Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романия президенты министрларны тикшертә


Романия президенты Траян Басеску коррупция һәм яшерен мәгълүмәтләрнең таралуы турындагы гаепләүләр нигезендә 1 хәзерге һәм 7 элекке министрны тикшерергә фатиха бирде.

Алар арасында 2000 елдан 2004-кә кадәр премьер-министр булган Адриан Настаси да бар.

Хәзерге министрлардан исә хезмәт министры Пол Пакурару тикшерелә.

Прокурорлар аны үз улының ширкәтенә файдалы килешүләргә ирешү өчен хөкүмәттәге вазыйфасын файдалануда гаепли.

Романия 2007 елда Европа Берлегенә кушылганда Берлек аны коррупциягә каршы, аеруча югары даирәләрдәге коррупциягә каршы нәтиҗәле чаралар күрергә өндәгән иде.
XS
SM
MD
LG