Accessibility links

Кайнар хәбәр

Freedom House: 2007 елда Русия "ирексез" булган


Узган 2007 ел иреклек өчен начар ел булган. Дөньядагы һәр бишенче илдә сәяси хокуклар һәм ватандашлар иреклеге өлкәсендә чигенү күзәтелгән. Бигрәк тә бу элекке совет илләрендә күзгә ташланган. Нью- Йоркта урнашкан Freedom House оешмасы чәршәмбедә еллык хисабын игълан итте.


Freedom House оешмасы, "дөньяда кеше хокуклары өлкәсендә артка тәгәрәү күзәтелә", дигән аяныч нәтиҗәсен инде ике ел рәттән чыгара.

Илләрнең бу өлкәдә хәлен билгеләү өчен оешма 3 төрле үлчәм куллана: ирекле, өлешчә ирекле һәм ирексез. Узган елда соңгы төркемдәге алдынгы илләрнең берсе дә үзенең хәлен яхшырта алмаган. Бу чигенү бигрәк тә элекке совет илләрендә күзгә ташлана ди, оешманың тикшеренүләр җитәкчесе Крис Уолкер:
киләсе президент сайлавы ачык һәм гадел булмаячак
"Иреклек кытлыгы элекке совет илләрендә бигрәк тә сизелә. Балтик илләрен санамаганда, 12 илнең 7-се ирексез, 4-е өлешчә ирекле, берсе генә ирекле. Бу бик яман күренеш", ди Freedom House вәкиле.

Крис Уолкер сүзләренчә, "ирексез" илләр арасында "яманның да яманнары" бар – Беларусь, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан. Украина ирекле булып кала. Грузия, президент Саакашвилиның оппозицияне бастыруы аркасында, "өлешчә ирекле". Ә менә Русия "ирексез" дип табылган:
Freedom House вәкиле Крис Уолкер

"2007 ел Русиядә авторитаризмның ныгуы өчен хәлиткеч ел булды. Хәрәмләшүле Дума сайлавы, ел ахырында варисны билгеләү, нәтиҗәдә, киләсе президент сайлавының ачык һәм гадел булмаячагы аңлашылды", ди Freedom House вәкиле.

"Ирексез" илләр арасына, шулай ук, Әзербайҗан белән Казахстан да кертелгән. Шул ук төркемдә Иран белән Гыйрак. Үзәк һәм Көнчыгыш Европаның элекке коммунистик илләре исә иреклек юлыннан атлавын дәвам итә икән.

Крис Уолкер сүзләренчә, бу хисапның максаты – хукуклар торышын ничек яхшыртып була – җәмгыятьтә, хөкүмәттән алып матбугатка кадәр, шул турыда бәхәсләр кузгату.

Әмма, кайбер хөкүмәтләр бу хисапка, нишләптер, ачулы мөнәсәбәт белдерә, ди Крис Уолкер, һәм мисал итеп янә Русияне китерә.

"Русия кебек илләрдә җәмгыять бу нәтиҗәләр турында бер куркусыз сөйләшергә тиеш. Бу проблем булган урыннарны ачыкларга һәм соңынан аларны яхшырту өчен чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Ахыр чиктә, бар өмет шунда", ди Крис Уолкер.

Freedom House оешмасы барлыгы 193 илне тикшергән. Шуларның 90-ы "ирекле", 60 ил "өлешчә ирекле", 43 ил "ирексез" дип табылган.
XS
SM
MD
LG