Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Ульян өлкәсенең 65 еллык юбилее киң билгеләнә


Ульян өлкәсенә кергән җирләрнең төрле-төрле административ берәмлекләргә күченеп йөрүләре мәгънәсе нидән гыйбарәт.

Беренче булып моңа багышланган чараны Өлкәнең Идел буе халыкларыныкы дип саналган 17-китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Анда төп халыклар – эрзә, чуаш, татар җәмәгатьчелеге катнашты.
………………….
Ульян өлкәсе СССР Югары Советы президиумының 1943-елгы 19-февраль Указы нигезендә оештырыла.
Чыгышларның төп мәгънәсе исә шушы вакыйганың туган төбәгебез үсешенә биниһая зур этәргеч биргәнлеге һәм өлкәнең бүгенге уңышлары турында булды. Чыгышлар шигырьләр, җыр-моң белән чиратлашып бардылар.
Ә без исә Ульян өлкәсенә кергән җирләрнең төрле-төрле административ берәмлекләргә күченеп йөрүләре мәгънәсенә игътибар итик әле.
1708-ел. Петр патша үз җирләрен 8 губирнага бүлә. Сембер өязе – Казан губирнасына керә.
1717. Казан губирнасы эчендәге Сембер провинциясе, Самар-Сызраннар белән бергә, өр яңа Әстерхан губирнасына да кертелә.
1728. Сембер губирнасы янә Казан карамагына кайтарыла.
1773 – 1775 – елларда, Пугачев аркасында, Әби патша наместниклыклар булдыра.
1789. Сембер каласына губирна үзәге статусы бирелә. Аңа Курмыш, Ардат өязләре кертелә. Губирна империянең иң зуры булып чыга: төньяктан көньякка – 400 чакрым ара
1780. Казан губирнасы да наместниклыкка әйләндерелә һәм Сембер губирнасы белән бергә Платон Мещеряковка буйсындырыла. Аның рәсми дәрәҗәсе гыйбрәтле: Сембер һәм Казан генерал-губернаторы.
1781. Сембер Уфа наместнигы Иван Якоби кулына тапшырыла.
1796. Сембер – губирна үзәге. Аңа Алатыр, Ардат, Буа, Курмыш өязләре – нигездә татар, чуаш, мукшы яшәгән җирләр дә кертелә.
1804. Сембергә Самар губирнасы да кертелә.
1850. Самар губирнасының торгызылуы аркасында Иделнең сул ягы җирләре аңа күчерелә. Совет чорында исә, губирналар бетерелеп, крайлар оештырыла, ә 1930-елларда өлкәләр ясалганда, Сембер андый дәрәҗәгә лаек булмый.
Ульян өлкәсенең тудырылуы Сталинград – Казан арасында тимер юл төзү ихтыяҗы, сугыш хәлләре һәм Ленин туган шәһәрнең абруен күтәреп, патриотизм хисе тәрбияләү ягыннан да зур әһәмияткә ия булганына чыгыш ясаучылар да игътибар иттеләр. Шулай ук бирегә көнбатыштан күчеп килүчеләрнең күбәюе, 1943-елда ук төзелә башлаган Автозаводның җиңүгә зур өлеш керткәне турында да сүз булды.
Ә менә өлкәнең ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ өр- яңа чикләренә игътибар итүче булмады. “Кайсы төбәкләр җирләреннән ясалган бу яңа өлкә?” – дигән сорауга да җавап бирүче булмады. Югыйсә, бик мөһим мәсьәлә. Чөнки бу очракта да урыс булмаган халыкларны укмашып яшәгән җирләреннән аеру, бүлгәләү омтылышлары күзгә бәрелә.
Нигездә, чуаш-татар яшәгән Чынлы районы 1943-елга кадәр Татарстанга кергән. Сура, Карсун, Инза районнарында яшәүче мукшы-эрзәләр Мордовиядән кисеп алынганнар. Николаев һәм Павлов районнары татарлары данлыклы Әләзән авылы да кергән Кузнецки тирәсе татарларыннан аерылган. Иске Кулаткы татарларын галимнәр “хвалын мишәрләре” төркеменә кертәләр. Ә Хвалын районы Сарытау өлкәсендә калган. Хвалын – Идел буенда. Кулаткылылар шулай ук Сарытау өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан татар авыллары массивы белән дә элемтәләрен югалтканнар.
Иделнең сул ягы районнары Самар өлкәсеннән алынган. Шунысы кызык: Ульян өлкәсен Татарстаннан Самар өлкәсенә кергән озы-ы-н, әмма тар гына полоса аера. Ә анда Әбдери, Өчкаен, Зирекле куак, Төгәлбуга, Урта һәм Иске Исәнтимерләр, Парау авыллары Татарстан белән чиктәш кенә. Тик чит-ят өлкәгә кертелгәннәр алар.
Мондый фикерләр милли хәрәкәт активистларының үзара сөйләшүендә генә яңгырады. Чөнки шатлыклы бәйрәмдә мондый хәлләр турында сүз тоту кыен бит…
XS
SM
MD
LG