Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Үзегезне былтырга караганда иреклерәк хис итәсезме?


Freedom House оешмасы дөньяның төрле илләрендә иреклек дәрәҗәсен билгеләде. Русия "ирексез" дип табылган. Бу турыда казанлылар ни уйлый?

- Юк. Русиядә беркайчан да иреклек булмады, булмый да анда. Чөнки Русиянең ече черек. Миңа үземә иреклек кирәк. Иреклек Татарстанда да булмады. Кайда гына яшәмәдем, Фирганәдә үстем. Эстониядә яшәдем, Сахалинда, Төркиядә - Истанбулда булдым. Менә 60 яшькә килеп җитеп киләм, Русиядә беркайчан да иреклекне күрмәдем.
- Үзгәрешләр юк. Былтыр ничек, быел да шулай. Арасында бер үзгәреш тә юк.
- Тоям ирекне. Үзгәрмәде. Ирекле мин. Исемем дә Ирек минем.
- Күп акчалы булырга кирәк, шул вакытта гына үзеңне ирекле итеп тоярга була.
- Сүз иреге кимеде. Чөнки хакимиятьне Ельцин вакытындагы кебек тәнкыйтькә тотып булмый. Мондый хәлләр хәзер бик кискен тора.
- Мин Әзербайҗан малае. Мин Әзербайҗаннан кайттым. Мин яратам Татарстанда торырга. 8 ел яшәдем. Миңа монда ныграк ошый Әзербайҗанда яшәгәнгә караганда. Монда торырга әйбәт.
- Мәйданннарга чыкканым юк, әйтә алмыйм.
- Шулай ук. Брежнев вакытында цензура бар иде. Ельцин вакытында кем нәрсә әйтәсе килде - әйтте. Кемнең нәрсә язасы килде - язды. Путин килде, аның сәясәтен дәвам итте. Бер нәрсә дә үзгәрмәде 8 ел эчендә.
- Белмим, белмим, үзгәрмәде бер нәрсә дә. Үзгәрмәячәк тә.
- Үзгәрешләр була, менә фатирлар турында митингка чыктылар.
- Мин сәясәт белән шөгельләнмим.
- Минем башыма да килгәне юк, үземнең шөгелем белән шөгелләнәм, иреклеме мин, юкмы, белмим дә.
- Мин Советлар берлегендә бик яхшы яшәгән идем. Хәзер иң мөһиме акча булсын. Акча булса, иреклек була.
- Мин беркайчан да курыкмадым. Брежневка да хат яздым. Горбачевка каршы трибунадан чыгыш ясадым. Аны мәхкәмәгә бирергә тәкъдим ясадым, аны надан эшмәкәр, шул сәбәпле бөтен ил таралды, дидем.
- Иреклек тау арасында гына.
- Сүз иреге, матбугат иреге җайланды азрак, чөнки элек берәр иҗат эшенә, идеяга патент алыр өчен, элек шартлар уңайсыз иде. Хәзер җайланды.
- Без хәзер бер нәрсәдән курыкмыйча, президентка хат яза алабыз. Туганннарым йортлары алдындагы юлны төзәттерделәр. Һәм аларга бернәрсә дә янамады.
- Иреклек, үзебезнең Татарстан җөмһүрияте буенча быел иреклерәк, чөнки теләсәң кайда нинди сүзеңне әйтәсең килә, әйтергә мөмкинлек бар, нинди тапшыруда катнашасың килә, катнашырга мөмкинчелек бар. Һәм сүз иреген тормышка ашыра торган кануннар безгә ярдәм итеп торалар. Ә бөтен Рәсәй күләмендә алганда, без Рәсәй белән бер киңлектә булгач, иреклек өчен бик күп эшләсе бар. Чөнки иреклек Русиядә тышкы яктан гына күренеп тора, ә эчтән карасаң, анда бик күп куркынычлар бар.


Ә сез үзегезне ирекле хис итәсезме? Фикерегезне форумда әйтегез!
XS
SM
MD
LG