга кадәр бары тик бер генә чит ил рәсми вәкиллеге эшләп килүенә дә басым ясый.

“Моңарчы бер генә консуллык булды бездә. Инде бишенче төрек консулы бу. Бары тик соңгы айларда Иран консуллыгы ачылуы турында да сөйләшәбез. Ә төрекнеке уңышлы эшли инде, күптән. ”

Төркия консуллыгы тирә-күрше төбәкләргә дә хезмәт күрсәтә. Аның икътисади, мәдәни мөнәсәбәтләр кору белән бергә мәгариф эшчәнлегендә дә кайбер эшләре бар. Дөрес, консуллыкның һәрдаим ябылу куркынычы янап торган төрек лицейларына туры мөнәсәбәте юк. Әмма консуллык Казанда да Төркиянең мәгариф өлкәсендәге дәүләт сәясәтен дәвам итә. Әйтик, Төркия гомуми электрон имтиханнар белән сайлап алып бушка студентлар укыта.

Консул Әхмәт Әргин билгеле төрек университеты Билкентта халыкара мөнәсәбәтләр белемен алган. Шундый ук белемне Төркия Татарстан укучыларына да бирергә тели. Казандагы консуллык Төркиягә укырга керүчеләрне чын имтихан тоттыра. Апрель аенда Казанда да узачак ул. Тик Казан уку йортларында күнеккәнчә, Төркиядә укыр өчен ришвәт биреп булмаячак. Төркия мәгарифендәге сынаулар коррупциягә юл куймый дип санала. Шундый илгә укырга китү мөмкинлеге турыда Шәүкәт Кунтай белән сөйләшәбез. Ул Төркия башкалсы Әнкарада яши, элек Төркия миниcтрлар кабинетында эшләгән һәм Татарстан студентларына ярдәм итеп торган.

“Ун ел буе алар артыннан чабып йөрдем. Казанга барып абитуриентларын сайлап алып та йөрдем. 250 чамасы егет һәм-кыз Төркиядә укып чыкты. Араларында Татарстанда уңышлы гына эшләүчеләр дә бар. Шулай ук чит илләргә, Америкага, Европага да укырга, эшләргә китәләр. Төркия бушка укыта, үзе чыгымнарны түли. Татарстандагы кардәшләргә рәхим итсеннәр дибез”, - Шәүкәт Кунтай.

Тик бирелгән мөмкинлекләр кулланылмый, университетлардан үз авызларыннан өзеп бирелгән урыннар асылда буш кала. Барырга мөмкин булмагач, укытучылар монда килеп тә студентларга белем бирә алыр иде. Тик төрекләр өчен Русия яки Татарстанга килү җиңел түгел. Безнекеләр үз “ишеген шактый нык япкан”. Виза алып килсәң, теркәлеп вакытлары уза. Визаны да бирмәскә мөмкиннәр. Истанбулдагы доктор Ильяс Топсакал Казандагы педагогика университетында укыткан. Хәзер килергә рөхсәте юк.

“1997-98 елларда Казанда төрек телен укыттым. Казанны, Иделне сагынып яшим. Дусларымны, укучыларымны да күрәсем килә”, - дип аңа терсәк тешләргә генә кала.

Төрек укытучысы яки галимнәрен монда кертергә курку очраклары бер генә түгел. Әнкарадагы Ибраһим Мараш - тарихчы галим сөйли. “Ник виза бирмиләр, аңламыйм? Без бит фән өлкәсе кешеләре. Казадагы татар һәм урыс мәдәниятен хөрмәт итәбез.”

Төркия ишекләре укырга баручыларга гына түгел, гади кешеләргә дә даимән ачык. Төрекләр Казанга килергә аптырап утырганда, һәр Русия ватандашы очкычка утыртып китә дә, Төркиядәге бер һава аланында үзенә турист булып ике айлык виза сатып ала ала.

Шулай иттереп Русия -Төркия мөнәсәбәтләрен корганда беренче чиратта русиялылар түгел, ә төреклщр каршылыкка очрый, дип саный Рәшит Минһаҗ.

“Элемтәләрне үстерү өчен виза бирүне җиңеләйтергә кирәк. Илгә эмигрант яки туристлар килә дип куркырга кирәкми. Башкалар куркымый бит."

XS
SM
MD
LG